Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Алга, ярышларда җиңүләргә!

Алга, ярышларда җиңүләргә!
13.07.2018 / Спорт

Алга, ярышларда җиңүләргә!Башкортстанда спортны үстерүгә өстәмә рәвештә 87 миллион сум акча бүленде. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Рөстәм Мәрданов үткәргән киңәшмәдә әйтелде. Анда аның урынбасары Марат Мәһәдиев, төбәкнең Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы вәкилләре һәм спорт федерацияләре җитәкчеләре катнашты.

Утырышта федерацияләр эшчәнлеген оештыру һәм аларга дәүләт ярдәме күрсәтү, халыкны киңкүләм спортка җәлеп итү, шулай ук профессиональ спортчыларның ярышларда уңышлы чыгыш ясавына булышлык итү мәсьәләләре каралды.
Рөстәм Мәрданов белдерүенчә, төбәктә физик культураны һәм спортны үстерү күрсәткечләре Башкортстанның 2030 елга кадәрге Социаль-икътисади үсеш стратегиясендә урын алган. Бу уңайдан республика илнең иң яхшы ун төбәге исемлегендә урын алуны максат итеп куя.
Халыкның спорт белән актив шөгыльләнү күрсәткечләре әлеге 35 проценттан 2030 елга 80 процентка кадәр күтәрелергә тиеш. Шулай ук, Башкортстанның спорт инфраструктурасын яхшырту планлаштырыла.
– Республика халкы тиешле спорт корылмалары белән тулысынча тәэмин ителергә тиеш, – диде Рөстәм Мәрданов. – Болар төбәктә эшләүче федерацияләрнең аерым спорт төрләрен үстерү буенча программаларында урын алган. Аерым спорт юнәлешләренә дәүләт тарафыннан булышлык итү чаралары да шуңа ярашлы булачак.
Яхшы күрсәткечләргә ирешергә һәм халыкны күпләп спортка җәлеп итәргә мөмкинлек биргән төрләргә дәүләт ярдәме күрсәтеләчәк, – диде Премьер-министр.
Башкортстан Хөкүмәте боерыгына ярашлы, быел спортны үстерүгә өстәмә рәвештә 87 миллион сум юнәлтелә. Исемлектә 23 спорт төре бар, алар арасында – бадминтон, биатлон, бобслей, бокс, тау чаңгысы, җиңел атлетика, йөзү, сноуборд, теннис һәм башкалар.

Резида ВӘЛИТОВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Җилдәй җитез чаптарлар
Сегодня, 10:33 :: Спорт
Җилдәй җитез чаптарлар
Уфада Шәехзадә Бабичка һәйкәл куелачак
Сегодня, 09:51 :: Ватанпәрвәрлек
Уфада Шәехзадә Бабичка һәйкәл куелачак
Митхун Чакраборти, яшә!
Сегодня, 09:49 :: Мәдәният һәм сәнгать
Митхун Чакраборти, яшә!
Наталя Орейро Русиягә яшәргә килмәкче
Сегодня, 09:29 :: Мәдәният һәм сәнгать
Наталя Орейро Русиягә яшәргә килмәкче




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»