Көзнең җылы кояшыдай сез!
04.10.2018 / Социаль өлкә

Кеше гомерен аккан су белән дә, искән җил белән дә чагыштыралар. Чынлап та, көннәр, еллар бер-берсен мизгелдәй алыштыра сыман кайчак. Яшьлек еллары бик тиз артта кала, урта яшьләр дә дөнья мәшәкате белән узып китә. Өлкән чак, картлык – инде көннәрне ашыкмый үткәрә, үткәннәргә нәтиҗәләр ясый торган вакыт. Уйлап карасаң, картлыкка җитә алу – үзе бәхет. Өлкәннәр – тәҗрибә туплаган, яшәү мәгънәсен, дөнья хакыйкатен аңлаган, игътибарга һәм хөрмәткә лаек кешеләр. Өлкәннәрне хөрмәтләү – дөньядагы иң матур күренешләрнең берсе.
Өлкәннәр көнендә Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсендә олы яшьтәгеләрне хөрмәтләүнең матур үрнәге күрсәтелде. Дәваханә ветераннарына онытылмас бәйрәм оештырылды, бүләкләр бирелде. Тәмле сыйлы табын артында алар рәхәтләнеп аралашты, ял итте.
– Менә тагын чираттагы елны үткәреп, без сезнең белән тагын очраштык. Көтеп алган, матур вакыйга бу, – диде дәваханәнең баш табибы Ринат Нагаев. – Бирегә килүегезгә бик шатмын. Озын гомер, бәхет, ныклы сәламәтлек телим. Без, яшьләр, сез нигез салган хезмәтне дәвам итәргә һәм үстерергә тырышабыз. Рәхмәт сезгә!
Баш табиб шатлыклы вакыйга белән дә уртаклашты: тиздән дәваханәнең искесеннән дүрт тапкыр зуррак яңа поликлиникасы булачак.
Ветераннар советы рәисе Гүзәл Габидуллина да кунакларга җылы теләкләрен җиткерде, аларны көзге көнне җылыткан кояшка тиңләде.
Күп еллар медицина тармагында хезмәт салган чал чәчле ветераннар йөзендә ихлас елмаюлар балкыды. Мәсәлән, Зәйтүнә Алиева 48 ел гомерен медицинага багышлаган, аның 38 елын бу дәваханәдә үткәргән, сурдолог-логопед булып, начар ишетүче, начар сөйләшүче кешеләргә ярдәм иткән. Зәйтүнә Харис кызы зур хөрмәт күрсәткәннәре өчен дәваханә җитәкчелегенә ихлас рәхмәтләрен белдерде.
Дәваханәнең профсоюз оешмасы рәисе Руслан Котышев кичәне матур итеп алып барды, концерт программасы да дәваханәдә эшләүче һәм хаклы ялда булган хезмәткәрләрнең матур чыгышларыннан торды. Ак халатлылар өздереп биеде, моңлы итеп җырлады, шигырьләр сөйләде.
– Бүген эштән туктаган 381 ветераныбыз бар. Аларның 181е бәйрәмгә килә алмады. Без аларны өйләренә барып котлыйбыз, – диде Руслан Рөстәм улы.
Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсендә Өлкәннәр көнен ел саен матур итеп билгелиләр, ветераннарга кадер-хөрмәт күрсәтәләр. Бу юлы да озын гомер юлы үткән хөрмәтле кешеләр өчен онытылмас чара оештырылды.
Ләйсән Якупова.
Новости русской версии сайта

20.02.2019 :: Общество

19.02.2019 :: Экономика

Яңа номер
Безгә кушылыгыз
Видеоматериаллар
Кызыл тан турында клип
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Игътибар итегез
Рубрикалар
Материаллар архивы
- Февраль 2019 (583)
Январь 2019 (999)
Декабрь 2018 (993)
Ноябрь 2018 (934)
Октябрь 2018 (865)
Сентябрь 2018 (705)

«Республика Башкортостан»