Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Үзебез юабызмы, читтән яллыйбызмы?

Үзебез юабызмы, читтән яллыйбызмы?
26.06.2018 / Социаль өлкә

Үзебез юабызмы,  читтән яллыйбызмы?Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов социаль өлкә учреждениеләрендә аутсорсинг хезмәте оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Анда Хөкүмәт әгъзалары, министрлыклар, ведомстволар вәкилләре, мәгариф, сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

Аутсорсинг учреждениеләрнең аерым бурычларын чит структураларга тапшыруны аңлата. Республикада социаль өлкәгә аутсорсинг хезмәтен кертү изге нияттән чыгып эшләнде. Учреждениеләр көчләрен төп эшчәнлеккә туплау мөмкинлеге алырга, шулай ук профессионалларны, махсуслаштырылган оешмаларны җәлеп итү исәбенә хезмәтләр сыйфаты күтәрелергә тиеш иде. Күп урында бу яңалык яхшы гына эшләп китте. Тукландыру, биналарны җыештыру, саклау буенча функцияләрне тапшыру яхшы нәтиҗәләргә китерде.
Эшнең әлеге форматына сәламәтлек саклау системасы — 2012, мәгариф — 2016 елда, мәдәният учреждениеләре – былтыр, ә социаль саклау өлкәсе быел гына күчте.
– Мин мәктәп директорлары, баш табиблар белән шушы хакта сөйләшә килдем. Мәгариф учреждение­ләре­нең кайберләрендә тукландыру, сак сыйфаты начараюын күрәм, башка авырлыклар да күзәтелә. Бу җәһәттән мәк­тәп­ләрдә эшләүче структуралар азрак акча ала башлады. Кешеләрнең зарларын ишетергә туры килә, — диде Рөстәм Хәмитов.
Башлык белдерүенчә, аутсорсингка күчү бу өлкәдә көндәш­лек булмау белән дә катлаулана. Мәсәлән, авыл җирендә бердәнбер хезмәт күрсәтүче оешма үз шартларын куя ала.
– Әйткәндәй, муниципалитетлар, шәһәр округлары җитәкчеләре бу эшкә нык җаваплы караган төбәкләр бар. Аларда экономия дә, сыйфат та күренә. Кызганычка каршы, без артта калганнар белән күбрәк эшләргә мәҗбүр. Куелган бурычларны үтәмичә, алар үзләрен генә түгел, властьны да артка сөйри. Үзләре дә эшләми, системаны үстерергә дә юл бирми, — диде республика Башлыгы.
Аның күрсәтмәсенә ярашлы, Хөкүмәт аутсорсинг белән бәйле хәлне тотрыкландыру буенча чаралар күрүне планлаштыра. Атап әйткәндә, бу өлкәдә эшләрне яхшырту максатында төбәк җитәкчесе белән мәгариф, сәламәтлек саклау һәм социаль өлкә учреждениеләренә өстәмә рәвештә 1,3 миллиард сум бүлү мәсьәләсе хәл ителгән.
– Аутсорсинг – үзмаксат түгел. Аны көч һәм административ ысуллар белән кертергә тиеш түгелбез. Ул икътисади, социаль нәтиҗәсе булган урында гына кирәк. Икътисади яктан файдасы юк икән, яки күрсәтелгән хезмәтләр сыйфаты начарлана, кешеләр зыян күрә, бәяләр үсә икән, болардан тиешле нәтиҗә ясарга кирәк. Бу мәсьәләне һәр учреждение үзаллы хәл итәргә тиеш, – дип белдерде Рөстәм Хәмитов.

Резеда ФАЗЫЛОВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Вчера, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Вчера, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Вчера, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»