Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Сибайлылар ихаталар ремонтлауда актив катнаша

Сибайлылар ихаталар ремонтлауда актив катнаша
16.03.2019 / Социаль өлкә

Сибайлылар ихаталар ремонтлауда актив катнаша
"Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру" өстенлекле проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2018 елда федераль һәм республика бюджетлары исәбенә Сибай шәһәренең 15 ихата территориясендә юлларга, автомобиль кую урыннарына, тротуарларга һәм җәяүлеләр юлларына асфальт җәю буенча эшләр башкарылган, шулай ук эскәмияләр һәм чүп-чар өчен урналар урнаштырылган иде.


Шул ук чорда "Башкортстан ихаталары" республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында ихаталарда балалар һәм спорт мәйданчыклары, беседкалар урнаштырылган, яктырткычлар ремонтланган, юллар, тротуарлар һәм автомобиль парковкалары ремонтланган, шулай ук эскәмияләр һәм чүп-чар өчен савытлар куелган иде. Узган елда программаны гамәлгә ашыру өчен республика һәм урындагы бюджеттан, шулай ук, халыктан җыелган 13,75 миллион сум акча бүлеп бирелгән, алар 24 ихата территориясен төзекләндерүгә тотылган.

Сибайлылар ихаталар ремонтлауда актив катнаша

Сибай шәһәр хакимияте сәнәгать, төзелеш, транспорт һәм элемтә бүлегенең баш белгече Марс Мусин "Башкортстан ихаталары" программасы буенча шундый ук эш быел да үткәреләчәген әйтте. Бу максатларга республика һәм урындагы бюджетлар, халыктан җыелган акчалар исәбенә 15 ихатаны төзекләндерүгә тотылачак 36 миллион сум бүленә.

- Әлеге программаның башкаларыннан аермалы ягы - шәһәр халкының төзекләндерү мәсьәләләрендә башлангычлар белән чыгуы, - ди Марс Мусин. – Әгәр "Шәһәр мохите" проекты кысаларында ихата төзекләндерү программасының максатлы исемлегенә керү шарты булып төп чараларны уздырганда биредә яшәүчеләрнең аларга хезмәт өлеше кертүе булса, ихата төзекләндерү программасында исә гражданнарның субсидия күләменең 5 проценты күләмендә финанс катнашуы .

Сибайлылар ихаталар ремонтлауда актив катнаша

Марс Мусин барлык 15 ихатада да анда яшәүчеләрнең гомуми җыелышларында юлларга асфальт җәю, парковкалар, тротуарларны ремонтлау, балалар һәм спорт мәйданчыклары булдыру, эскәмияләр, чүп савытлары урнаштыру, ихаталарны яктырту, яшелләндерү һәм видеокүзәтү кую кебек эшләрне үз эченә алган дизайн-проектлар раслануы турында сөйләде. Агымдагы елда торак хуҗалары субсидиясе сумманың 1 процентын гына тәшкил итә.

Сибайлылар ихаталар ремонтлауда актив катнаша

Чайковский урамындагы 18нче йорт буенча өлкән вәкил Флюра Хәсәнова үзләренең ихатасының узган ел "Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру" программасында катнашуы турында сөйләде. Аның сүзләренчә, элек язын һәм көзен ихатада үтәрлек түгел иде - бөтен җирдә пычрак, күлләвекләр. Узган елгы җыелышта биредә яшәүчеләр төзекләндерү программасында катнашу өчен заявка бирергә карар итте, имзалар җыйды, документлар әзерләде һәм язын ихатада эш кайнады. Монда керү юллары, автомобиль парковкалары, тротуарлар һәм җәяүлеләр юллары асфальтланган, бордюрлар алмаштырылган, шулай ук эскәмияләр урнаштырылган.

Флюра Хәсәнова барлык эшләр дә яхшы башкарылган дип саный, әмма ихатада бер генә уен элементы да булмаган иске балалар мәйданчыгы проблема булып кала. Бу мәсьәләне хәл итү максатында агымдагы елда "Башкортстан ихаталары" программасына керергә ниятли әлеге йортның торак хуҗалары.




Фото: mgazeta.com сайтыннан.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?
Вчера, 08:14 :: Мәдәният һәм сәнгать
Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»