Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Ак күңелле, ак галим иде ул...

Ак күңелле, ак галим иде ул...
15.03.2019 / Шәхес

Ак күңелле, ак галим иде ул...Күренекле галим, җәмәгать эшлеклесе Әхмәт Сөләймановның тууына – 80 ел.

1996 елда БДУның филология факультетындагы татар-урыс бүлеген тәмамлау белән мине татар филологиясе кафедрасына ассистент итеп эшкә калдырдылар. Мәсьәлә шунда: кафедрада фольклор дәресләрен алып баручы доцент Риф Мөхәммәтҗанов вакытсыз вафат булган иде, аның урынына килдем. Кандидатлык диссертациямнең фәнни җитәкчесен билгеләү мәсьәләсе килеп туды. Кафедра әгъзалары бертавыштан күренекле фольклорчы, филология фәннәре докторы, профессор, Русиянең Гуманитар фәннәр академиясе академигы Әхмәт Мөхәммәтвәли улы Сөләймановка мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ясадылар.


Янына барып, галимне беренче тапкыр күргәч үк, хәтеремә Уран Кинҗәбулатовның Җангали Вахитов көенә язылган “Бөрҗән егетләре” җыры килеп төшкән иде:

Зәңгәр күкне байкап оча
Уралтау бөркетләре,
Ак теләкле, ут йөрәкле
Бөрҗәннең егетләре.


Бу сүзләр нәкъ Әхмәт агага атап язылган, диярсең! Аның яшьләрчә төз, озын гәүдәсенә, җитез адымнарына, һәрвакыт көләч йөзенә карап, галимне һич икеләнүсез “Бөрҗән егете” дип кенә атап була иде... Уралтау бөркете... Ләкин яшьлек җегәре, дәрт-дәрман аңарда еллар дәвамында тупланган тормыш тәҗрибәсе, тирән акыл, максатка ирешүчәнлек белән бергә үрелеп килүен мин соңыннан яхшылап аңладым. Чал чәчләре дә шуның ишарәсе булган икән...
Галимнең йортында 22 буыннан торган шәҗәрәсе сакланды. Аның буенча, Әхмәт аганың нәсел тамырлары башкорт халык эпосында урын алган Бабсак бигә килеп тоташа икән! Ә тирәнрәк казына башласаң, Сөләймановларның нәсел агачы легендар Локман Хәкимгә үк барып чыгуы да бик ихтимал. Гомумән, галимнең ата-бабалары һәммәсе дә тархан, старшина вазыйфаларын биләп, ил-ыру башында торганнар. 3атлы нәселдән затлы ул тумыйча, кем тусын инде!
Әхмәт ага, затлы нәселнең дәвамчысы булып, 1939 елның 15 мартында Бөрҗән районы Нәби авылында дөньяга килә. Дәһшәтле, канлы репрессияләр чоры... Замана афәте Сөләймановлар гаиләсен дә урап үтми. Алтын приискасында эшләгән гаилә башлыгы – Мөхәммәтвәли, вәлидовчылар белән бәйләнештә торуда гаепләнеп, 1934 елда кулга алына һәм махсус “тройка” тарафыннан яманаты чыккан 58нче статья буенча хөкем ителеп, этап белән Колымага озатыла. Красноярск станциясенә килеп җиткәч, тоткыннар арасыннан Беломорканал төзелешенә доброволецлар җыя башлыйлар. “Хезмәт ударнигы” билгесенә ия булган Мөхәммәтвәли тәвәккәлли, ризалаша. Чыдап булмаслык авыр табигый шартларда, михнәтле эштә бар сәламәтлеген югалтса да, тырыш хезмәте өчен, ул ике елдан соң азат ителә һәм туган якларына кайтып төшә. Гаиләдә бер-бер артлы өч бала – ике ул һәм бер кыз туа. Кызганычка каршы, аларның икесе вафат була, кечкенә Әхмәт кенә исән кала. Халык авыз иҗатына мәхәббәт аның күңелендә балачагында ук бөреләнә.
– Әтием дә, әнием Нурикамал да чәчәнлек сәләтенә ия иделәр. Еш кына үзара сөйләшкәндә дә алар шигырьгә күчеп китәләр иде. Әлегә кадәр авылдашларымның хәтерендә алар чыгарган такмаклар, бәетләр яши килә. Авылдагы һәр вакыйгага, һәр кешегә аларда бәет яисә такмак туып кына тора иде, – дип сөйли иде галим.
1946 елда Әхмәт Сөләйманов туган авылындагы башлангыч мәктәпкә укырга керә. Озак та үтми, гаиләгә олы кайгы килә – 1948 елның 28 мартында әтиләре – Мөхәммәтвәли ага дөнья куя. Аны йорттан зиратка алып чыкканда, күрше өйдә сабый тәү тапкыр аваз сала. Нурикамал апа Сөләймановларның иң төпчеген – Гәүһәр исемле кызларын дөньяга китерә... Хатынның соңгы тапкыр иренең күзләренә карап калырга да хәле булмый...
Шулай итеп, Әхмәт агага ятимлек ачысын бик яшьли кичерергә туры килә. Билгеле, бу вакытта ул киләчәге фольклор гыйлеме белән бәйле булыр дип, күз алдына да китермәгәндер. 1957 елда күршедәге Байназар урта мәктәбен тәмамлап, “Сталин” колхозында эшли башлагач, аның күзенә “Совет Башкортостаны” гәзитендә басылган бер игълан чалына. Анда Кушнаренко яшелчә-җимеш техникумына укырга керү өчен абитуриентлардан гаризалар кабул ителүе турында язылган була. Егет ике дә уйламый, Кушнаренкога килеп, гариза тапшыра, имтиханнар тота. Һәм... математикадан “икеле” алып, туган авылына кайтып китә. 1957-58 елларның кышында ул, Башкортстан авыл хуҗалыгы институтына керү өчен, өч айлык әзерлек курсларында укый, чыгарылыш сынауларын бары тик “бик яхшы” билгеләренә генә тапшыра. Ләкин, язмыш шаяруы дип әйтимме, ни сәбәптәндер, физикадан алган “бишле”се имтиханнар кәгазенә теркәлми кала. Нәтиҗәдә, Әхмәт ага югары уку йортына янә укырга керә алмый. Республиканың авыл хуҗалыгы аның йөзендә кемне югалткандыр – әйтә алмыйм, ләкин ул институтка кереп, игенче булып китсә, бу фольклор һәм әдәбият гыйлеме өчен бәяләп бетергесез югалту булыр иде. Имтихан билгесен кәгазьгә теркәргә оныткан доцентка рәхмәт әйтәсе генә кала...
1958 елның октябрь азагында Әхмәт Сөләйманов армиягә алына.
– Алтынчы сыйныфта укыганда авылга “Тракторчылар” фильмын алып кайттылар. Аны ничә тапкырлар караганмындыр. Аеруча кичәге танкист Клим образы ошый иде. Шулай итеп, танкист булу хыялы күңелемә кереп калды. Хәрби комиссариатта майор кеше: “Армиядә кем булып хезмәт итәсең килә?” – дип сорагач, һич икеләнүсез: “Танкист!” – дип җавап кайтардым. Хыялым тормышка ашты – бронетанк гаскәрләренә җибәрделәр, – дип сөйли иде ул миңа.
Хәрби хезмәтен Әхмәт ага Урта Азиядә, Иран белән чиктәш Чеджент шәһәрчегендә үтә. Урта белемгә ия булганга, ул тиешле әзерлек курсларыннан соң танк командиры итеп билгеләнә, Караком барханнарын аркылыга-буйга үтә.
– Армиядән мин бик күп файда алдым, – дип хәтерли иде галим. – Беренчедән, аз гына буш вакыт килеп чыгу белән китапханәгә чаба идем. Мәктәптә алынып бетмәгән белемне армиядә үзләштердем. Икенчедән, хәрби хезмәттән мин йөгерергә әвәсләнеп кайттым, чөнки башта спорт нормативларын үтәү шактый авыр иде. Шуның өчен, төнге уникеләргә кадәр йөгерә, турникта әйләнә идек.
Әйткәндәй Әхмәт ага гомеренең соңгы көненә кадәр, һава торышының нинди булуына карамастан, һәркөн иртән йөгерүдән туктамады, чаңгыда йөрде. “Бер генә тәүлеккә туктасам да, авырый башлыйм”, – дип көлемсери иде үзе. Менә каян килгән икән ул аңардагы егетләрчә буй-сын һәм җитезлек! “Сәламәт тәндә – сәламәт рух”, – дип юкка гына әйтмиләр шул. Сәламәт яшәү рәвеше җаныңны, рухыңны чистарта, фикерләү процессына сүлпәнәергә ирек бирми, туктаусыз эзләнүләргә этәрә. Ә аның җимешләре күз алдында – дүрт йөздән артык гыйльми хезмәттә, китапларда, фәнни һәм публицистик мәкаләләрдә.
Хәрби хезмәт дәверендә Әхмәт ага гәзит-журналлар белән ныклап хезмәттәшлек итә башлый, еллык партия мәктәбен тәмамлый, ротаның комсомол секретаре вазыйфасын башкара. Демобилизация вакыты җиткәч, полк замполиты Макаров аңа Львов югары хәрби-сәяси училищесына укырга кереп, хәрби журналист һөнәрен алырга тәкъдим ясый. Бәхетенә, нәкъ шул вакытта Әхмәт Сөләймановка укытучы булып эшләгән бертуган абыйсы Мөхәммәтзәкидән хат килеп төшә. Анда 1961 елдан мәктәпләрнең 11 сыйныфлык укытуга күчүе сәбәпле, чыгарылыш сыйныфлары булмавы, шуның өчен эш стажы булган яшьләргә һәм кичәге хәрбиләргә Башкортстан югары уку йортларына киң юл ачылуы турында хәбәр ителә. Мөхәммәтзәки энесенә Башкортстан дәүләт университетына гариза тапшырырга киңәш итә. “Теләсәң журналист булырсың; теләсәң, укытучы һөнәренә керешерсең”, – дип яза ул. Шулай итеп, Әхмәт ага Уфага юл ала һәм имтиханнарын уңышлы тапшырып, бер урынга җиде кешелек конкурсны исән-имин үтеп, БДУның тарих-филология факультеты студенты булып китә. Монда ул Ирек Кинҗәбулатов, Вафа Әхмәдиев, Юныс Латыйпов, Сафуан Әлибаев, Миндияр Дилмөхәммәтов кебек күренекле шәхесләр белән бергә белем ала. Өченче курстан соң дүрт егет сөйләшеп, академик отпуск алып, алган гыйлемнәрен гамәлдә сынап карарга булалар. Кемдер радиога эшкә урнаша, кемдер гәзит редакциясенә китә, ә Әхмәт ага Бөрҗән районының Иске Монасыйп сигезьеллык мәктәбендә укытучылык эшенә керешә.
Бер елдан соң Әхмәт Сөләйманов кабаттан университетка кайтып, укуга керешә, булачак галим һәм шагыйрьләр Тимергали Килмөхәммәтов, Тимербай Йосыпов, Данис Тикеев, Риф Мифтаховлар белән бергә белем ала. Фольклор фәне белән дә ул ныклап вуз эскәмиясендә шөгыльләнә башлый. Җәлил Киекбаев, Кирәй Мәргән, Әнүр Вахитов, Марат Минһаҗетдинов, Лев Бараглар җитәкчелегендә курс эшләре яза. IV курста укыганда ук аңа югары уку йортлары өчен “Башкорт халык иҗаты” дәреслегенең риваять һәм легенда жанрларына багышланган бүлеген язу эше йөкләтелә. Ни сәбәптәндер, бу изге башлангыч уңышсызлыкка юлыга. Коллектив таркала. Шулай да Әхмәт Сөләймановның шушы дәреслек өчен башкарылган “Башкорт легендалары” исемле хезмәте 1969 елда БДУ нәшриятында аерым китап булып басылып чыга.
Университетны тәмамлаганчы ук Әхмәт Мөхәммәтвәли улына укуын аспирантурада дәвам итәргә тәкъдим ясала, ләкин ахырда ректоратның фикере ни сәбәптәндер үзгәрә: яшь белгеч Мәгариф министрлыгына эшкә юнәлтмә ала. Гомерен фәнгә, педагогик хезмәткә багышларга хыялланган егет кәгазьдә чокынучы чиновник язмышына риза булмый, әлбәттә. Ул министрлыкның кадрлар бүлегенә барып, үзен туган авылындагы мәктәпкә укытучы итеп җибәрүләрен сорый. Бүлек җитәкчесенең күзе дүрт була! Ул тыныч, төшемле вазыйфадан баш тартып, әллә кайдагы Бөрҗән районының бер төпкел авылына кайтырга теләүче егетне гомерендә беренче тапкыр күрә. Ләкин Әхмәт ага үзенекен итә: тормыш иптәше Флүрә һәм ун айлык кызлары Ләйсән белән Нәби башлангыч мәктәбенә кайтып, биш ел дәвамында аны сигезьеллыкка әверелдерә. Аның бер кулында китап-дәфтәрләр булса, икенчесендә балта, чүкеч, кадак тутырылган хуҗалык сумкасы йөри. Төзүчеләр белән бергә мәктәпнең яңа бинасын сала, стендлар, күргәзмә җиһазлар ясый. Шул ук вакытта ул диссертация өстендә эшен дә туктатмый, якын-тирә авыллардан фольклор материаллары туплый, 1969 елда Уфага килеп, кандидатлык минимумнарын тапшыра.
1972 елда Әхмәт Сөләйманов Башкортстан дәүләт университетына эшкә чакырыла. Шул ук елны ул профессор Кирәй Мәргән җитәкчелегендә “Башкорт халкының топонимик легендаларының тарихи нигезләре һәм идея-эстетик функцияләре” дип исемләнгән кандидатлык диссертациясен яклый. Милли фольклористика тарихында бу хезмәтнең әһәмияте бәяләп бетергесез. Биредә беренче тапкыр легенда һәм риваять арасындагы жанр чикләре билгеләнә, тематик классификация ясала. Чагыштыру өчен бер генә мисал китерим: татар фольклористикасында легенда һәм риваятьләрне гыйльми анализлауга багышланган беренче диссертация бары тик 1998 елда гына якланды. 1980нче еллар азагына кадәр алар әкиятләр, сөйләкләр һ.б. составында йөртелде.
Башкортстан дәүләт университетында Әхмәт Мөхәммәтвәли улы 1991 елга кадәр эшли. Урта мәктәпләр өчен дистәләрчә дәреслек, методик әсбап бастырып чыгара. Башкорт халкының фольклор хәзинәсен җыеп, республика районнарын гына түгел, Ырынбур, Курган, Чиләбе, Пермь өлкәләрен урап чыга. Тарих, тел, әдәбият институты, БДУ, башка вузларның кулъязма фондларын актарып, ул биредәге халык авыз иҗаты үрнәкләрен бер системага туплый. Алар 1972-85 елларда “Башкорт халык иҗаты” унсигезтомлыгында дөнья күрәләр. Әхмәт Сөләйманов каләмдәшләре Лев Бараг, Нур Зарипов, Мөхтәр Сәгыйтов белән берлектә әлеге тупланманың 7 китабын төзи. 1989-98 елларда хезмәтнең 10 томлык урысча варианты дөнья күрә. Авторлар коллективы, шул исәптән Ә. М. Сөләйманов та, “Башкорт халык иҗаты” тупланмасы өчен 1987 елда республиканың Салават Юлаев премиясенә лаек булалар.
Әхмәт Сөләймановның бу еллардагы җәмәгать эшчәнлеге дә аерым игътибарга лаек. 1983 елда ул университетта “Йәнгүзәл” фольклор ансамблен төзи. Ансамбль шул елны ук үзешчән сәнгать коллективлары конкурсында беренче урын яулый, республика буенча гастрольләргә чыга. Казан, Ырынбур, Чиләбе тамашачылары да аның чыгышларын яратып кабул итә. “Йәнгүзәл” үрнәгендә күп кенә төбәкләрдә мөстәкыйль фольклор коллективлары барлыкка килә. Шул ук чорда Әхмәт ага “Совет Башкортостаны” гәзитендә милли фольклорны пропагандалаган “Улым, сиңа әйтәм; киленем, син тыңла” рубрикасын алып бара, Башкортстан телевидениесендә “Хәзинә” иҗади берләшмәсенең “Чәчән” тапшыруын әзерли. Соңрак ул “Ирәндек моңнары”, “Салават җыены”, “Урал батыр” эпосын башкаручылар бәйгеләрендә жюри рәисе, “Озын көй” (Туймазы), “Гармун моңнары” (Яңавыл) һ.б. конкурсларда жюри әгъзасы буларак чыгыш ясый. Халыкны рухи агартуга зур өлеш керткәне өчен, 1991 елда аңа “Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә.
Шул ук елны Әхмәт Мөхәммәтвәли улы Сөләйманов башкорт тормыш-көнкүреш әкиятләренең художество үзенчәлекләрен тикшергән хезмәте белән Мәскәү дәүләт университеты Гыйльми советында докторлык диссертациясен яклый. Бер үк вакытта Русия Фәннәр академиясенең Уфа гыйльми үзәгенә караган Тарих, тел, әдәбият институтының фольклор секторы мөдире итеп сайлана. 1998 елда Башкортстан Президенты М. Г. Рәхимов тарафыннан расланган “Башкортстан халыкларын милли-мәдәни үстерү программалары турында”гы Указга ярашлы, Әхмәт ага җитәкчелегендәге галимнәр төркеме “Башкортстан Республикасы халыкларының фольклорын өйрәнү, тергезү һәм үстерү программасы” проектын әзерләү эшен башлый. Проект 2002 елда Хөкүмәт тарафыннан раслана. Бу программаны тормышка ашыру Әхмәт аганың вафатыннан соң да әлегә кадәр дәвам итә, яңа китаплар, аудиоязмалар дөнья күреп килә.
Бу җәһәттән шуны да әйтәсем килә: Әхмәт ага гомере буена, чын мәгънәсендә, милләтпәрвәр, туган башкорт халкының шатлык-кайгылары, зар-интизарлары белән янып яшәүче, аның өчен гомерен дә аямаучы зат булды. Моны ул 2002 елда Халыкара җәмәгать берләшмәләренең Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты рәисе итеп сайлангач, үзенең иҗтимагый эшчәнлеге белән тагын бер тапкыр исбатлады. Илнең төрле төбәкләренә сибелгән башкортларны бер йодрыкка туплау, туган телнең, милли гореф-гадәтләрнең халык күңеленнән җуелуына юл куймау өчен ул көчен дә, вакытын да кызганмады.
Үзем шаһит: бу чордагы галимнең эш графигы гаять тыгыз булды. Төн уртасында Казанга чыгып китеп, урындагы Башкорт корылтае эшчәнлеген җайга салып, төштән соң Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре белән очрашкач, караңгыда Уфага кайтып, бер-ике сәгатьтән, юньләп ял да итмичә, Курганга юл алуларын әлегедәй хәтерлим. Шул арада, янына мине дә чакырып алып, Башкортстан татарлары фольклорын тикшерүгә багышланган кандидатлык хезмәтемнең карамаларын карап, аны камилләштерү буенча киңәшләрен бирергә дә вакыт таба иде...
Кайда гына булмасын, нинди генә җаваплы вазыйфа башкармасын, фән белән шөгыльләнүен беркайчан да туктатмады ул. Шул катлаулы елларда БДУ доценты Гайнислам Ибраһимов белән берлектә төрек телендә “Башкорт әдәбияты антологиясе” икетомлыгын әзерләп, Анкарада нәшер итүгә дә ирешә хәтта! Төрле халыкара гыйльми конференцияләрдә чыгыш ясап, башкорт халкының дөнья мәдәниятендә кабатланмас үз урыны барлыгын аңлата.
Әлбәттә, иҗтимагый эшчәнлекне һәм фәнне нәтиҗәле итеп бергә үреп бару гаять зур көч, энергия, сәламәтлек таләп итә. Нәтиҗәдә, Әхмәт Сөләйманов фән юнәлешен сайлый. 2006 елда үз теләге белән Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты рәисе вазыйфасыннан китә һәм бар көчен фән өлкәсенә багышлый.
Халкы өчен янып-көеп, аның язмышы белән яшәсә дә, Әхмәт Сөләйманов беркайчан да башка милләтләргә карата бер генә кимсетүле сүз әйтмәде, кырын караш ташламады. Киресенчә, галимне, чын мәгънәсендә, интернационалист дип исәпләргә мөмкин иде. Ул башкорт фольклористикасы өчен генә түгел, ә башка төрки милләтләрнең фәненә дә югары квалификацияле белгечләр әзерләде. Галим җитәкчелегендә фәнни эш белән шөгыльләнеп, кандидатлык диссертацияләрен уңышлы яклап чыккан дистәдән артык аспирант арасында татар да, чуваш та, хәтта хакас та бар!
Аның Казан, татар галимнәре белән хезмәттәшлеге турында аерым язасы килә. Әхмәт Сөләйманов – хәзерге көндә Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институтын җитәкләүче якташыбыз, филология фәннәре докторы, профессор, ТР ФА мөхбир-әгъзасы Ким Миңнуллин, танылган галимә Айсылу Садекова, фән кандидатлары Сәлим Гыйләҗетдинов, Ләйсән Кариеваларның гыйльми эшләре якланганда рәсми оппонент сыйфатында чыгыш ясаган кеше. Татар фольклористикасының һәм әдәбият гыйлеменең йөзек кашлары Фатих Урманче, Хуҗиәхмәт Мәхмүтов, Нурмөхәммәт Хисамов, Ленар Җамалетдиновлар белән аны гомер буе какшамас дуслык җепләре бәйләде. Казан галимнәре тарафыннан аңа карата “үзебезнең Әхмәт” дигән гыйбарәне дә миңа еш ишетергә туры килде. Уйлап карасаң, бик зур бәяләмә бит ул – “үзебезнеке” булу... Тамырларның, тормыш асылының, яшәү мәгънәсенең бер булуын, рух уртаклыгын, какшамас туганлыкны аңлата ул...
“Атадан күргән – ук юнган”, – дип юкка гына әйтми халык. Әхмәт аганың ике кызы да фән юлыннан китте. Өлкәне Ләйсән Иткулова – философия фәннәре кандидаты, доцент, БДУда кафедра җитәкли; төпчеге Нәркәс Хөббетдинова – филология фәннәре докторы, Тарих, тел, әдәбият институтының әйдәүче гыйльми хезмәткәре. Улы Җәлил исә – танылган рәссам, республиканың Шәехзадә Бабич исемендәге яшьләр премиясе лауреаты, Башкортстанның атказанган рәссамы.
Гомеренең соңгы елларында Әхмәт ага Сөләйманов Башкортстан дәүләт педагогия университеты профессоры булып, биредә “Этнопедагогика һәм халык иҗаты” гыйльми лабораториясен җитәкләде, университет кысаларында “Башкортстан халыкларының фольклор үзәге”н оештыру эше белән янып йөрде. Тик дөньяда мәңгелек бернәрсә дә юк шул... Аяусыз үлем аны 2016 елның 21 ноябрендә арабыздан алып китте... Ләкин галимнең тормышы аның физик вафаты белән тәмамланмый ул. Әхмәт аганың гомере аның хезмәтләрендә, шәкертләренең күңелендә дәвам итә. Аның чал чәчләре астындагы һәрчак көләч йөзе, якты карашы һаман да безгә бага кебек...

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,
галимнең шәкерте, филология фәннәре кандидаты, доцент.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Җир шарының картасында бер яфрак чаклы гына...
Сегодня, 00:00 :: Башкортостанга - 100 ел!
Җир шарының картасында бер яфрак чаклы гына...
Өмет-ышанычлар аклансын!
Сегодня, 00:00 :: Сәламәтлек саклау
Өмет-ышанычлар аклансын!
Әйдәп баручылар исемлегендә
Сегодня, 00:00 :: Сәясәт
Әйдәп баручылар исемлегендә
Хәвефсезлек –  беренче чиратта!
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Хәвефсезлек – беренче чиратта!
Авыл пенсионерлары күбрәк алачак
Сегодня, 00:00 :: Социаль өлкә
Авыл пенсионерлары күбрәк алачак
Ак ромашка – сәламәт сулыш алу символы
Сегодня, 00:00 :: Сәламәтлек саклау
Ак ромашка – сәламәт сулыш алу символы
Үсеш ноктасы  – авылдан
Сегодня, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Үсеш ноктасы – авылдан




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»