Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Европа буенча сәяхәтебез тәмамланды!

Европа буенча сәяхәтебез тәмамланды!
06.09.2018 / Спорт

Европа буенча  сәяхәтебез тәмамланды!Моңа Шотландиянең “Рейнджерс” командасы белән чираттагы очрашу сәбәпче булды.

Сезон алдыннан “Рейнджерс”нең тренеры булып бөтен дөньяга таныл­ган футболчы, Европа Чемпионнар лигасы җиңүчесе Стивен Джерард тәгаенләнгән иде. Аның Уфага килүе җанатарлар өчен үзе бeр бәйрәм булды. Алар беренче минутлардан ук “Уфа”ны алга өндәде. Уенны көндәшебез көчле башлады, күп һөҗүм итте, нәтиҗәдә 9нчы минутта ук Овимумо Эжариа гол кертте. Бераздан Дмитрий Сысуев исәпне тигезләде. Беренче тайм 1:1 исәбе белән тәмамланды.


Икенче тайм барышында “Уфа” күп һөҗүм итте. Ләкин Алан Макрегор капкасына гол кертә алмады. Матч шул ук исәп белән тәмамланды. Белүебезчә, беренче матч 1:0 исәбе белән көндәшебез файдасына тәмамланган иде. Шуңа күрә Европа лигасының алдагы раундына “Рейнджерс” командасы үтә.
Шуның белән “Уфа”ның Европа буенча сәяхәте тәмамланды. Команда үзенең тарихында яңа сәхифә ачты. “Уфа” 2010 елда барлыкка килде, ә бүген без Европа лигасында уйныйбыз. Аз вакыт эчендә шундый югары нәтиҗәләргә ирешү – зур күрсәткеч. Европа лигасында катнашкан командабыз белән кызыксына башладылар, аның җанатарлары шактый күбәйде. Хәзер безне Европада да беләләр.
Уфада үткән “Синең мөмкинлекләр республикасы” форумында республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов 16 мең урынлы яңа стадион төзеләчәге турында әйтте.
– Безгә Европа лигасында ошады. Командага алдагы елда да анда чыгу бурычы куелды, – диде команданың баш тренеры Сергей Томаров.
Белүебезчә, Европа лигасында катнашу өчен Русия премьер-лигасында дүртенче-бишенче урын яуларга кирәк. Русия кубогында җиңүче команда да Европа лигасында көч сынаша ала.
Әлеге вакытта “Уфа” командасы Русия премьер-лигасы һәм Русия кубогы өчен көрәш алып бара. Безнекеләрнең мөмкинлеге бар. Уфада үткән матчларда тулы стадион җанатарлар җыелыр дигән ышанычта калабыз!

Ример НАСРЕТДИНОВ.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Башкортстанда 99 табиб 1әр миллион сум алачак
Сегодня, 13:03 :: Сәламәтлек саклау
Башкортстанда 99 табиб 1әр миллион сум алачак
Язын нинди сут эчәргә?
Сегодня, 12:29 :: Сәламәтлек саклау
Язын нинди сут эчәргә?
“Нур”да - янә премьера!
Сегодня, 12:12 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Нур”да - янә премьера!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

22 (25326) от 22 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»