Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Чынбарлыкка әйләнгән “Әкият”

Чынбарлыкка әйләнгән “Әкият”
02.10.2018 / Социаль өлкә

Чынбарлыкка әйләнгән “Әкият”Мөһим дата алдыннан Борай районы үзәгендә янә бер заманча балалар уен мәйданчыгы файдалануга тапшырылды.

Борай районы үзәгендә балалар өчен тагын бер заманча, күркәм уен мәйданчыгы төзелде. Олы бәйрәм – Республика көне алдыннан “Әкият” дип аталган әлеге гүзәл мәйданчык ишекләрен ачып, балаларны үз кочагына алды. Тантана уңаеннан Борайның үзәк мәйданы, аңа килеп тоташкан балалар мәктәпкә йөри торган Пионер урамы да асфальтланды.


Балалар шатлыгын уртаклашкан сыман, көз дә шундый тантаналар өчен сорап кына алгандай чуак көнен бүләк итте. Район мәдәният йорты үзеш­чәннәре башкарган җырдан соң, сәхнәгә нәниләр күтә­релде. Беренче сыйныф укучылары бу төзелешне башкарган өлкәннәргә, бәй­рәмнең мәртәбәле кунакларына рәхмәт­ләрен шигъри юллар аша җиткерде. Балалар бакчаларында тәр­бия­ләнүче­ләрнең, “Жасмин” бию ансам­бленең чыгышын тамашачылар көчле алкышларга күмде.
Район хакимияте башлыгы Борис Нурисламов үзенең чыгышында:
– Бу объект федераль, республика, муниципаль казна исәбенә төзелде. Республикада авылларны үстерү буенча башкарылган эшләр күз алдында: юллар төзелә, авылларга керү юллары яңартыла, бу эш дәвам итәчәк. Районда күр­кәм башлангычларны күтә­реп алу гадәте бар. Әлеге балалар мәй­дан­чыгын төзегәндә дә тоташ коллективлар, аерым ке­шеләр зур ярдәм күрсәтте, – диде.
Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, “Бердәм Русия” партиясе тарафыннан тормышка ашырылучы программаларга тукталып, ки­лә­чәктә дә алар­ның нәти­җәле дәвам итте­реләчәге турында белдерде.
Дәүләт җыелышы-Корылтайга яңа сайланган депутат, якташыбыз Рәмзил Низаметдинов туган төяген-дәге матур үзгә­решләр өчен сөенечен белдерде. Яшь буынның сәламәт булып үсүе өчен тиеш шартлар тудыру максатында килә­чәктә дә бу юнәлештә бергә­ләп көч салыначагын ассызыклады. Тантанада Башкортстан Авыл хуҗа­лыгы министрлыгы вәкиле Рәфис Зай­нуковның катнашуы очраклы түгел. Объект Авыл хуҗалыгы министрлыгы юнәлеше буенча, “Башкортстанда авыл хуҗа­лыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарын җайга салу” дәүләт програм­ма­сының “Башкортстанда авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” ярдәмче программасы чикләрендә финансланган.
Тантана хуҗалары “Әки­ят” иленә аяк басачак мәлне түземсезләнеп көтте. Ал тасманы кисүне сабыйлар­ның үзләренә тапшырдылар. Алар бу эшне балаларча җитезлек белән башкарды һәм аллы-гөлле төсләре, үзенчәлекле төзе­леше белән күптән кызыктырып торган уен һәм спорт корылмаларын сынап карарга ашыкты. Мәйдан­чык идәненә резина валчыгы кушылган өслек тү­шәлгән, ул йомшак. Барысы да матур, уңайлы, шуңа кадерен белеп файдаланырга гына кирәк. Ата-аналар, биг­рәк тә оныкларын алып килгән дәү әни, дәү әтиләр күп иде. Алар сабыйларның мәш килеп уйнавын күзәтеп, балалар өчен булдырылган мөм­кинлекләргә, имин тормышка сөенеп, “Әкият”не чынбарлыкка әйләндергән төзүче­ләргә тагын бер тапкыр ихлас рәхмәтен белдерде.
Алтын көзнең бу җылы кичендә балаларның күңел­ле шау-шуы озак дәвам итте.

Фәнзәлия БӘДЕРТДИНОВА.
Борай районы.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Иң яхшы һөнәр осталары билгеләнде
Сегодня, 16:27 :: Көнүзәк
Иң яхшы һөнәр осталары билгеләнде
«Курай бәйрәме-2017» проекты — җиңүче
Сегодня, 15:44 :: Мәдәният һәм сәнгать
«Курай бәйрәме-2017» проекты — җиңүче
Товар сатучылар килгән...
Сегодня, 15:35 :: Җәмгыять
Товар сатучылар килгән...
Кытай Айга “шлем кидерә”!
Сегодня, 15:30 :: Кызыклы яңалыклар
Кытай Айга “шлем кидерә”!
Эфирда -- “Нур” театры артистлары
Сегодня, 14:54 :: Мәдәният һәм сәнгать
Эфирда -- “Нур” театры артистлары
740 мең сум акчасын угрыларга биргән
Сегодня, 14:37 :: Җәмгыять
740 мең сум акчасын угрыларга биргән








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»