Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Изгелек чишмәсе саекмас

Изгелек чишмәсе саекмас
05.10.2018 / Шәхес

Изгелек чишмәсе  саекмасАйрат Сөләйманов күркәм эшләре белән төбәктә зур абруй яулады.

Безнең халыкта кое белән бәйле риваятьләр күп. Кое никадәр тирән булса, аның суы да шулкадәр саф, чиста, тәмле була, диләр. Мондый коелар дистәләрчә еллар буена саекмый, кешеләргә хезмәт итә. Кое казуга борынгыдан бик җитди караганнар. Гадәттә, бу эшнең башында берәр егәрле ир узаманы тора. Вакыт үтүгә чиләк-чиләк су алган һәркем аның исемен телгә ала һәм бу кое шул кешенең исеме белән әйтеп йөртелә башлый.

Айрат Сөләймановның туган авылында аның әтисе һәм әнисе исемнәрен йөртүче мул сулы ике кое бар. Кешенең башкарган эшләре башкаларга да файдалы һәм кирәк, үрнәк итеп күрсәтерлек булса, бәхет китерсә, димәк, ул үз коесын дөрес казыган.


Бозаязның игелекле улы

Сүзебез республикада киң танылган җәмәгать эшлеклесе һәм эшкуар, Уфаның Колхоз базары, ягъни “Меркурий” сәүдә үзәге директоры, икътисад фәннәре кандидаты, Русия Президенты каршындагы Дәүләт идарәсе мәктәбендә белемен камилләштергән, Баш­корт­станның Тимераякта шуу спорты федерациясенең беренче вице-президенты, спорт мастеры Айрат Сө­ләйманов турында.
Ул Кырмыскалы районының Бозаяз авылында туып-үскән. Әтисе — Бөек Ватан сугышында катнашкан, илебезне фашист илбасарларыннан азат итеп, туган якларына исән-имин әйләнеп кайтырга насыйп бул­ган аңа. Кайткач та ул җиң сызганып эшкә тотына. Мө­дәрис Сөләйман улы җитдилек, тө­гәллек, гаделлек таләп ителгән хезмәтләр башкара. Ул сельпо рәисе вазыйфасын үти. Тик гомере кыска була, нибары 42 яшендә дөнья куя.
Әнисе Мәгъдәния Гатаулла кызы гомере буе китап кибете мөдире булып эшли. Ул эшен бик яратып башкара. Балаларына һәм авылдашларына китап укуга мәхәббәт уятучы да, белемгә омтылырга канат куючы да була.
— Бүген ирешелгән уңыш­ларымның төп чыганагы — әнием тәрбиясе. Ул безне, дүрт баласын, сыңар канаты астында үстерсә дә, тормышны яратырга, хезмәтне сөяргә, ке­шеләргә игътибарлы һәм ихтирамлы булырга өйрәтте, — ди Айрат Мөдәрис улы.
11 яшендә әтисез калып, ятимлек ачысын татырга туры килгән Айрат, мәктәпне уңышлы тәмамлап, Совет Армиясе сафларына алына. Аннан соң Плеханов исемендәге Свердловск халык хуҗалыгы институты студенты булып китә. Анда ул үзен комсомолның актив әгъзасы, спортчы, уку алдынгысы итеп таныта. “Сәүдә икътисады” белгече дипломын кулына алгач, юллама буенча Башкортстан Урман хуҗалыгы министрлыгына эшкә җибәрелә. Тырыш, уңган, үҗәт, максатчан Айрат Сөләйманов беркайда да сынатмый, яраткан һөнәренә бирелеп эшли, белемен һәрдаим камилләштерә.
“Проминторг”та, “БашУралсиб” оешмаларында җаваплы вазыйфалар башкара. 1999 елда Колхоз базары директоры итеп сайлап куела. Шул вакыттан бирле ул әлеге авыр да, җитди дә, күп көч таләп итүче йөкне тарта. Аңардан тыш, җәмәгать эшләренә дә өлгерә.
Ул җитәкчелек иткән “Меркурий” сәүдә үзәге — бүген заман таләпләренә җавап бирүче сәүдә ноктасы. Айрат Мөдәрис улы үзенең кул астында эшләү­челәргә гадел һәм таләпчән җитәкче булса, хәйрия, мәрхә­мәт­лелек эш­чәнлегендә үрнәк күрсәтүче дә.
Башкортстан Эшкуарлык оешмалары ассоциациясе рәисе урынбасары буларак, кече һәм урта малтабарлыкны үстерү юнәлешендә бөтен күңелен биреп эшли ул. “Эшлекле Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсе җитәкче урынбасары буларак, дәүләт власте органнары белән үзара бәйләнешләр булдыру, муниципаль дәрәҗәдә хәйрия ярдәме оештыру бурыч­лары да Айрат Мөдәрис улына йөкләтелгән.
Аның авылдашларына, якыннарына, таныш һәм таныш булмаган кешеләргә күрсәткән игелеген санап бетерерлек түгел. Мөлаем, ачык йөзле, киң күңелле, зур йөрәкле, тирән белемле, күпкырлы шәхес белән гәзит укучыларыбызны якыннанрак таныштырып үтә­себез килә.

Иң якын дустым — китап

Мәктәптә укыганда төгәл фәннәрне су кебек эчкән Айратка тарих укытучысы: “Син математика белән физиканы яхшы үзләштерәсең, тик шуны да онытма: тормышта иң мөһим фәннәрнең берсе — ул тарих”, — дип әйтә. Ул вакытта егет бу сүзләргә артык игътибар итми, чөнки тормыш көтәр өчен төгәл фәннәр ныграк кирәк, дип уйлый. Ә хәзер, үтелгән гомер биеклегеннән караганда, бу сүзләрнең нәкъ шулай булуына инанган.
Айрат Мөдәрис улы — туган авылы тарихын җентекле өйрәнгән биш китап авторы. Аның һәр китабында туган ягына, анда яшәгән кешеләргә зур ихтирамы һәм игътибары чагыла.
“Бозаяз! Сине яратмау мөм­кин түгел, чөнки син һәрвакыт күпне күргән йөрәгем түрендә, син — иң якын кардәшем, күңелемнең саф һәм якты нуры. Ирек кошына канат куючы да син...
...Бозаяз туфрагы бәрәкәтле. Анда ата-бабаларыбыз гасырлар буена хезмәт куйган, буыннан-буынга үз тормышын бай, уңайлы, котлы һәм матур итәргә тырышкан. Бу — яхшылыкка омтылучы көчле, эшлекле, матур кешеләр яшәгән төбәк”, — дип яза ул китабында.
“Бозаяз. Кешеләре һәм язмышлары” дигән беренче китабын сөекле әнисе Мәгъдәния Гатаулла кызына багышласа, шул ук исемдәге икенче китабы әтисе Мөдәрис Сөләйманов истәлегенә дөнья күргән.
Калган өч китабы ата-бабаларына, туган җире Башкортстанга, Бозаязга, Кырмыскалы районы халкына, туган ягы тарихына багышланган. Бу — искиткеч зур хезмәт. Бары тик тамырларының никадәр тирән икәнлеген аңлаган, ата-бабаларын хөрмәтләгән, кадерләгән кеше генә бу эшне җиренә җиткереп башкара ала.
Айрат Мөдәрис улының эше һәрдаим җитдилек таләп итә. Шулай булуга карамастан, ул нечкә күңелле, лирик җанлы шагыйрь дә. “Туган якта”дигән шигырьләр җыентыгы моны дәлилли. Ул — Русия Федера­циясенең — Язучылар, Башкортстан Республикасының Журналистлар берлекләре әгъзасы.

Дин юлы — изге юл

Мәчетле авыл — иманлы авыл, дип юкка гына әйтмиләр. Бозаяз да нәкъ шундыйларның берсе. Тарихта да авылларның дәрәҗәсе аның мәчете булу-булмау белән билгеләнгән бит. Менә шул тарих сәхифәсендә Бозаяз авылында 1865 елда ике мәчет булган, дип язылган. Димәк, бу якларда элек-электән иманлы кешеләр яшәгән һәм яши. Бүген ихлас күңелдән Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен гамәл кылучыларның берсе — язмабызның герое. Бары тик күңеле белән иманлы бул­ган кеше генә туган ягы, халкы өчен фидакарь хезмәт куя ала.
— Авылыбызда эшләп килүче күркәм мәчетебез 1991 елда төзелә башлап, 1996 елда манарасыннан азан яңгыраган. Аны төзүгә үз өлешен кертеп, әлеге көнгәчә зур ярдәм күрсәтүче кеше ул Айрат Мөдәрис улы, — ди Бозаяз авылы мәчете мөәзине Нәзир хәзрәт Мостаев. — Тырыш, уңган якташыбыз мәчетнең эчен, тышын, ихатасын караулы тотуга һәрдаим ярдәм күрсәтә. Үз көчен, хәләл тапкан малын кызганмый. Ул һәрвакыт авылдашларын хәстәрләп яшәде һәм яши. Халкыбызның “Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел” дигән әйтемен күз уңында тотып, зират янында кое казытты. Якыннарының каберенә утыртылган чәчәкләргә су сибәргә, кул юарга бу бик уңайлы. Шулай ук, зират йорты төзеп, коймаларын яңартты. Барлык авылдашлар исеменнән аңа рәхмәтләремне җиткерәм. Башкарган игелекле эшләре өчен Ходай ныклы сәламәтлек, бәхетле озын гомер бирсен!
Күптән түгел Айрат Мөдәрис улы Корбан-бәйрәмен оештыруда, үткәрүдә зур өлеш керткән һәм республика территория­сендә конфессияара бәйлә­нешләрне ныгытуда булышлык иткән өчен Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов имза куйган Рәхмәт хаты алды.

Яшь буынның дөрес юл сайлавы безгә бәйле

Баланың күңеленә нинди орлык салсаң, шуның җимешен дә җыеп аласың. Ике кыз һәм бер ул атасы, ике онык карт­әтисе моны яхшы аңлый.
Балачакның иң кызыклы мәлләре мәктәптә уза. Анда дәресләрдән тыш төрле чаралар, кызыклы уеннар, спорт белән шөгыльләнергә мөм­кинлек тудыру — һәр ата-ананың хыялы. Бозаяз мәктә­бендә укыган укучылар бу яктан бәхетле. Киләчәк буын вәкил­ләре — яшь авылдашлары һәрьяклап үсеш алсын, укысын, тәртибе яхшы булсын өчен Айрат Мөдәрис улы зур тырышлык сала.
— Фәнил Әсәнов исемен­дәге Бозаяз урта мәктәбенең шундый яклаучысы, караучысы булуы белән без бәхетле. Аңа укытучылар коллективы, балалар һәм ата-аналар зур рәхмәтле. Айрат Мөдәрис улы белән авылдашлары һәрвакыт горурлана. Башкача мөмкин дә түгел, чөнки, мәктәпнең һәр сыйныфы, ашханә, китапханә, тамаша залы аның ярдәме белән җиһазландырылган. Елның-елында яңа уку елы алдыннан мәктәпкә косметик ремонт ясар өчен дә ярдәм кулы суза.
Аның ярдәме белән мәк­тәптә “Минем кече Ватаным” дигән шигырьләр бәйгесе, башка чаралар оештырыла.
Балаларда спортка мәхәб­бәт уяту өчен дә барысын да эшли. Мәктәп яны терри­ториясендә заманча спорт мәйданчыгы төзетте, теннис өстәлләре һәм башка спорт җиһазлары сатып алырга булышты.
Айрат Мөдәрис улы бүләк иткән теплицада иртә яздан үсентеләр үстерәбез. Көннәр җылыткач, аларны мәктәп яны бакчасына күчереп утыртабыз һәм яхшы уңыш җыеп алабыз.
Белем көне, Соңгы кың­гырау, Яңа ел, 8 Март бәйрәм­нәре дә һәрдаим аның ярдәме белән зурдан билгеләп үтелә.
Өлкәннәргә ихтирам йө­зеннән ветеран укытучылар, сугыш һәм хезмәт ветераннары өчен Өлкәннәр көнендә очрашу кичәләре уздыру матур йолага әверелде, — ди мәктәп директоры Лилия Сөләйманова.

Хәрби-патриотик тәрбия

Бозаяз мәктәбендә хәрби-патриотик клуб та эшли. Ул Бөек Ватан сугышы ветераны Мөдәрис Сөләйманов исемен йөртә. Сөләймановчылар республика, район күләмендә үткәрелгән ярышларда, чараларда актив катнаша һәм приз­лы урыннар яулый.
Хәрби-патриотик клуб вә­килләре “Йолдыз” Бөтенрусия эзтабарлар хәрәкәте составында Ленинград өлкәсенең Киров районында Бөек Ватан сугышы елларында бәре­лешләр булган урыннарда экспедициядә катнаша. Биш баладан торган төркем укытучы Азат Сөләйманов җитәкч­е­легендә ике ел рәттән 20 көнлек сәфәргә чыга. Өлкәннәр бу чарада, яшьләрнең физик әзерлеген ныгытудан тыш, Туган илне сөю тойгысын тәрбияләүне дә максат итеп куя. Яшь эзтабарлар гильзалар, снарядлар, каскалар, немецларның помпалы насосын, медальоннар тапкан.
Быелгы экспедициядә 36 сугышчының җәсәден тапканнар. Кызганыч, документлар сакланмау аркасында, берсе­нең дә исеме ачыкланмаган.
Экспедициядән соң оештыручылар иң актив волонтерларны бүләкли. “Актив хәрби-патриотик эшчәнлек өчен” медале белән бүләкләнүчеләр арасында бозаязлылар командасыннан да вәкилләр бар. Алар — Азат Сөләйманов, Илгиз Маннанов, Алмаз Рәҗәпов.
Бозаязның яшь волонтерлары Санкт-Петербург шәһә­рендә булган. Шәһәрнең искиткеч матур, бай тарихлы музей-күргәзмәләрендә йөреп, мәдәни яктан да тәрбия алып кайтканнар. Ә экспедициядә табылган әйберләр мәктәпнең тарихи-әдәби музеен тулыландырган.
Яхшы укучы, мәктәп тормышында актив катнашучы, спорт белән шөгыльләнүче балалар гына бу сәяхәткә бару хокукына ия була. Шуңа күрә һәр укучы ел дәвамында үзен яхшы яктан гына күрсәтергә тырыша. Бу эшләрнең барысы да үз иленең патриоты Айрат Сөләй­ма­новның матди ярдәме белән башкарыла.

Спорт — яшәү рәвеше

Айрат Мөдәрис улы яшьтән үк спорт белән шөгыльләнә. Ул — чаңгы буенча спорт мастеры, кышкы һәм җәйге күптөрле спорт ярышларында катнашкан. Айрат Сөләйманов Башкортстан Тимераякта шуу спорты федерациясе үсешенә дә зур өлеш кертә. Күп еллар буена аның президенты вазыйфасын үти. Бүген ул Федера­циянең беренче вице-президенты.
Оста оештыручы, кешеләр белән уртак тел таба белүче буларак, ул бу вазыйфаны лаеклы башкара. Йөзләрчә спортчыга ярышларда катнашыр өчен матди яктан булышкан хәйрияче буларак республикада тимераякта шуу һәм шорт-трек спортын үстерергә өлеш кертә. Һәм эшенең җимешләре дә күренә. Башкортстан спортчылары ил, дөнья күләмендәге ярышларда призлы урыннар яулый. Сочида узган XXII кышкы Олимпия уеннарында шорт-трек буенча ярышларда Уфа­ның спорт мәктәбендә тәрбия­ләнгән Семён Елистратов белән Руслан Захаров эстафетада алтын медаль яулады.

Олы җанлы кеше

Айрат Мөдәрис улы башка­ларның кайгы-хәсрәтенә бервакытта да битараф түгел.
Коляскадагы инва­лид­лар­ның “Альтернатива” төбәк иҗти­магый оешмасы ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәч, зур йөрәкле бу шәхес ике дә уйламый, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә ашыга. Алай гына да түгел, бу эшкә үзе кебек киң күңелле дистәдән артык кешене җәлеп итә һәм аларны да матди ярдәм күрсәтергә өнди. Моның белән генә чикләнмичә, “ИнваҮзәк”нең территориясен тазартырга, төзекләндерергә дә булыша.
— “Меркурий” сәүдә үзәге директоры Айрат Мөдәрис улына һәм аның кул астында эшләүче эшкуарларга без рәхмәтлебез. Яныбызда һәр­вакыт ярдәм кулы сузарга әзер торучылар булганда, эшебез дә уң булыр, — ди “ИнваҮзәк” директоры Татьяна Селезнева.
Үз иңнәренә әллә күпме бурычлар йөкләгән, аларның һәрберсен аткарып чыгарга көч-куәт, дәрт-дәрман тапкан, ир узаманы башкарган эшләре белән генә түгел, гаиләсе белән дә бәхетле.
Мәкаләмне Айрат Мөдәрис улының шигырь юллары белән тәмамлыйм:
“Мөлдерәмә сулы
коебыз бар,
Чишмәләре генә
кипмәсен...”

Юк! Чишмәләр саекмас та, кипмәс тә! Чөнки халык күңе­ленә уелып калган изге эшләр чишмәсе, буыннан-буынга күчеп, ургылып агучан...

Зөһрә ИСЛАМОВА.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Рәфис Кадыйров сәясәткә кайтамы?
Сегодня, 11:25 :: Сәясәт
Рәфис Кадыйров сәясәткә кайтамы?
Кушнаренколыларга - яңа баян һәм костюмнар
Сегодня, 11:17 :: Мәдәният һәм сәнгать
Кушнаренколыларга - яңа баян һәм костюмнар
Сегодня, 11:09 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Мин ничек әйтәм, шулай булачак!"
Гомере ваннада өзелгән
Сегодня, 11:08 :: Тормыш
Гомере ваннада өзелгән
Безнекеләр - “Алтын битлек
Сегодня, 10:59 :: Мәдәният һәм сәнгать
Безнекеләр - “Алтын битлек " жюрие составында
Кышкы бизәкләр
Сегодня, 10:11 :: Көнүзәк
Кышкы бизәкләр








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»