Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Үз-үзеңне яклау чарасы ул

Үз-үзеңне яклау чарасы ул
09.11.2018 / Спорт

Үз-үзеңне яклау чарасы улУфада “Динамо” спорт комплексында тхэквондо буенча Русия Кубогы узды.

– Без мондый ярышларны беренче тапкыр кабул итәбез. Андый чаралар бездә ешрак үтәр, чөнки бүген бөтен мөмкинлекләр дә булдырылган, – диде яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов.
Илнең 39 төбәгеннән 800 спортчы көч сынашты. Уфа, Салават, Нефтекамадан һәм төрле районнардан 200дән артык якташыбыз катнашты.
– Русия Кубогын Башкортстанда үткәрергә булдык, чөнки бездә шушы юнәлеш буенча үсеш шактый тиз бара, – диде Русия Тхэквондо ассоциациясе президенты Дамир Хәлилов.
– Тхэквондо – үзе бер сәнгать, үзеңне яклау һәм сәламәт яшәү рәвеше ул. Без балаларны кече яшьтән аңа җәлеп итәргә тиеш. Мондый чаралар спортның бу төренә ни дәрәҗәдә ихтыяҗ барлыгын күрсәтә, – диде Русия Дәүләт думасы депутаты, Русия Паралимпия комитеты вице-президенты Рима Баталова.
Медальләр шәхси һәм команда беренчелегендә ир-атлар һәм хатын-кызлар, шулай ук 12-17 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында уйнатылды.
– Безнең көрәшчеләргә бераз авыррак та булды, чөнки спортчыларның дәрәҗәсе шактый югары. Алар арасында хәтта дөнья, Европа, Русия чемпионнары, халыкара класслы спорт осталары да бар, – диде республика Тхэквондо федерациясе президенты Фәгыйть Латыйпов.
Хатын-кызлар арасында “махсус техника” категориясендә 1нче урынны безнең спортчылар Элиза Гәрәева, Дмитрий Кондров (12-14 яшь), “массоги” категориясендә 1нче урынны Шамил Вәлиәхмәтов алды. Шулай ук гомум команда зачетында Башкортстан 4нче, төсле билбаулар фестивале нәтиҗәләре буенча 1нче урынга лаек булдылар. Шулай ук Башкортстан спортчылары 5+1 команда ярышларында шактый җиңүләргә иреште.
Башкортстанның Тхэквондо федерациясе тренерлары Айнур Фәхретдинов, Радик Идиятов, Рөстәм Минһаҗев, Руслан Габдуллин, Радик Сөләйманов, Алексей Казбулатов, Денис Сәмигуллин һәм Вадим Мәҗитов катнашты.
Спортчыларыбызны җиңү-ләре белән котлап, киләчәктә уңышлар теләп калабыз.

Энҗе ИБРАҺИМОВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Төп бурычларыбызның берсе - яңа предприятиеләр булдыру!
Сегодня, 20:02 :: Башкортостанга - 100 ел!
Төп бурычларыбызның берсе - яңа предприятиеләр булдыру!
Безне нинди яз һәм җәй көтә?
Сегодня, 14:39 :: Яңалыклар
Безне нинди яз һәм җәй көтә?




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»