Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Шагыйрь һәм журналист Рим Идиятуллин вафат

Шагыйрь һәм журналист Рим Идиятуллин вафат
13.09.2018 / Шәхес

Шагыйрь һәм журналист Рим Идиятуллин вафат Ул чын шагыйрь, үткер сүзле журналист, тирән фикерле, ихлас кеше иде.

Ул 1940 елда Чакмагыш районының Яңа Мортаза авылында туган.

Әтисе Зиннәтулла Еникеев сугышка кадәр Кушнаренко районы мәктәпләрендә укыта, 1941 елда фронтка китеп, сугышның беренче елында ук хәбәрсез югала. Дүрт бала белән тол калган әнисе Җәмилә, колхозда көн-төн эшләп, сабыйларын аякка бастырырга тырыша. Төпчек малае Рим, күрше Илек авылына җәяү йөреп, 7 еллык мәктәп тәмамлый, Уфага килә һәм 15нче татар мәктәбенә (элекке “Галия” мәдрәсәсе) укырга керә. Аны тәмамлагач, заводта дүрт ел слесарь булып эшли. Китап укырга әвәс малай мәктәп елларында ук шигырьләр яза башлый. Уфага күчкәч, аларны төрле басмаларга җибәрә.

Заводта эшләгәндә “Кызыл таң” редакциясе каршындагы әдәби түгәрәккә йөреп, иҗади чыныгу ала. Түгәрәк җитәкчесе Әнгам Атнабаев, шул елларда аңа фатыйхасын биреп, бер шәлкем шигырьләрен “Кызыл таң”да дөнья күрсәтә.
Башкортстан дәүләт университетытының филология факультетының татар-урыс бүлегендә укый, 1965 елда “Кызыл таң” гәзитенә әдәби хезмәткәр итеп эшкә алына.

1987-92 елларда “Һәнәк” журналында эшли. Аннары кабат “Кызыл таң”га кайтып, бүлек мөдире, баш мөхәррир урынбасары вазыйфаларын башкарып, 2000 елда лаеклы ялга чыга.

Рим Идиятуллинның шигырьләре Башкортстан һәм Татарстан гәзит-журналларында чыгып килде. Ул - татар һәм башкорт телләрендә чыккан биш китап авторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Тирән фикерле, нечкә хисле шагыйрь, хөрмәтле өлкән хезмәттәшебезнең якты истәлеге безнең күңелләрдә сакланыр. Мәрхүмнең якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.



Фото: Гаилә архивыннан.



Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кытайга очасыгыз киләме?
Вчера, 16:30 :: Яңалыклар
Кытайга очасыгыз киләме?
Вчера, 10:48 :: Яңалыклар
"Җәмгыять өчен бу зур югалту..."
Тимур, тимер кебек бул!
8-12-2018 :: Сәясәт
Тимур, тимер кебек бул!
Партия контролендә
8-12-2018 :: Сәясәт
Партия контролендә
Әнә шулай җырларга кирәк!
8-12-2018 :: Мәдәният һәм сәнгать
Әнә шулай җырларга кирәк!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

142 (25296) от 7 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»