Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Максат — сынатмаска!

Максат — сынатмаска!
28.09.2018 / Спорт

Максат  —  сынатмаска!“Милләтләр лигасы”нда җиңдек, алда — дөнья чемпионаты.

Италиядә һәм Болгариядә волейбол буенча дөнья чемпионаты старт алды. Якташларыбыз төркем этабында Австралия, Тунис, АКШ, Сербия, Камерун командалары белән көч сынашты.


Безнекеләр “Милләтләр лигасы”нда да җиңеп чыкты. Ул турнирда Русия җыелма командасы составында “Урал” волейболчылары да бар иде. Кызганычка каршы, Сергей Шляпников дөнья чемпионаты бәйгесенә безнең якташларыбызны алмады. Ләкин моның уңайлы ягы да бар. “Урал” коман­дасының барлык егетләре яңа уен компонентлары өстендә эшләп, Русия чемпионаты сезонына тулы составта әзерләнә.
Дөнья чемпионатының алдагы этабына безнекеләр өченче урыннан чыкты. Тунис, Камерун, Австралия командаларын җиңдек, ә АКШ белән Сербиягә отылдык.
Русия җыелма командасы бу этапта “B” төркеменә эләкте. Безнекеләр Нидерланды, Финляндия һәм Италия командалары белән көч сынашты. Нидерланды һәм Финляндия командаларын 3:0 исәбе белән оттык. Ике матчта да Александр Волков шәп уен күрсәтте. Калган уенчылар да аңардан калышмады.
Алдагы матчта безне Италия көтә иде. Көндәшебез алдагы раундка чыгу нәтиҗәсенә иреште, ә безнекеләргә анда чыгар өчен җиңү кирәк. Италия командасын дәрт-ләндерер өчен күп җанатарлар җыелды.
Матчны көндәшебез көчле башлады һәм шуның нәтиҗәсе булып беренче партияне алар отты. Алдагы ике партиядә безнекеләр югары дәрәҗәдәге уен күрсәтеп җиңде. Матч 3:2 исәбе белән безнең команда файдасына тәмамланды. Русия җыелма командасы уенчысы Дмитрий Мусэрский бу матчның иң яхшы уенчысы итеп танылды. Әйтергә кирәк, көндәшебез җиңелсә дә, алар — беренче, безнекеләр икенче урыннан үтте.
Русия җыелма командасы бу ике этапта “Милләтләр лигасы”ндагы кебек, шәп уен күрсәтә алмаса да, дөнья чемпионатының финал этабына барып җитте. Анда алты команда үз арасында җиңүчене билгеләячәк.
Безнекеләргә уңышлар телибез һәм дөнья чемпионаты кубогы бездә булачак дигән ышанычта калабыз!

Ример НАСРЕТДИНОВ.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Рәфис Кадыйров сәясәткә кайтамы?
Сегодня, 11:25 :: Сәясәт
Рәфис Кадыйров сәясәткә кайтамы?
Кушнаренколыларга - яңа баян һәм костюмнар
Сегодня, 11:17 :: Мәдәният һәм сәнгать
Кушнаренколыларга - яңа баян һәм костюмнар
Сегодня, 11:09 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Мин ничек әйтәм, шулай булачак!"
Гомере ваннада өзелгән
Сегодня, 11:08 :: Тормыш
Гомере ваннада өзелгән
Безнекеләр - “Алтын битлек
Сегодня, 10:59 :: Мәдәният һәм сәнгать
Безнекеләр - “Алтын битлек " жюрие составында
Кышкы бизәкләр
Сегодня, 10:11 :: Көнүзәк
Кышкы бизәкләр








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»