Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Күренекле галимнең юбилее билгеләнде

Күренекле галимнең юбилее билгеләнде
11.01.2019 / Шәхес

Күренекле галимнең юбилее билгеләндеРусия Фәннәр академиясе Уфа федераль тикшеренүләр үзәгенең Р. Г. Кузеев исемендәге Этнологик тикшеренүләр институтында күренекле галим, тарихчы һәм этнограф, тарих фәннәре докторы, академик, Уфа шәһәренең шәрәфле шәхесе Раил Кузеевның 90 еллыгына багышланган чара узды.

Анда әйдәүче галимнәр, Раил Гомәр улының коллегалары, дуслары, туганнары, укучылары катнашты.

Алар арасында Русия Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Башкортстан Фәннәр академиясе академигы У. М. Җәмилев, Русия Фәннәр академиясе Уфа федераль тикшеренүләр үзәге рәисе, академиянең Тарих, тел һәм әдәбият институты директоры, география фәннәре докторы А. И. Псәнчин, шушы ук институтның фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы, Ф. А. Нәдершина, Башкортстан Фәннәр академиясенең вице-президенты, мөхбир әгъзасы, тарих фәннәре докторы А. И Акманов һәм башкалар бар иде.

Чыгыш ясаучыларның барысы да галимнең башкорт һәм Урал-Идел буе халыкларының тарихын һәм этнографиясен саклап калуга, фәнне үстерүгә керткән өлешен бәяләде. Аерым алганда, Раил Гомәр улының СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан бүлекчәсе, Русия Фәннәр академиясенең Уфа фәнни үзәге һәм Башкортстан Фәннәр академиясе формалашуда мөһим роль уйнавы билгеләнде.

Чарада рәхмәт сүзе белән галимнең улы Булат Кузеев һәм аның хатыны чыгыш ясадылар. Шулай ук, Раил Кузеевның Археология һәм этнография музее янында урнашкан бюстына чәчәкләр салу тантанасы узды.




Фото: Александр Кляшев фотосы.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?
Сегодня, 08:14 :: Мәдәният һәм сәнгать
Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?
Бер гасырлык тарихка сәяхәт кылдык
Вчера, 23:45 :: Башкортостанга - 100 ел!
Бер гасырлык тарихка сәяхәт кылдык
Без - башкортстанлылар
Вчера, 23:45 :: Сәясәт
Без - башкортстанлылар
Башкортстанның иң зур байлыгы - аның халкы
Вчера, 20:00 :: Башкортостанга - 100 ел!
Башкортстанның иң зур байлыгы - аның халкы




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»