Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» Результаты выборки

Реклама? Реклама! Реклама...

Реклама? Реклама!  Реклама... (Уены-чыны бергә)

“Кызыл таң”ның тугры дусларының берсе Әнәс Сафуанов күркәм юбилеен – 80 яшен билгели.
Бөек Ватан сугышында һәлак булган батыр яугир һәм фидакарь тыл эшчәненең улы, туган төбәгенә тугры калып, Туймазы районының Кәкребаш авылында гомер кичерә. 30 елга якын авыл Советы рәисе була, 65 яшендә элемтә үзәгеннән лаеклы ялга китә.
Әнәс Сафуанов – “Кызыл таң”ның штаттан тыш хәбәрчесе, ике тапкыр басмабызның баш мөхәррир бүләге иясе, “Кызыл таң”ның 2014 елгы лауреаты. Бүген ул – 17 китап авторы.

Быел яз тагын бер шатлыклы вакыйга кичерде: “Авыл тарихы – халкым язмышы” дип аталган китабы дөнья күрде. Ул анда бик борынгы чорлардан ук авыл тарихын чагылдыра. Соңгы елларда шәҗәрәләр төзү өстендә эшли. Аның үзенчәлеге шунда – никах җепләре белән бәйле хатын-кызлар юнәлешен дә алып бара. Бүген аның нәселдәшләренең 35 шәҗәрәсе әзер. Иң тирән тамырлысы 11-12 буынны берләштерә. Әлеге вакытта Русия һәм чит илләрдә яшәүче туганнарны – 2 меңнән артык кеше

24.08.2018 (№ 99 (25253)): Юбиляр

Ул – Сөн кошы!

Ул – Сөн кошы! (Роберт Миңнуллинга 70 яшь тулу уңаеннан)

Утыз ел элек басылып чыккан бер мәкаләсендә Роберт Миңнуллин, Татарстан белән Башкортстан арасындагы рухи туганлык, тамырлар берлеге хакында уйлары белән бүлешеп, уртак элемтәләрне көчәйтү кирәклеген ныклап күтәргән иде. “Мин – Сөн кошы. Ә кошка талпына-талпына очарга ике канат кирәк. Ә минем бер канатым – Татарстан, икенче канатым – Башкортстан. Тамырларым – Илеш районында. Шунда туганмын, шунда тәпи атлап киткәнмен, үскәнмен, чыныкканмын”, – дип язган иде ул. Җиденче дистәсен тутырып килгән көннәрдә Роберт Миңнуллин, горурланып, бүген дә үзенең ике канатлы булуын әйтә ала! Аны Татарстанда да, күрше республикада халык та, түрәләр дә бертигез яраттылар, хөрмәт иттеләр, ике республикада да кайберәүләр бертигез көнләштеләр, астан да, өстән дә йодрык күрсәттеләр... Талантлыларга яшәү җиңел түгел, “цехташларыңның” үзеңә карата яман гамәлләрен күреп-тоеп яшәү бигрәк кыен ул...

24.08.2018 (№ 99 (25253)): Рухият

Бала хакына дип тырышалар...

Бала хакына дип  тырышалар... Ике авылдашның ике дистә ел үткәннән соң гына очрашып танышуы бәхетле тәмамланган.

Русиядә демографик хәл бер дә шатланырлык түгел. Әгәр “ана капиталы” дигән дәртләндерү чарасы (моны, чыннан да, туры мәгънәсендә дәртләндерә, дәрт өсти торган чара дип уйларга кирәк) күрелмәсә, ул хәл тагын да начаррак булыр иде дип уйларга урын бар. Өстәвенә, илебездә гаилә институты да катлаулы чор кичерә. Бу өлкәдә дә тирән кризис дип әйтергә була. Бу хәлләр, әлбәттә, Башкортстанны да читләтеп уза алмый, чөнки без дә оазиста яшәмибез. Соңгы елларда бездә һәр икенче никах таркала. Боларга республикага хас тискәре миграция күренешен дә өстәсәк, хәлләр тагын да катлаулана. Менә шушы шартларда Башкортстанда күпбалалы гаиләләр турында хәстәрлек күрү буенча күптөрле чаралар кабул ителү үзен чын мәгънәсендә аклый да инде. Ләкин, төптәнрәк уйлап карасаң, бу чаралар да җитенкерәми кебек...

24.08.2018 (№ 99 (25253)): 2018 – Гаилә елы





Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»