Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Спортчылар, сак булыгыз! Һөҗүм итәләр!

Спортчылар, сак булыгыз! Һөҗүм итәләр!
16.10.2018 / Спорт

Спортчылар, сак булыгыз! Һөҗүм итәләр!
Башкортстанда хоккейчылар автобусына һөҗүм иткәннәр. Бу хакта Магнитогорск хоккей федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итте.


Автобуска “Альянс” (Сибай) һәм “Стальные топоры” (Магнитогорск) командалары арасында ФХМ чемпионатыннан соң вак калибрлы мылтыктан атканнар. Уен 14 октябрьдә Сибайның “Ирәндек” стадионында узган һәм кунаклар файдасына 9:1 исәбе белән тәмамланган.

"Бу вакыйга “Ирәндек” Спорт сараеннан ерак түгел була. Нәтиҗәдә, атудан автобус тәрәзәсе челпәрәмә килә. Бәхеткә, зыян күрүчеләр булмады”, - диелә ФХМ хәбәрендә.
Магнитогорск хоккей федерациясе идарәсенең ашыгыч утырышында, команда автобусы белән булган очрак башка сыймаслык, диделәр.

“Моннан тыш, бу Сибай һәвәскәр командалары катнашлыгында беренче генә очрак түгел. “Горняк” матчында узган сезоннарның берсендә арбитрлар бригадасына тән җәрәхәтләре ясалган иде. Шуңа күрә хәвефсезлекне тәэмин итү максатларында соңгы вакыйганың барлык сәбәпләре, һөҗүм итүчеләрнең шәхесләре ачыкланганчы, җинаятьчеләр җәзага тарттырылганчы Сибай шәһәрендәге барлык командалар да ФХМ чемпионатында катнашудан читләштерелә”, – диелә матбугат үзәге хәбәрендә.




Фото: Магсити74



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Беренче карлыгач
Сегодня, 15:23 :: Мәдәният һәм сәнгать
Беренче карлыгач
Байыйбыз да байыйбыз!..
Сегодня, 15:00 :: Икътисад
Байыйбыз да байыйбыз!..
Укучыны компьютердан ток суккан
Сегодня, 13:53 :: Җәмгыять
Укучыны компьютердан ток суккан




Новости русской версии сайта



Яңа номер

20 (25324) от 19 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»