Кызыл таң » Социаль өлкә » 29-06-2017: Фәкыйрьләр саны арта

Фәкыйрьләр саны арта

Фәкыйрьләр саны артаРусия Исәп палатасы рәисе Татьяна Голикова, Федерация Советы алдында чыгыш ясап, беренче кварталда илдә ярлылар санының 2 миллион кешегә артуы турында хәбәр иткән.

— Агымдагы елның беренче кварталында фәкыйрьлек чигендә яшәүче гражданнар саны 22 миллионга җитте, — дип белдергән ул.

Әлеге мәгълүматлар 2017 ел бюджетына салынган фаразлардан начаррак. Яшәү минимумыннан түбәнрәк чиктә яшәүче гражданнар саны, бер процентка кимеп, 12,9 процент булачак, дип күзалланган иде.

Былтыр ил гражданнарының 13,5 проценты яшәү минимумыннан түбәнрәк керем алган.

Кире күчергәБасып чыгарырга