Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Картаямыни соң йөрәк?!

Картаямыни соң йөрәк?!
06.09.2018 / Спорт

Картаямыни соң йөрәк?!Башкортстанның өлкәннәр җыелма командасы илкүләм ярышта югары нәтиҗәләргә иреште.

Новосибирск шәһәрендә пенсионерларның бишенче спартакиадасы үтте. Анда Русиянең 67 төбәгеннән һәм 9 чит илдән командалар катнашты.


Программага шәхси һәм команда исәбенә йөгерү, йөзү, өстәл теннисы, дартс, ядрә белән ату, шахмат һәм катнаш эстафета буенча ярышлар керде.
Башкортстан командасы республикада үткән спартакиада нәтиҗәләре буенча тупланды.
Ярышны ачу тантанасында Русия Пенсионерлар берлеге рәисе һәм Новосибирск шәһәре хакимияте башлыгы чыгыш ясадылар.
Шәхси ярышларда йөгерү буенча якташыбыз Леонид Вахнин, җиңүчедән бер генә секундка калышып, икенче булып финишка килде. Өстәл теннисында Любовь Кузнецова һәм Викентий Мазурин уңышлы чыгыш ясадылар. Дартс ярышында Валерий Шаһибәков Русия чемпионы исемен яулады, ә Резида Халикова 8нче урынга лаек булды.
Русия спартакиадасында Башкортстан пенсионерлары җыелма командасы үз тарихында беренче тапкыр 12нче урын яулады.
Спартакиада призерларына – медальләр һәм кубоклар, ә катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Вячеслав ТАНГАЕВ.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибай балалары Кырымга юлланды!
Сегодня, 10:09 :: Сәламәтлек саклау
Сибай балалары Кырымга юлланды!
Балкы, Сибай!
Сегодня, 10:04 :: Җәмгыять
Балкы, Сибай!
Вчера, 21:14 :: Җәмгыять
"Роддом сатам! Кем ала?"
Ләйлә Дәүләтова Фидан Гафаровны кемгә алыштырган?
Вчера, 20:26 :: Мәдәният һәм сәнгать
Ләйлә Дәүләтова Фидан Гафаровны кемгә алыштырган?




Новости русской версии сайта



Яңа номер

20 (25324) от 19 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»