Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Русия – Мундиаль үзәге!!!

Русия – Мундиаль үзәге!!!

Русия – Мундиаль үзәге!!!Илебез аны югары дәрәҗәдә үткәрде һәм 32 ел күрелмәгән уңышка иреште.

Футбол буенча дөнья чемпионатының 2018 елда Русиядә үткәреләчәге билгеле булгач та безнең илгә карата кайбер илләр тарафыннан истерия башланганлыгын хәтерлисездер. Моны спорт белән бик кызыксынып бармаучылар әллә ни искә алмаса да, тора-бара моның дөньякүләм масштаб алуы күпләребезгә мәгълүм. Өстәвенә, шуннан соң Русиягә каршы санкцияләр дә кертелгәч, имеш, бу шартларда илебез әлеге мөһим спорт чарасына әзерләнә алмаячак һәм бөтен дөнья алдында адәм мәсхәрәсенә калачак. Инде спорт объектларын төзеп өлгергән очракта да аларның сыйфаты бик түбән дәрәҗәдә булачак. Шулай дип фаразладылар. Ә кайберәүләр моннан сәяси файда алырга теләде, башкалары хихылдап көләргә җыенып, кулларын ышкыды. Ләкин аларның көткәне чынга ашмады һәм Русия, бөтен дөньяны таң калдырып, мундиальне югары әзерлек белән каршы алды һәм шундый ук дәрәҗәдә үткәрде дә.


Әйтергә кирәк, илебезнең 11 шәһәрендә – Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Волгоград, Екатеринбург, Калининград, Түбән Новгород, Дондагы Ростов, Самара, Саранск, Сочида – үткән дөнья чемпионаты алдыннан “дус” илләрнең матбугаты һәм радио-телевидениесе, үз җанатарларын Русиягә барудан тыелырга чакырып, гәзит битләрен һәм эфирын тутырды, “халкы ел әйләнәсенә бүрек киеп һәм шәһәр урамнарында аюлар йөрүче кыргый ил”гә бармау хәерлерәк, дип лаф орды. Кызганыч, моңа ышанучылар да табылды, һәм соңыннан бик нык үкенде. Чемпионат барышында төрле шәһәрләрдән оештырылган репортажларда илебездә нинди бәйрәм атмосферасы хакимлек итүен бөтен дөнья күргәч кенә алар үзләренең никадәр ялгышканлыгын һәм Русиянең никадәр ачык, халкының никадәр дустанә булуын аңлады. Соңрак чит ил кунакларының, аеруча бер хорватның, телерепортажларда: “Көнбатышның мәгълүмат чаралары Русия турында ялган сөйли! Мин кайчан да булса күргән илләрнең иң искиткече бу ил, һәм халкы да иң искиткеч! Без Мәскәүдә, Питерда, Казанда булдык – барча җирдә гүзәл шәһәрләр һәм искиткеч кунакчыл кешеләр!” Шушындый ук сүзләрне чемпионат барышында төрле шәһәрләрдән меңнәрчә чит ил җанатары кабатлады.
Мундиаль сенсацияләргә искиткеч бай булды, ә инде Русия җыелма командасына килгәндә, без чирекфиналга соңгы тапкыр моннан 32 ел (!) элек чыккан идек! Үз футболчыларыбызны никадәр генә хурламыйк (ә моңа алар үткән елларда чыннан да лаек иде), бу юлы алар мөмкин кадәр бул­ганча тырышты һәм яхшы уен күрсәтте, Русиядә футболның чыннан да исән икәнлеген раслады. Ирешелгән дәрәҗә өчен генә дә илебез җанатарлары аларга рәхмәт сүзләрен кызганмады, командабыз белән ихлас горурлык хисләре кичерде. Бу хакта шунысы да сөйли: илдә күренекле футболчылар Дзюба, Черышев һәм башкаларга рәхмәт һәм хөрмәт йөзеннән аларның исемнәрен үз балаларына куша башладылар! Ә инде осетин Станислав Саламович Черчесовның команданы туплауга салган көче бәяләп бетергесез! Тәүге мәлләрдә, бигрәк тә чемпионат алдыннан, аңа бик ышанып бармасалар да, безнекеләр үз төркемнәреннән дә чыга алмаячак, дисәләр дә, Русия җыелма командасы барлык скептикларның фаразларын челпәрәмә китерде! Бу урында Игорь Акинфеевны, Артем Дзюбаны, Денис Черышевны, Юрий Җирковны, Федор Смоловны, Алан Дзагоевны, Марио Фернандесны, Александр Самедовны, Сергей Игнашевичны һәм Александр Головинны аерым билгеләп үтәргә кирәк.
Әлбәттә, чемпионат үзебез­дә үткән­лектән, көярмәннәр командадан күб­рәкне дә өмет иткән иде. Хәтта соңгы уенда ахыр чиктә финалга чыккан Хорватиягә дә беренче голны без керттек! Уен да тигез исәп белән тәмам­ланды. Пенальтида безнең бер тупны капкачы кире какты, ә икенчесе капкадан читкә очты... Шушы ике генә ялгышлык нәтиҗәсендә без бәйгедән төшеп калдык, бу безнең команданың язмышын хәл итте. Ярымфиналдан бер адымда гына калдык, дип әй­тергә мөмкин.
Ләкин башны ташка орудан файда юк, чөнки, югарыда бәян итүебезчә, мондиальдә шаккатмалы хәлләр күп булды. Шулар арасында – иң оста, күренекле, футбол дөньясында легендага әверелгән командаларның да бәйгедән төшеп калуы.
Билгеле булуынча, футбол буенча беренче дөнья чемпионаты 1930 елда оештырыла, беренче чемпион титулын анда Уругвай яулый. Бу дәрәҗәгә ул 1950 елда янә күтәрелә. Бармы бу ил командасы быелгы финалда? Юк. Ә 1934, 1938, 1982 һәм 2006 елларда чемпион бул­ган Италия командасы кайда? 1954, 1974, 1990 һәм 2014 елгы соңгы чемпионатта гына иң югары баскычка күтәрелгән Германия белән нәрсә булды? Алай гына да түгел, ул Көньяк Кореядан 2:0 исәбе белән җиңелеп кайтып китте! СССР беренче тапкыр катнашкан 1958 елда ук беренче тапкыр чемпион булган, аннары бу титулны янә 1962, 1970, 1994 һәм 2002 елларда яулаган иң дәрәҗәле Бразилиянең дә бәйгедән төшеп калуы быелгы чемпио-нат­ның иң шаккатмалы вакыйгасы бул­гандыр, бәлки. 1978 һәм 1986 елларда чемпион булган Аргентина, 2010 елгы чемпион Испания белән нәрсә булганлыгын да аңларлык түгел. Алла урынына күреп, “Месси, Месси!” дип күпме генә кычкырмасыннар, ул да, Роналдо да чемоданнарын җыярга мәҗбүр булдылар, ә үз командасы өчен борчылудан, җанатарлык хисеннән хәтта күзләре акаеп чыккан футбол легендасы Марадонаны стадионнан ашыгыч медицина ярдәме машинасы алып китте...
Ләкин моңа карап кына әлеге илләрдән килгән җанатарлар елап кайтып китмәде, бәйрәм итәргә калды, чөнки дүрт елга бер генә тапкыр оештырылучы футбол буенча дөнья чемпионаты – иң зур спорт бәйрәме ул! Инде иң данлыклы командалар да бәйгедән төшеп калгач, чемпионат белән кызыксыну кимер, җанатарларның җан атулары сүрелер, дигән фаразлар да акланмады. Ул кызыксыну, киресенчә, көчәйде генә кебек. Алай гына да түгел, үз илләренең җыелма командалары җиңелеп кайтып киткән­нән соң да ул җанатарлар башкаларның җиңүенә дә ихлас сөенде, шатланды. Бу да бү-генге дөньяда расизмның түгел, интер­национализмның матур бер чагылышы иде.
Моны ярымфинал уеннары да ачык күрсәтте. Анда җиңел­гән Бельгия белән Англия (1966 елгы чемпион) өченче урын өчен көрәштеләр. Нәтиҗә­дә, халкы нибары 11,4 миллион кеше тәшкил иткән Бельгия Англияне (анда 55,3 миллион кеше яши) җиңде һәм үз тарихында беренче тапкыр дөнья чемпионатында бронза медаль яулады. Якшәмбе исә 67 миллион кеше яшәүче Франция (1998 елгы чемпион) белән нибары 4,1 миллионлы Хорватия (Башкортстан кебек) финалга чыктылар. (Кайсы илдә күпме халык яшәвен мин юкка гына искә алмадым, чөнки “147 миллион кеше яшәүче Русиядә адәмчә уйнарлык 11 кеше таба алмыйлар микәнни?!” дигән сүзләрне еш ишетергә туры килде. Алайга китсә, Бразилиядә дә 213 миллион кеше яшәвен онытмыйк).
Монда шунысы игътибарга лаек: узган чемпионатта Франция финалда җиңелгән иде, шуңа бу юлы алар реванш алыр өчен бөтен көчен биреп уйнады, ләкин үз тарихында беренче тапкыр финалга кадәр юл үткән Хорватия дә тарихи шансны кулыннан ычкындырасы килмә­де. Аның шушы уенны уйлап тапкан Англияне дә җиңүе болай да сенсация булган иде инде. Аннары, плей-оффтагы өч уенда да 90 минут урынына өстәмә таймнар белән 120 минут уйнаган Хорватия командасы искиткеч чыдамлык, түземлек, җиңүгә омтылыш күрсәтте. Шунысы да мәгълүм булсын: финал уенын күрер өчен чит илләрдән кайбер фанатлар 7 мең евро торучы билет алып килде, ә бу безнең акча белән... 504 мең сум дигән сүз!!!
Мундиальне ябу тантанасының музыкаль өлеше, ачкандагы кебек үк, бөтен дөньяга билгеле опера җырчысы, милләттәшебез, татар кызы Аида Арифуллинага ышанып тапшырылды. Аның башкаруындагы “Калинка” җырына флеш-моб аеруча соклангыч булды, аңа барабанда футбол легендасы Роналдиньо да кушылгач, трибуналар “шартлады” дип әйтергә мөмкин. Ләкин бу бәйрәм тантанасы, дуслык һәм бердәмлек шартлавы иде. Бу минутларда мин Туган илем өчен дә, яшермим, милләтем өчен дә горурлык хисләре кичереп утырдым.
Менә финал башланыр алдыннан чемпионатның төп призын – саф алтыннан коелган кубокны алып чыктылар. Әйткәндәй, аңа дөнья чемпионы булган командалар вәкилләре генә яланкул кагылырга хокуклы, башкалар махсус перчатка кияргә тиеш.
Франция белән Хорватия командалары арасындагы финал уены, көтел­гәнчә, бик киеренке барды. Боларны хәзер тәфсилләп язуның кирәге юк инде, чөнки кем кызыксына, алар бу хакта күптән хәбәрдар. Ул французлар файдасына 4:2 исәбе белән тәмамланды. Ике як та матчның соңгы секундына кадәр бөтен көчен һәм осталыгын биреп көрәште. Дөнья чемпионатларында монысыннан да матуррагы булдымы икән?! Нәтиҗәдә, Франция командасы үз тарихында икенче тапкыр саф алтыннан коелган кубокны баш өстенә күтәрү бәхетенә иреште.
Мундиаль йомгаклары буенча, “Чемпионатның иң яхшы футболчысы” исеменә Хорватия командасыннан Лука Модрич лаек булды һәм аңа “Алтын туп” призы тапшырылды. Ә иң оста һәм иң яшь футболчы булып Франция командасыннан мундиальнең ачышы, 19 яшьлек Килиан Мбаппе танылды. Әйткәндәй, иң шәп йөгерүче бу спортчыны, бер уенда сәгатенә 38 километр (!) тизлек күрсәт­кәннән соң, “38” дип йөртә башлаганнар…
Әлеге футболчыларны, чем­пио­натның алтын һәм көмеш призерларын ФИФА президенты Джанни Инфантино, Русия Президенты Владимир Путин, Франция һәм Хорватия президентлары Эммануэль Макрон белән Колинда Грабар-Китарович бүләкләде­ләр.
Хәзер инде кайбер нәти­җәләр ясарга да буладыр. Беренчедән, бу чемпионат бөтен дөньяның Русия дигән искиткеч кунакчыл һәм дустанә илгә карата күзен ачты, “барчасына каршы агрессив, чит террито­рияләрне басып алырга гына торучы ил” дигән стереотипны юкка чыгарды. Мундиальгә курка-курка гына килгән җанатар­ларның хәзер безнең илдән кайтып китәселәре килми, җыелма командалары җиңелеп кайтып киткәннән соң да алар, матч үткән шәһәрләргә кире әйләнеп кайтып, аның урамнарында күңел ачты, бәйрәм рухын дәвам итте, экскурсияләргә йөрде. Моңа Казан шәһәрен мисалга китерү дә җитәдер. Бөтен дөнья тамаша­чысының Русияне, илебез шәһәрләрен, шул исәптән Казанны да, яратып китүен бернинди акча белән дә исәпләп булмый. Гомумән, кайсы гына ил җана­тарларын алма, үз илләре командалары җиңелүгә карамастан, бездә тудырылган шартлар һәм гомум бәйрәм атмосферасы өчен һәр тарафтан “Рәхмәт, Русия!”, “Рәхмәт, Мәскәү!”, “Рәхмәт, Новгород!”, “Рәхмәт, Казан!” дигән сүзләр еш яңгырады. Безнең илгә килгән футбол фанатлары һәм туристларның социаль челтәр­ләрдә Русия һәм бездәге гомум бәйрәм атмосферасы белән сокланып язулары Көнбатыш мәгълүмат чараларының бөтен “тырышлыгын” юкка чыгарды. Өстәвенә, бөтен дөньядан җыелган җанатарларның чагу костюмнары, киемнәре, милли һәм дәүләт символикаларын чагылдыручы бизәк­ләре, бит-лекләре астындагы бәйрәм рухы, бәйрәм кәефе, трибунадагыларны гына сокландырып калмыйча, шәһәрләр урамнарына һәм, гомумән, бөтен илгә таралды, безгә дә олы бәйрәм рухын һәм шатлыгын ныграк тоярга ярдәм итте.
Шул ук вакытта мундиальгә ничәмә-ничә илдән президентлар, корольләр, премьер-министрлар килде, шуңа да дөнья чемпионатының сәяси ягын да күз уңыннан ычкындырырга һич тә ярамый. Алар белән Президент Владимир Путинның бергә дә, аерым-аерым да очрашулар үткәрүе бүгенге гади булмаган халыкара хәл шартларында илебез абруен күтәрүдә, бик күп катлаулы мәсьәләләрне хәл итүдә, яңа сәяси килешүләргә ирешүдә мөһим роль уйнамый калмагандыр. Аңлашылуынча, боларның барысы хакында да киң­күләм җәмәгать­челек игътибарына җиткереп барылмый, әлбәттә. Шуңа күрә илебездә үткән дөнья чемпионатын, җыелышып, бер ай буе туп тибүгә, күңел ачуга гына калдыру һич дөрес түгел. Әллә күпме миллиардлар түгеп, шушы чемпионатны үткәрү кемгә кирәк иде инде, дип мыжыганнар болар­ның һәммәсен искә алырга тиеш, минемчә. Барысы да акча белән генә үлчәнми ул. (Сүзләремә куәт: финал уены якшәмбе үтсә, инде дүшәмбе иртән үк Хорватия Президенты Колинда Грабар-Китаровичның дөнья сәясәт­челәрен Русия белән диалогны дәвам итәргә чакыруы һәм Русияне изоляцияләргә маташуга каршы булуы турындагы бел­дерүе бөтен Интернетка таралган иде).
Әлбәттә, бүген чемпионатка әзерлек барышында спорт һәм инфраструктура объектларын төзүгә һәм мундиальне үткәрүгә киткән чыгымнар хакында да сүз алып барып булыр иде. Бу хакта соңрак та сүз булыр әле. Әмма шунысы хак: ул объект­ларның барысы да үзебездә кала. Хәзер бер нәрсә бик мө­һим – халык акчасына төзелгән барлык стадионнар, инфраструктура халыкка хезмәт итсен иде. Әлеге чемпионатның бездә үтүе нәтиҗәсендә яшьләре­бездә, үсмер­ләрдә, хәтта кечкенә малайларда да спортка, бу очракта футболга тартылу, аның белән кызыксыну бермә-бер артты, аларның кумирлары барлыкка килде. Менә шушы кызыксынуга ярдәм итеп, аларга әлеге стадионнар капкаларын киң итеп ачарга кирәк! Ул стадионнардан коммерция объектлары ясауга юл куймыйча, яшьләре­безнең сәламәт яшәү рәвешен сайлавына яр-дәм итәргә кирәк. Җыелма ко­мандабыз моның өчен яшь­ләребезгә искиткеч көчле стимул бирде.
Ә илебездә үткән дөнья чемпионаты искиткеч бәйрәм рухы, халыклар дуслыгының бер чагылышы булып, искиткеч матур, фантастика чигендәге голлары белән истә калачак. Бу хакта әле янә дүрт ел – Катарда үтә­чәк киләсе чемпионатка чаклы сөйләячәкләр һәм күрсә­тәчәк­ләр. Һәм боларның барысы да бездә – Русиядә үткән мундиаль белән бәйле булачак!
Бу урында Башкортстан җана­тарларыннан бер генә теләк: киләсе чемпионатта Русия җыелма командасы составында “Уфа” уенчылары да булыр дип өметләнәсе килә.

Фәнис Гәрәев.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Эшләр идарәчесе тәгаенләнде
Сегодня, 16:45 :: Сәясәт
Эшләр идарәчесе тәгаенләнде
Мостай Кәрим  - безнең йөрәкләрдә
Сегодня, 15:46 :: Мәдәният һәм сәнгать
Мостай Кәрим - безнең йөрәкләрдә
Радий Хәбиров -
Сегодня, 14:42 :: Җәмгыять
Радий Хәбиров - "ПАЗ"икта
Вчера, 15:00 :: Көнүзәк
"Ашан"да янгын чыккан
Башкортстанда янә җир тетрәгән
Вчера, 14:11 :: Көнүзәк
Башкортстанда янә җир тетрәгән








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»