Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Яңа спорт залы өчен рәхмәт!”

“Яңа спорт залы өчен рәхмәт!”
06.09.2018 / Социаль өлкә

“Яңа спорт залы өчен рәхмәт!”Илеш районының Бишкурай мәктәбе укучылары, аларның ата-аналары, укытучылар зур канәгатьлек белән шулай ди.

“Эшлекле гамәлләр”, “Шәһәр мохите”, “Урындагы мәдәният йорты”, “Балалар спорты”, “Ныклы гаилә”, “Чишмәләр һәм коелар”, “Чиста су” кебек проектлар яшәешебезне яхшыртуда мөһим нәтиҗәләр белән билгеләнә. Илеш районы да аларда теләп катнаша.


Дүрт ел эчендә “Эшлекле гамәлләр” проекты кысаларында башкарылган эшләр саны 50дән артып китә. Әлеге проект кысаларында бүленгән акчага 4 һәйкәл, ял паркы төзекләндерелгән, 7 мәдәният йорты, 2 белем бирү учреждениесе, су белән тәэмин итү буенча 9 линия ремонтланган. “Балалар спорты” проекты да актив гамәлгә ашырыла. Аның кысаларына узган елда — Бишкурай һәм Этәй, быел исә Югары Манчар урта мәктәпләре спорт залына капиталь ремонт үткәрелгән, спорт кирәк-ярагы һәм җиһазлар алынган.
— Мәктәпнең спорт залы яңартуга мохтаҗ иде. “Балалар спорты” проектының эшли башлавы бик урынлы булды. Әлеге проект кысаларында бүленгән финанс чыганаклары исәбенә киенү-чишенү бүлмәсе яңартылды, идәннәр буялды, түбә алыштырылды, спорт кирәк-ярагы сатып алынды, — ди Бишкурай мәктәбе директоры Илвир Хәмидуллин. — Яңартылган спорт залында балалар бик теләп шөгыльләнә. Укучыларыбыз бигрәк тә баскетбол, мини-футбол, йөгерү, чаңгы шууны үз итә. 11нче сыйныфтан Айнур Гыйльманов — баскетбол, 10нчыдан Илнара Закирова белән Лиана Гәрәева, 7нчедән Алсу Латыйпова — йөгерү, 6нчы сыйныфтан Ранис Садертдинов чаңгы буенча яхшы күрсәткечләргә ирешә. Быел мәктәптә янә бер түгәрәк — волейбол секциясе ачылды. Ул Югары Яркәйдәге 1нче Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе филиалы буларак эшләячәк. Бу түгәрәкне дә балалар үз итәр, анда бик теләп йөрер дип ышанабыз.
— “Балалар спорты” проекты кысаларында нәкъ безнең мәктәп сайлануга аеруча нык сөенәм. Чөнки балаларны спортка җәлеп итү — бүген яшьләрне гаджетлардан, компьютер уеннарыннан арындыруның төп ысулы. Яшьтән үк спорт белән шөгыльләнеп үскән бала киләчәктә дә ныклы була, тормышта югалып калмый. Бу проектны уйлап табучыларга һәм гамәлгә ашыручыларга үземнең һәм барлык ата-аналар исеменнән рәхмәт әйтәсем килә, — дип мәктәп директорының сүзен куәтли физкультура укытучысы Гөлфирә Кадыйрова.
Бишкурай мәктәбе ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемен йөртә. Укучылар аның исеменә тап төшермәскә, яхшы укырга, спорт ярышларында катнашып, призлы урыннар алырга тырыша. Яңартылган спорт залы аларга бу максатка ирешүдә ярдәм итә.

Венера МӘҖИТОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Илеш районы.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кытайга очасыгыз киләме?
Вчера, 16:30 :: Яңалыклар
Кытайга очасыгыз киләме?
Вчера, 10:48 :: Яңалыклар
"Җәмгыять өчен бу зур югалту..."
Тимур, тимер кебек бул!
8-12-2018 :: Сәясәт
Тимур, тимер кебек бул!
Партия контролендә
8-12-2018 :: Сәясәт
Партия контролендә
Әнә шулай җырларга кирәк!
8-12-2018 :: Мәдәният һәм сәнгать
Әнә шулай җырларга кирәк!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

142 (25296) от 7 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»