Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» Результаты выборки

Чакмагыш биючеләре Мәскәү сәхнәсендә

Чакмагыш биючеләре Мәскәү сәхнәсендә Район Мәдәният сараеның “Асылъяр” халык биюләре ансамбле һәм ансамбльнең кече төркеме. Җитәкчеләре – Гөлшат Галләмова һәм Рәйлә Нуриханова.“БАССРның атказанган артисты” исемен авыл үзешчән коллективлары җитәкчеләреннән иң беренче кем алган?

Чакмагышта Башкортстанның 100 еллык юбилеена багышланган чаралар үтеп кенә тора. Башкортстанның атказанган артисты Әнфак Гарипов призына биючеләр конкурсы – әнә шуларның берсе. Талантлар бәйгесенә йомгак Чакмагыш район мәдәният сараенда үтте. Әнфак Хәмәтшәриф улы – районда бию сәнгатен югары биеклеккә күтәргән, сәхнә йолдызы булып танылган, Чакмагышның данын еракларга тараткан шәхес. Халык иҗаты буенча методист Луиза Ишморатова, сценарийны төзегәндә, моңа бу фикерне җиткерүгә җитди игътибар биргән.

21.03.2019 (№ 33 (25337)): Мәдәният һәм сәнгать

Заманга ияреп тамыр ныгыталар

Заманга ияреп тамыр ныгыталар Илеш фермерларын авырлыклар куркытмый.

Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү, социаль-икътисади күрсәткечләр буенча Илеш районы тотрыклы төбәк. Игенчелек һәм терлекчелек продукциясен, нигездә, “Урожай”, “Агыйдел”, Куйбышев исемендәге, “Урал”, “Мир”, “Маяк” кебек эре хуҗалыклар җитештерә. Шулай ук гомум күрсәткечләрдә Югары Череккүлдән — Дамир Хәсәнов, Ташкичүдән — Илшат Шәйхетдинов, Олы Яланнан — Илшат Шәйхәйдәров, Лаяштыдан — Мират Шәймөхәммәтов, Ябалактан Дилә Габзаирова кебек уңышлы эшләүче фермерларның да нәтиҗәле өлеше бар. Хуҗалык итүнең кайсы формасының отышлы икәнлеген тормыш исбатлый. Әлбәттә, эре хуҗалыклар аякта нык басып тора. Шул ук вакытта фермерларның кооперациягә нигезләнгән эшчәнлеге дә игътибарга лаек. Республикадагы тәҗрибә күрсәтүенчә, алар икътисади булудан бигрәк социаль бурыч үти. Һәрхәлдә, алар үз көннәрен үзләре күрәләр.

21.03.2019 (№ 33 (25337)): Авыл хуҗалыгы

Кәсеп кадере

Кәсеп кадере Ни аяныч, зур көтүләр сирәк авылларда гына калып бара...Мал саны кимемәү көтүчедән дә тора.

Сыер асрамый хәзер халык, әнә түбән очта көтү бетте. Югары очта да бетәсе иде, Яшка аркасында гына калды. Көтүче ул, ялгыз хатын-кыз, ир-егетләре көтүче чыбыркысын өстерәргә вакыты я мөмкинлеге булмаган гаиләләр аны көтүгә яллый. Хәзер инде урыны һәм атамасы гына калган урыс авылында үскән Яшканың сөйләшүе дә күптән татарча. Аның урыс милләтеннән икәнлеген күпләр белми дә, чөнки авылда Мишка, Сашка, Васька, Петровичлар уңайлы исем-кушамат булып телгә кергән. Фамилиясен ишеткәч, аптырап та китәләр. Ныклабрак карасаң гына сакал-мыек баскан йөз чалымнарында, күзләрендә чит кавем кешесе төсмерләнә. Хатыны биш-алты ел элек авырып үлеп китте, малае белән кызы читтә, һәркайсы үз тормышы белән яши. Нефть чыгару тармагында эшләгәндә Яшка кул бармакларын туңдырган иде, пенсиясе бар. Ә шулай да эшсез утыруны өнәми ул, көтүгә чыгуны хәләл кәсеп, ди.

21.03.2019 (№ 33 (25337)): Авыл хуҗалыгы





Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»