Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Күбрәк эшләгәнгә күбрәк бирсеннәр!

Күбрәк эшләгәнгә күбрәк бирсеннәр!
16.08.2018 / Социаль өлкә

Күбрәк эшләгәнгә күбрәк бирсеннәр!Һәр пенсионер күпме акча алачагын алдан беләчәк.

Хәбәр ителүенчә, пенсия­ләрне түләүгә үзгәрешләр кертү, шул исәптән, киләчәктә хаклы ялга чыгу яшен ирләргә — 65, хатын-кызларга 63 яшьтән билгеләү буенча Хөкүмәт карары проекты Дәүләт думасында беренче укуда кабул ителде.


Узган елда ук пенсиягә чыгу яшен арттыру турында сүзләр йөрсә дә, июньдә Хөкүмәтнең кискен адымы халыкта каршылыклы фикерләр тудырды. Дөрес, әле проектны төрле дәрәҗәдә тикшерәләр, фикерләрне өйрәнәләр. Аерым төбәкләрдә (властьлар рөхсәте белән) халык ризасызлык митинглары да оештыра. Президент Владимир Путин да күптән түгел “пенсияләр түләүнең яңача системасын гамәлгә кертү процессында власть аңа төзәтүләр кертергә әзер”, дип белдерде.
Пенсия реформасы егерме ел элек башланды. Шушы вакыт эчендә халыкка аңлашылмаган үзгәрешләр күп булды. Законнар кабул ителде, аларга үзгәрешләр кертелде. Пенсионерның хәле яхшырмады. Шулай ук пенсияне яңача исәпләү, яки өч ел элек башланган “балл системасы” кебек үзгәрешләр дә көткән нәтиҗәне бирми, ул гадел түгел.
Шушы көннәрдә пенсия түләүнең “балл системасы” гамәлдән чыгарылу ихтималлыгы турында да сөйли башладылар. Мәсәлән, 11 августта РБК шул хакта хәбәр итте. Русиянең Хезмәт һәм социаль мөнәсәбәтләр академиясе экспертлары пенсиягә киткәндә “балл системасы” урынына хезмәт хакы һәм стажны гына исәпли торган формуланы тәкъдим итә. Әйткәндәй, хәзерге система буенча һәр эшләгән ел пенсия баллары белән исәпләнә.
Хаклы ялга чыкканда эшләгән еллар балл бәясенә тапкырлана. Ә балл бәясен Хөкүмәт билгели (ул бәя ел саен төрлечә була). Эшләгән еллар (баллар) суммасына барлык кеше өчен дә бер төрле (фиксированная) түләү кушыла. Менә шулардан чыгып, пенсия билгеләнә. Әйтик, быел пенсиягә чыгучының ким дигәндә 9 ел стажы, 13,8 баллы булырга тиеш. Ә 2025 елда стаж – 15, баллар санының 30 булуы шарт. Күреп торасыз, исәпләүнең очына чыгу бик катлаулы. Өстәвенә, гадел түгел. Авыр шартларда хезмәт иткәннәр дә, илке-салкы йөргәннәр дә бертөрле диярлек ала башлаган иде. Ә чынында һәр кеше югарырак хезмәт хакы алсам, күбрәк стаж тупласам, киләчәктә күбрәк пенсия дә алам, дип эшли. Совет чорында шулай булды да.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




ФАП бар, шарт юк...
Сегодня, 00:00 :: Сәламәтлек саклау
ФАП бар, шарт юк...
Чыршы бәйрәме чакыра!
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Чыршы бәйрәме чакыра!
Өлешчегә төшкән “көмеш”...
Сегодня, 00:00 :: Икътисад
Өлешчегә төшкән “көмеш”...
Уфа Казан тәҗрибәсен өйрәнә
Сегодня, 00:00 :: Сәясәт
Уфа Казан тәҗрибәсен өйрәнә
Кызыл розалар
Сегодня, 00:00 :: Дөнья бу...
Кызыл розалар
Әкияткә ышаныйк!
Сегодня, 00:00 :: Календарьда бу көн
Әкияткә ышаныйк!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»