Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Айдар Галимов - футболчы да!

Айдар Галимов - футболчы да!
21.09.2018 / Спорт

Айдар Галимов - футболчы да!Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов Стәрлетамак шәһәрендә үсмерләр арасында футбол буенча турнир үткәрә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәр итә.

23 сентябрьдә үсмерләр арасында футбол буенча X республика турниры узачак, дип яза агентлык. Җиңүчеләргә Айдар Галимов бүләкләре тапшырылачак.

— Туган авылым – Кәркәленең физкультура укытучысы миңа турнирлар үткәрелә башлавы турында әйтте, — ди ул. — “Синең исемгә турнир оештырсак, ничек булыр икән?” – дип мөрәҗәгать итте. Мин, футбол яратучы кеше буларак, “әгәр дә сез телисез икән, уздырып карыйк” дип, бу тәкъдимне хупладым. Футбол буенча турнир булгач, районның төрле авылларыннан мәктәп балалары катнашсын, дип уйладык һәм беренче турнир район дәрәҗәсендә Кәркәле авылында үтте. Ел саен турнирның дәрәҗәсе үсте, бишенче елны без Татарстанның Җәлил районыннан да укучыларны чакырдык. Шулай итеп, җиде ел буена әлеге турнир авылда үтте. Шулай да, авыл мәктәпләрендә балалар саны кими башлагач, без аны Миякә район үзәгенә күчерергә булдык, хәзер инде ул республика күләмендә уздырыла. Башкортстанның ерактарак урнашкан районнарыннан да чакыра башладык”.

Беренче елларда барлыгы сигез район катнашкан, әмма Айдар Галимов сүзләренчә, районнар гел үзгәреп торган. “Турнирны быел Стәрлетамакның “Содовик” стадионында үткәрергә булдык. Юбилей елы булганга күрә, 10 район катнашыр дип исәплибез. Турнир Стәрлетамакның физкультура колледжы белән берлектә оештырыла. Әйтергә кирәк, балалар турнирны көтеп ала”, - ди Айдар Галимов.

“Соңгы вакытта футбол турында күп сөйли башладылар. Без балаларда футболга кызыксыну уятырга кирәк дигән бурыч куйдык. Ничек кенә карасаң да, дөньяда иң популяр уен төре ул – футбол. Шуңа күрә беренче максатыбыз – футбол аша дуслыкка, бердәмлеккә һәм сәламәт яшәү рәвешенә омтылу. Футболны үзебез дә уйнап үстек, кайдадыр компьютер каршысында түгел, күбрәк урамда, табигатьтә уйнасыннар иде дигән теләкне җиткерәсебез килде. Икенче яктан караганда, футбол, хоккей белән чагыштырганда, кыйммәтле спорт уены да түгел. Алга киткән шәһәрләр бар, тик безнең районга игътибар җитеп бетмәгән кебек, шуңа күрә үземнең төбәккә дә игътибарны җәлеп итәсем килде. Миңа калса, без куйган максатларыбызга ун ел эчендә ирешә алдык”, - диде җырчы.

Турнирда 11 яшьтән 17 яшькә кадәр балалар һәм үсмерләр катнаша ала.

“Бүләкләргә килгәндә, әле беркемнең дә бүләк алмыйча кайтып киткәне юк, бар кешегә дә җитә”, - ди Айдар Галимов.

Программада Башкортстан эстрадасы йолдызлары һәм футбол ветераннары белән иптәшлек уены да булачак. Уен 16.30 сәгатьтә башлана.

Быелгы турнирның үзенчәлеге – “Футбол ветераннары командасы”ның капитаны булып СССРның атказанган спорт мастеры Вәгыйз Һидиятуллин уйнаячак.



Фото: "Татар-информ" агентлыгы.



Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Петровское хастаханәсе төзекләндереләчәк!
Сегодня, 15:54 :: Сәламәтлек саклау
Петровское хастаханәсе төзекләндереләчәк!
Валерий Меладзе башкортча котлаган
Сегодня, 14:25 :: Яңалыклар
Валерий Меладзе башкортча котлаган








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»