Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Әләмне тыеп кына рухны сындырып булмый

10.04: Әләмне тыеп кына рухны сындырып булмый

Әләмне тыеп кына  рухны сындырып булмый9-25 февральдә Пхенчанда (Көньяк Корея) үткән XXIII Кышкы Олимпия уеннарында Русия җыелма командасы зур ихтыяр көче күрсәтте.

Мәгълүм булуынча, Кышкы Олимпия уеннарында 80нән артык илдән 26 мең кеше, шул исәптән 5800 спортчы, катнашты. Спортчылар 13 спорт төрендә 98 медаль комплекты өчен көч сынашты. Русия данын 169 спортчы яклады. Шул исәптән, Башкортстаннан биш спортчы чыгыш ясады: Антон Бабиков (биатлон), Эрнест Яхин (чаңгы двоеборьесы), Ольга Соснина (хоккей), Семен Елистратов (шорт-трек) һәм Кристина Спиридонова (фристайл). Шулай ук, шайбалы хоккейда Русия данын Башкортстанда тәрбияләнгән хоккейчы, әлеге вакытта СКА (Санкт-Петербург) командасы өчен уйнаучы Андрей Зубарев та яклады.

Әйтергә кирәк, бу юлы Олимпия уеннары Русия спортчылары өчен зур сынау булды. Мәгълүм булуынча, допинг куллануда гаепләнеп, илнең бик күп танылган спортчыларына ярышта катнашырга рөхсәт ителмәде. Ватандашларыбыз “Русиядән Олимпия атлетлары” исеме астында чыгыш ясады. Ил әләме, гимны да тыелды. Ләкин спортчыларыбызның рухын мондый мәкерле алымнар да сындыра алмады. Русия спортчылары чыгыш ясаган спорт төрләрендә югары нәтиҗәләр күрсәтте.


9-18 марта Пхенчанда XII кышкы Паралимпия уеннары үтте. Бәйгедә Русия җыелма командасы “Нейтраль паралимпия уенчылары” исеме астында чыгыш ясады.
Халыкара Олимпия комитеты күпчелек спортчыларыбызга уеннарда чыгыш ясарга мөмкинлек бирмәде. Кара исемлеккә Башкортстан спортчылары Александр Давидович белән Азат Карачурин да керде. Алар чаңгы узышында һәм биатлонда чыгыш ясарга тиеш иде. Нәтиҗәдә, якташларыбыз Пхенчанга бара алмады. Югалтуларга карамастан, ватандашларыбыз, 8 – алтын, 10 – көмеш һәм 6 бронза медаль яулап, команда беренчелегендә икенче урын алды.


Байрак – йөрәктә, гимн – күңелдә!


2017 елның декабрендә Халыкара Олимпия комитеты Ру­сиягә Олимпия уеннарында кат­на­шырга рөхсәт бирмәде. Соңрак карар чак кына йомшарды. Ватандашларыбызга уен­нарда нейтраль әләм һәм “Русиядән Олимпия атлетла-ры” исеме астында чыгыш ясарга тәкъдим ителде. Бу хакта җәм­гыятьтә зур бәхәс купты. Кемдер мондый тәкъ­дим­не мыс­­кыллау, кыерсыту бе­лән тиң­ләде. Кайберәүләр моны сынау буларак кабул ит­те. Олимпия уеннарында бо-рын-борыннан спортчылар ил­ләрен, дәүләтен данлаган. Җиңү пьедесталына менгәч, гимн яңгырамагач, әләм күтә­релмәгәч, бу хакта фикер йөртү мөмкинме? Әлбәттә, барыннан да бигрәк гомерләрен спортка багышлаган атлет­ларның хокуклары бозылды. Килешергә кирәк, кайбер спортчылар Олимпия уеннарында үз го­мерендә нибары бер тапкыр гына катнаша ала. Анда да гаделсезлеккә юлыгучылар кау­шап калырга, югары нәти-җәләр күрсәтә алмаска мөмкин. Ә бит, уйлап карасаң, дүрт елга бер тапкыр оештырылган Олим­пия уеннары иң гадел ярыш булырга тиеш. Кызганычка кар­шы, Пхенчанда үткән Олимпия уеннарын мондый исемлеккә кертү кыен. Чикләү­ләргә, басымга, тикшерүләргә карамастан, Русия җыелма командасы Пхенчанда үткән Олимпия уеннарында катнаш­ты.

Әләмне тыеп кына  рухны сындырып булмый
Иң беренче медаль Башкортстан егетендә!


Башкортстан спорт югары дәрәҗәдә үсешкән ил төбәклә­ренең берсе санала. Төбәк спортчылары, һәр Олимпия уеннарында югары осталык, ихтыяр көче күрсәтеп, призлы урыннар яулый. Пхенчанда да Русия өчен иң беренче медальне шорт-тректа 1500 метрга узышта Башкортстан вәкиле Семен Елистратов яулады. “Минем нәтиҗә – алтынга тиң бронза. Уңышымны бәйгегә бара алмаган барлык спортчыларга багышлыйм”, – диде ул журналист­лар белән әңгәмәсендә.
Семен Елистратов Олимпия уеннарында өченче тапкыр катнашты. Ванкуверда тәҗрибә туп­лап кайтып, Сочида эстафетада Олимпия чемпионы булды. Мөгаен, ил шорт-трекчылары Пхенчанда да зур казанышларга ирешә алыр иде. Халыкара Олимпия комитеты өч тапкыр Олимпия чемпионы Виктор Анны, Денис Айрапетянны һәм Владимир Григорьевны уеннарда катнаштырмады. Якташыбыз мондый катлаулы хәлдә дә югалып калмады һәм максатына иреште.
Семен Елистратов уңышы ил җитәкчелеге игътибарыннан читтә калмады. Ул Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин кулыннан “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” орде­нының икенче дәрәҗә медале белән бүләкләнде.

Әләмне тыеп кына  рухны сындырып булмый
Тәүге “алтын” – татар гүзәле Алина Заһитовада!


Ил җыелма комадасының күпчелек лидерлары “кара исемлек”кә кертелеп, уеннарда катнашудан мәхрүм ителгәнлектән, алтын медаль яулау җиңел булмаячагы көн кебек ачык иде. Чөнки көндәшлек көчле. Башка илләрнең дәрәҗәле спортчыларына Көньяк Кореяга юллар ачык булды.
Мондый хәл-шартларда да ватандашларыбыз сынатмады. Пхенчан Олимпиадасында Русия өчен беренче алтын медальне фигуралы шууда Алина Заһитова яулады. Җиңү пьедесталының икенче баскычына да Русия вәкиле Евгения Медведева күтәрелде. Олимпия уеннарында, гадәттәгечә, яңа спорт “йолдызлары” балкый. Шул мизгелдә үк җәмгыятьтә “Кем соң ул Алина Заһитова?” дигән сорау белән кызыксынучылар артты. Баксаң, 15 яшьлек Алина – үзебезнең татар кызы икән! Ул 2002 елда Ижевск шәһәрендә туган. Аңа исемне, татар милләтен данлаучы янә бер спорт “йолдызы”, гимнастка Алина Кабаева хөрмәтенә кушканнар. Әтисе – “Ижсталь” хоккей командасы тренеры Илназ, Татарстанның Актаныш районындагы Әҗби авылыннан. Әнисе Ләйсән Татарстаннан. Ун яшьлек сеңлесе Сабина да көчен фигуралы шууда сыный. Алина фигуралы шуу белән Әлмәттә шөгыльләнә башлаган. 2015 елда, Мәскәүдә яши башлагач, тренер Этери Тутберидзе кулы астында осталыгын чарлаган. Алина Олимпия уеннарына беренче баруда ук алтын медаль яулады. Ул әле яшь. Димәк, аны киләчәктә яңадан-яңа җиңүләр көтә. Амин, шулай булсын!
Советлар Союзы, Русия элек-электән фигуралы шууда беренчелек бирми. Моңа кадәр дә Олимпия уеннарында күпче­лек алтын медальләрне ватандашларыбыз яулый иде. Олег Протопопов, Людмила Белоусова, Юрий Овчинников, Ирина Роднина... Хәзер инде Алина Заһитова да легендар спортчылар исемлегенә керде. Дөрес, көн­дәш­лек көчәйде. Русиядән чит илгә күчеп китеп, спортчылар әзерләүче Русия тренерлары исәбенә. Моңа карамастан, без һәр Олимпия уенында фигуралы шууда алтын медальгә өмет итә алабыз.
Моннан тыш, Русиянең фигуралы шуучылары команда зачетында көмеш медальгә ия булды.

Әләмне тыеп кына  рухны сындырып булмый
Чаңгычылар баш бирмәде


Без Олимпия уеннарында чаңгы узышында да сынатмадык. Әйтик, Сочи Олимпиадасында чаңгычыларыбыз бер – алтын, ике – көмеш һәм бер бронза медаль яулады. Халыкара Олимпия комитеты Русия-нең иң дәрәҗәле чаңгычыларын, Олимпия чемпионы Александр Легков белән Максим Велегжанинны да допинг куллануда гаепләде. Мондый басым астында чаңгычы­ларыбызның уңыш­лы чыгыш ясый алмаячагына өметләнүчеләр дә булгандыр. Ватандашларыбыз бу юлы да андыйларның борынына чиртте. Гомумән, Русия җыелма командасы Пхенчанда 17 медаль яулады, шуның 8е – чаң­гычылар казанышы. Александр Большунов, Андрей Ларьков, Денис Спицов, Алексей Червоткин, Юлия Белорукова, Наталья Непряева, Анастасия Седова, Анна Нечаевская сынатмадылар. Ватандашларыбыз Венгрия, Украина, Бельгия, Казахстан, Латвия, Лихтенштейн ил­ләре чаңгычы­ларыннан күбрәк медаль яулады. Санап үтелгән ил спортчылары нибары бере­шәр медаль белән канәгатьләнде.
Аңлашыла, лидерларыбыз барган булса, чаңгычыларыбыз тагын да югарырак казанышларга ирешер иде. Шул ук вакытта, мондый хәлнең уңай ягы турында да онытырга ярамый. Яшьләр сыналды. Димәк, чаңгы спорты Русиядә яши һәм килә­чәктә үтәчәк Олимпия уеннарында спортчылар үз сүзен әйтәчәк әле.

Ски-кросста – “бронза”...


Пхенчанда Русия спортчылары моңарчы Олимпия уеннарында казанышка ирешә алмаган спорт төрендә призлы урын яулады. Сергей Ридизк ски-кросста (чаңгыда трамплинлы, кискен борылышлы трассада узышу) бронза медаль яулады. Кем белсен, бәлки, ватандашыбыз кө­меш, яки алтын медаль дә яулар иде. Финалда Сергей канадалы Кевин Дури белән бәрелеште. Күңелсез хәлгә карамастан, көрәшүен туктатмады. Трамплинга менеп, финиш сызыгын кисте.
Илья Буров чаңгы акробатикасында җиңү пьедесталының өченче баскычына күтәрелде. Бу спорт төре дә Русиядә бөре­ләнеп кенә килә.

Әләмне тыеп кына  рухны сындырып булмыйӘләмне тыеп кына  рухны сындырып булмый


...ә биатлончылар буш калды


Халыкара Олимпия комитеты Русиянең иң оста биатлончылары Антон Шипулинны, Екатерина Юрлова-Перхтны, Дмитрий Малышконы, Алексей Волковны һәм Евгений Гараничевны уен­нарда катнаштырмады. Русия данын нибары дүрт биатлончы – Ульяна Кайшева, Татьяна Акимова, Матвей Елисеев һәм якташыбыз Антон Бабиков – яклады. Ватандашларыбызга чит илләрнең лидерлары белән көч сынашырга туры килде. Нәтиҗәдә, Олимпия уеннары тарихында Русия биатлончылары беренче тапкыр бер медаль дә яуламады. Мондый нәтиҗә өчен спортчыларга беркем дә таш атмады.
Русия биатлончылары һәр Олимпия уеннарында медаль-ләр өчен көрәште. Анатолий Алябьев, Андрей Маковеев, Дмитрий Ярошенко, Галина Куклева, Альбина Әхәтова, Светлана Ишморатова, Ольга Зайцева... Исемлекне арытаба да дәвам итәргә мөмкин.
Башкортстан Олимпия уен­нарында лаеклы чыгыш ясаган битлончылар әзерләүче төбәк санала. Павел Мөслимов 1998 елда Нагано Олимпиадасында бронза медаль яулады. “Урыс ракетасы” кушаматлы Максим Чудов Ванкуверда бронза медаль алды. Ольга Вилухина да Межгорьеда туган. Башка, йомшаграк хәл-шартларда биатлон­чыларыбызның Олимпия уеннарына янә тулы составта барып, җиңеп кайтачагына өмет зур.

Әләмне тыеп кына  рухны сындырып булмый


“Кызыл машина” кайтты


Шайбалы хоккейда Олимпия уеннарында җиңү иң югары казаныш санала. Русия соңгы тапкыр Олимпия уеннарында 20 ел элек Наганода призлы урын яулаган иде. Ватандашларыбыз финалда Чехия командасына отылды. Соңгы тапкыр Русия хоккейчылары Олимпия уеннарында алтын медальне 1992 елда Альбервильдә яулады. Ул чакта да безнең команда нейтраль флаг астында чыгыш ясаган иде. Русиянең хоккей командасы Сочида үткән Олимпия уеннарында җиңү өчен көрәшә алмады. Пхенчан Олимпиадасында мондый максатка ирешү мөмкинлеге күпкә артты. Чөнки Милли хоккей лигасы (НХЛ) белән Халыкара хоккей федерациясе уртак тел таба алмадылар. Нәтиҗәдә, Олимпия уен­нары чорында НХЛда тәнәфес игълан ителмәде һәм океан артында уйнаучы бер генә уенчы да җыелма командалары өчен чыгыш ясый алмады. Русия командасы Евгений Малкин, Александр Овечкин кебек “йолдызлар”га өметен өзде. Шул ук вакытта башка командалар да зур югалту кичерде. Мондый хәл-шартларда да ватандашларыбыз башка илләрнекеннән куәтлерәк команда туплый алды. Чөнки дөньяда, НХЛдан кала, КХЛ иң көчле хоккей лигасы санала.
Русия хоккейчылары Пхенчандагы хоккей турнирын 2:3 исәбе белән Словакия командасына отылып башлады. Аның каравы, хәлиткеч матчларда сынатмады. АКШ командасын – 4:0, Норвегия командасын – 6:1, Чехия командасын 3:0 исәбе белән отып, финалга чыктылар. Хәлиткеч матча ватандашларыбыз, Германия командасын отып, Олимпия чемпионы булды. 1992 елдагы кебек үк, нейтраль флаг астында.
Хоккей командасының уңы­шы спорт елъязмасына берничә истәлекле вакыйга белән кереп калды. Олимпия уеннарында хоккей командасының отуы – үзе үк зур вакыйга. Димәк, “Кызыл машина” янә гамәлдә, дияргә нигез бар. Павел Дацюк “Өчле алтын клуб”ка керде. Мондый клубка Стэнли кубогын яулаучылар, дөнья чемпионатында һәм Олимпия уеннарында җиңүчеләр керә ала.
Русия хоккейчыларының Олимпия чемпионы булуында Башкортстанның да өлеше бар. Югарыда әйтеп үтүебезчә, команда данын СКА (Санкт-Петербург) командасы өчен уйнаучы, республикада тәрбия­ләнгән Андрей Зубарев та яклады. Овертаймда хәлиткеч шайбаны осталыгын “Салават Юлаев”та чарлаган Кирилл Капризов кертте.

Керлингта допинг кирәкме?


Ирле-хатынлы Александр Крушельницкий белән Анастасия Брызгалова Пхенчанда керлингта бронза медаль яуладылар. Кызганычка каршы, бу яңалыкка шатланып та өлгереп булмады, чөнки Александрның канында мельдоний эзе табылды, спортчыларның медаль­ләре тартып алынды һәм безгә отыл­ган Норвегия спортчыларына тапшырылды. Спортчы гаебен танымады.
Бу вакыйга уйланырга мәҗбүр итте. Мәгълүм булуынча, допинг чыдамлыкны, көчне арттыра. Керлинг исә ул кадәр үк зур физик көч таләп итми. Бу спорт төрендә утызар чакрым араны да йөгереп үтү таләп ителми. Төгәл һәм оста булсаң, җиңүгә ирешәсең. Димәк, мельдоний Александр организмына башка юл белән эләккән, дигән фараз чынбарлыкка ныграк туры килә. Мөгаен, бу вакыйганың сере берәр кайчан ачылыр һәм медаль янә безнең спортчыларга кайтарып бирелер.

Республика вәкилләре сынатмады


Башкортстан спортчылары һәр Олимпия уеннарында югары осталык, ныклы рух күрсәтә. Без­нең спортчылар бу юлы да сынатмады.
Әйтеп үтүебезчә, иң беренче медальне шорт-трекчы Семен Елистратов яулады. Биатлончы Антон Бабиков, җиңү пьедесталына менә алмаса да, осталыгын чарлады, тәҗрибә туплады. Кристина Спиридонова фрис-тай­л­­ның “Акробати­ка”төрендә чыгыш ясады. Эрнест Яхин чаңгы двоеборьесында Русия данын яклаучы бердәнбер спортчы булды. “Агыйдель” хатын-кызлар хоккей командасы һөҗүмчесе Ольга Соснина да ил данын яклады.
Олимпия уеннарында якташларыбыз нибары бер медаль яуласа да, мондый хәл-шартларда борчылырга урын юк. Шундый басым астында уеннарга бару, чыгыш ясау – үзе үк зур мәртәбә.

Русия – унөченче урында


Олимпия уеннарында Русия спортчылары команда берен­челегендә унөченче урын яулады. Беренче урында – Норвегия. Икенче-өченче урыннарны Германия белән Канада бүлеште-ләр. Мондый басымга, кимсетүгә карамастан, ватандашларыбыз-ның уеннарга баруы, чыгыш ясавы һәм призлы урыннар яулавы – үзе үк зур нәтиҗә. Башка ил спортчылары безнекеләр хәлен-дә калса, Олимпиадага барырга да батырчылык итмәс иде. Бәйгегә барган спортчыларга, аларны әзерләгән тренерларга рәхмәт әйтәсе генә кала.
XXIV кышкы Олимпия уеннары 2022 елда Пекинда үтәчәк. Спортчыларыбызны алда тагын нинди сынаулар көтә? Русиядә спорт үсешенә аяк чалырга омтылучылар тагын нинди юлларга барыр? Монысын вакыт күрсәтер.

Айдар ЗӘКИЕВ.





Басып чыгарырга



Бозга хоккейчы кызлар чыга!
Вчера, 14:22 :: Спорт
Бозга хоккейчы кызлар чыга!
Русия – Мундиаль үзәге!!!
Вчера, 00:00 :: Спорт
Русия – Мундиаль үзәге!!!
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»