Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ Результаты выборки

Республика авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов: “Аграр бизнес халыкка хезмәт итәргә тиеш”

Республика авыл хуҗалыгы министры  Илшат Фазрахманов: “Аграр бизнес халыкка хезмәт итәргә тиеш” “2013-2020 елларда авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын көйләү” турындагы Дәүләт программасын тормышка ашыру юнә­лешендә башкарылган эшләр республика­ның аграр тармагын тотрыкландыруда мөһим роль уйный. Узган ел әлеге аграр документ чараларын тормышка ашыру максатында 9 миллиард сум чамасы акча үзләштерелде. Республика җитәкче­легенең авыл хуҗалыгын үстерүгә юнәлтелгән чаралары яхшы нәтиҗә бирде. 2016 ел йомгаклары буенча Башкортстан илдә моңа кадәр булган позицияләрен саклап калды. Шулай ук, без иң яхшы тәүге ун төбәк исемлегендә, тулай аграр җитештерү күләме буенча илдә — җиденче, ә Идел буе федераль округында икенче урында торабыз. Ведомство җитәкчесе Илшат Фазрахманов сүзләренә караганда, республика үзендә җитештерелгән бәрәңге, ит, шикәр комы, йомырка һәм сөт белән үзен тулысынча тәэмин итә.

Күптән түгел авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахмановның Дәүләт җыелышы-Корылтайның Аграр мәсьәләләр, экология һәм

08.06.2017 (№ 66 (25070)): Авыл хуҗалыгы

Ике икең... ун була

Ике икең... ун була Павел Гарбуз бизмән төзеклеген тикшерә.Бизмәннең төзеклеген ничек ачыкларга?

Кризис, азык-төлеккә хаклар арту, оптимальләштерү акчаны тиененә кадәр санарга өйрәтә. Бүген рестораннарга, кафеларга йөрүчеләр сирәгәйде. Тәмлетамаклар, азык-төлек сатып алып, ризыкларны йортларында пешерүгә өстенлек бирә башлады. Арзан хаклар эзләп ярминкәләргә, базарларга юл тотучылар артты. Шул ук вакытта, мондый урыннарда да, кибеттә дә алданырга, түләнгән акчаңа тиешле күләмдә продукция сатып алмаска мөмкин. Максатка ирешергә бизмәннәрнең төзек булмавы комачаулавы ихтимал. Баксаң, үлчәүнең төзек булмавы сатып алучыга да, сатучыга да бик күп мәшәкатьләр тудырырга мөмкин икән. Башкортстанда бизмәннәр төзеклеген контрольдә тотучы, ватык үлчәүләрне төзекләндерүче, көйләүче Стандартлаштыру һәм метрология үзәгендә бу хакта яхшы беләләр.

08.06.2017 (№ 66 (25070)): Икътисад

Чү! Имтиханнар бара!

Чү! Имтиханнар бара! Быел республика мәктәпләре базасында 100 БДИ тапшыру пункты ачылды.

Ямьле җәй җитте, димәк, мәктәпне тәмамлаучылар өчен иң җаваплы көннәр башланды. Ярый әле көннәр салкынча, туктаусыз яңгыр коя, имтиханга әзерләнүче кызлар һәм малайларның теңкәсенә тиюче кояш та болыт астына качкан. Быел Бердәм дәүләт имтиханының төп этабы 29 майдан 1 июльгә кадәр барачак. География һәм информатика фәннәреннән сынау тотучы 2800 чыгарылыш сыйныф укучысы беренчеләрдән булып чыныгу алса, 31 майда 11енчеләрнең барысы да математиканың база дәрәҗәсен тапшырды. Тәҗрибә күрсәтүенчә, математиканың база дәрәҗәсеннән имтихан тапшыру һәр укучы өчен бик мөһим. Бу аттестатлы булу өчен кирәк. Ә 2 июньдә узган профильле математиканы быел 13 221 кеше сайлаган булып чыкты. Болар — югары уку йортына кергәндә математика фәне төп имтихан булып саналган белгечлек буенча баручылар.

08.06.2017 (№ 66 (25070)): Мәгариф









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»