Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» Результаты выборки

Уңыш – мул, эш – көйле!

Уңыш – мул, эш – көйле! Комбайнчылар Руслан Латыйпов һәм Фазыл Хәйретдинов.Чакмагыш районында уртача гектар төшеме 40 центнердан арта.

Чакмагыш районы хуҗалыклары алдында быел 128 мең тонна ашлык җыеп алу бурычы тора. Кызганычка каршы, язгы чәчүдән соң аномаль табигать шартлары төбәктә басу культураларының биш мең гектарда юкка чыгуына китерде. Район хакимиятенең уракны оешкан төстә үткәрүгә юнәлтелгән чаралары игенчелектән былтыргы күләмнән күбрәк уңыш алыначагына ышаныч өсти. Берничә көн элек “Заря” һәм “Алга” хуҗалыклары базасында үткән семинарда быелгы уракның тактикасы һәм стратегиясе билгеләнде. Хакимият, район хезмәт ияләренең барлык көчен бергә туплап, урак эшләрен тизрәк тәмамлау белән беррәттән, хуҗалыкларда мал азыгы хәзерләүгә дә игътибарны киметмәү бурычын куйды.

12.08.2017 (№ 93 (25097)): Авыл хуҗалыгы

“Азия чигендә”

“Азия чигендә” Николай Анощенко.1930 елда республика турында документаль киноочерк төшерү тарихы.

XX гасыр башында фотосурәтләрне саклау өчен фотоальбомнар киң таралыш ала. Билгеле дәүләт эшлеклеләре, дәүләт учреждениеләре, ил тарихындагы мөһим вакыйгалар турында фотоальбомнар эшләнә. Алар теге яки бу вакыйганы чагылдыручы отчет рәвешендә дә төзелә. Мисал өчен, Сергей Прокудин-Горский Русия буйлап сәяхәтләре турында шундый альбомнар ясый.
Белгород дәүләт әдәбият музеенда үзенчәлекле фотоальбомнар саклана. Аларны очучы һәм кинематографист Николай Анощенко төзегән. Альбомнарның берсе Башкортстан турында төшерелгән “Азия чигендә” (“На границе Азии”) документаль киноочеркы хакында сөйли. “Фейсбук” челтәрендәге танышым Фатыйх Хәбибуллин тәкъдиме белән кинофильм турындагы шундый альбомны Уфадагы Мабугат архивынан (Китап палатасыннан) эзләп карадым. Анда “На границе” (По материалам Павленко П. Выпуск “Союзкинопрокат, 1938)” дигәне очрады, ләкин“Азия чигендә” фильмы буенча материаллар

12.08.2017 (№ 93 (25097)): Җәмгыять





Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»