"Киләчәктә дә шәһәрне төзекләндерү зарур"
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » "Киләчәктә дә шәһәрне төзекләндерү зарур"

11.08: "Киләчәктә дә шәһәрне төзекләндерү зарур"

"Киләчәктә дә шәһәрне төзекләндерү зарур"Уфада "Синең мөмкинлекләр республикасы" форумы үтте. Ул торак-коммуналь хуҗалык, торак хуҗалары мәсьәләләренә багышланды. Әлеге форумда 750дән артык кеше катнашты. Пленар өлештә республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов чыгыш ясады һәм республиканы үстерү буенча мөһим бурычлар билгеләде.

- Уфа - административ үзәк кенә түгел, башкалабыз, икътисад, мәгариф, мәдәният һ.б. өлкәләр үсеш алган шәһәр. Монда миллионлаган кеше үзләренең мөрәҗәгатьләре, сораулары, ихтыяҗлары белән яши. Ә идарәчеләр, үзебезнең көндәлек тырышлыгыбыз белән кешеләрнең тормыш сыйфатларын яхшыртырга тиешбез. Биш ел эчендә республикабыз үсеш алды һәм киләчәктә дә күрсәткечләрне үстерергә ниятлибез. Яңа мәктәпләр төзелә, дәваханәләр төзекләндерелә һәм заманча технологияләр белән тәэмин ителә. Киләчәктә Уфа шәһәрендә яңа стадион төзү дә күз уңында тотыла. Уңай шәһәр мохите булдыруга омтылабыз, - диде Рөстәм Зәки улы.

Дискуссия барышында зал белән җанлы элемтә булдырылды. Торак-коммуналь мәсьәләләренә кагылышлы бик күп сораулар һәм аларга җаваплар яңгырады.

Әйткәндәй, Дуван районының Мәсәгуть авылында, Туймазы районында, Белорет, Мәләвез, Нефтекама шәһәрләрендә дә "Синең мөмкинлекләр республикасы" зона форумнары үткән иде. Аларда меңнән артык кеше катнашты. 14 августта, шулай ук, зона форумын Бөре шәһәрендә үткәрү планлаштырыла.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




17-08-2018 :: Тормыш
"5"леләргә - 75 ел!
Никахка... Интернет аша
17-08-2018 :: 2018 – Гаилә елы
Никахка... Интернет аша
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!
17-08-2018 :: Авыл хуҗалыгы
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!








Новости русской версии сайта



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»