Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Балтачта велоузыш үтте

Балтачта велоузыш үтте
13.09.2018 / Спорт

Балтачта велоузыш үтте
Өч ел рәттән узучы ярышта моңа кадәр хатын-кызлар гына катнашса, быел аларга ир-егетләр дә кушылды.


Балтач районында велоузыш инде өченче ел рәттән оештырыла. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган спорт чарасында ел саен йөзләгән кеше катнаша. Районның Хатын-кызлар советы башлангычы белән оештырылган ярышта моңа кадәр гүзәл затлар гына катнашса, быел ир-егетләр дә кушылган. Бу хакта "Балтач таңнары" гәзите яза.

Велоузышта барлыгы 25 команда - 59 хатын-кыз һәм 49 ир-егет катнашты. Аларны район хакимияте башлыгы Илгиз Субушев сәламләде һәм сәламәт тормыш рәвеше алып баруның мөһимлеген ассызыклады.

Әлбәттә, җиңүгә омтылыш велосипед ватылу, егылу кебек вак-төяк күңелсезлекләрдән өстен булып чыкты. Иң өлгерләр финишны беренчеләрдән булып кисте. 36 яшьтән 50 яшькә кадәр хатын-кызлар арасында Көнтүгеш авылы биләмәсеннән Надежда Беляева беренчелекне яулады. Өч ел рәттән беренче урыннарны яулаган Шәвъяды авылының хат ташучысы Гөлнара Вәлиева быел икенче урынны алды. Район үзәгенең „Белоснежка” балалар бакчасыннан Зөлфидә Вәлиева өченче урынга чыкты.

Балтачта велоузыш үтте


18 яшьтән 35кә кадәрге ир-егетләр арасында исә беренчелек Фәнүр Нургалиевта. Финарис Ягафәров — икенче, Арсений Акузин өченче урынга чыкты.
36 яшьтән 50 яшькә кадәр ир-егетләр арасында Югары Янактай авылы биләмәсеннән Артур Галиханов, балалар сәнгать мәктәбеннән Айдар Галләмов, яшьләр комитетыннан Максим Әхтәриев үзләрен иң җитез велосипедчылар итеп танытты.

Район җирендә спортны яратуга, сәламәт тормыш рәвеше алып баруга юнәлтелгән кызыклы чаралар оештыручы балтачлыларга "Әфарин!" диясе килә.



Фото: "Балтач таңнары" гәзите



Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Яңа ел салюты! Кайда син? Кайчан?
Сегодня, 09:00 :: Көнүзәк
Яңа ел салюты! Кайда син? Кайчан?
Театр – ул искиткеч могҗиза!
Сегодня, 08:19 :: Мәдәният һәм сәнгать
Театр – ул искиткеч могҗиза!
Иҗади имтиханны – якташлар алдында
Сегодня, 07:55 :: Мәдәният һәм сәнгать
Иҗади имтиханны – якташлар алдында
Уфа мэры - беренче урында!
Вчера, 22:00 :: Сәясәт
Уфа мэры - беренче урында!
Без - беренче урында!
Вчера, 19:25 :: Авыл хуҗалыгы
Без - беренче урында!
Кем нинди машинада йөриячәк?
Вчера, 19:12 :: Көнүзәк
Кем нинди машинада йөриячәк?








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»