Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Уңыш тырышларга елмая!

Уңыш тырышларга елмая!
25.09.2018 / Спорт

Уңыш тырышларга елмая!Балтач районында яшь спортчыларны үстерүгә зур игътибар бирелә. Биредә балалар спорт мәктәбе уңышлы эшли. Хоккей булсынмы ул, волейболмы, кул көрә­шеме, гер спортымы — балтачлылар бәйгеләрдә яхшы нәтиҗәләр күр­сәтә, хәтта Русия күлә­мендә җиңүләр яулый.

Сез фоторәсемдә күргән Радим Галиуллин үзен хаклы рәвештә батыр егет дип саный ала. Яшь спортчы кул көрәше белән шөгыльләнә. Узган ел аның өчен аеруча уңышлы булган. Радим Екатеринбургта армрестлинг буенча Русия беренчелегендә 45 килограммга кадәр авырлык катего-риясендә беренче урын алган.
Радим Иске Балтач 1нче мәктәбенең 10нчы сыйныфында белем ала. Укудан тыш вакытын, башлыча, спорт мәктәбендә үткәрә ул. Яшь спортчы тренеры Айваз Сафетдинов җитәкчелегендә шөгыльләнә.
— Кул көрәше белән кызыксынып китүемә дүрт елдан артык вакыт үтте. Армспортны сайлавым очраклы гына килеп чыкты. Дусларым кул көрәше буенча түгәрәк оештырыла дигәч, кызык өчен генә аларга ияреп спорт мәктәбенә килдем. Армрестлинг беренче көннән үк ошады һәм мин зур теләк белән шөгыльләнә башладым, — ди Радим.
— Русия күләмендә беренчелекне алуга өметең бар идеме?— дип кызыксынам спортчы егеттән.
— Яшермим, нинди дә булса урын алуга өмет бар иде, ләкин беренчелекне алуым көтелмәгән зур шатлык булды. Бәйгегә илнең төрле төбәкләреннән: Мәскәүдән, Дагстаннан, Свердловск өлкәсеннән яхшы әзерлекле көндәшләр килгән иде. Ярышлар биш көн барды. Уңышның серен тренерымның дөрес киңәшләрен тыңлап, даими спорт белән шөгыльләнүдә күрәм, — ди ул.
Әйткәндәй, армспорт бүлегендә бүгенге көндә 15 үсмер шөгыльләнә. Айваз Фирүз улы әйтүенчә, аның тәрбияләнүчеләре биш ел рәттән Русия беренчелегендә катнашып килә, ә мондый зур уңыш — беренче тапкыр.
— Бәйгеләргә даими йөрибез. Безнең башлангычларны район хакимияте дә хуплый, ярдәм итә. Екатеринбургка да районнан алты спортчы барды. Радим уң кул буенча да, сул кул буенча да беренче урын алды. Ярышның соңгы көнендә гомум исәп буенча иң югары нәтиҗәләргә ия булды. Ул бик максатчан егет. Ә спортта уңыш бары тик тырышларга елмая, — ди Айваз Сафетдинов.

Юлия ТӨХБӘТУЛЛИНА.
Балтач районы.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Илсөя Бәдретдинова Яңа елдан могҗиза көтә
Сегодня, 16:52 :: Мәдәният һәм сәнгать
Илсөя Бәдретдинова Яңа елдан могҗиза көтә
Саклык банкы банк булудан туктыймы?
Сегодня, 16:13 :: Икътисад
Саклык банкы банк булудан туктыймы?
Петровское хастаханәсе төзекләндереләчәк!
Сегодня, 15:54 :: Сәламәтлек саклау
Петровское хастаханәсе төзекләндереләчәк!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»