Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Ул бүген дә — безнең арабызда

Ул бүген дә — безнең арабызда
14.03.2019 / Спорт

Җиңүчеләрне бүләкләү.Җиңүчеләрне бүләкләү.Илештә зур оешканлык белән Нурия Нуретдинова истәлегенә ярышлар үтте.

Халыкара дәрәҗәле спорт мастеры Нурия Нуретдинова Илеш районының Исәнбай авылында туып-үскән. Кызганычка каршы, атаклы спортчы узган ел арабыздан китте. Илешлеләр аның истәлеген мәң-ге­ләштерү буенча эш алып бара. Мәсәлән, шушы көннәрдә аның истәлегенә мәктәп укучылары арасында полиотлон буенча ярышлар үтте. Аны район хакимиятенең яшьләр сәясәте, физик культура, спорт һәм туризм буенча комитеты, район мәгариф идарәсе, ДОСААФның урындагы бүлеге оештырды.


Мондый бәйгеләрнең, аерым спорт төрләрен популярлаштыру, физик чыныктыру белән беррәттән, тәрбияви әһәмияте дә зур. Старт бирелгәнче, балалар алдында шуларны ассызыклап район хакимиятенең яшьләр сәясәте, физик культура, спорт һәм туризм буенча комитеты рәисе Иршат Фәсхиев, ДОСААФ бүлеге рәисе Рәзиф Шәй-хәйдәров, Нуриянең абыйсы — Фәдис Нуретдинов чыгыш ясадылар.
Сеңлем Нурия район спартакиадасында чаңгы ярышында тәүге җи­ңү­гә ирешкән иде. Урта мәптәп­не тәмамлаганнан соң, ул Стәрлетамак физкультура техникумын, Чиләбе физкультура институтын тәмам­лады. “Спорт минем бөтен булмышым, хис-тойгыларым, яшәешем”, — ди иде ул.
техникумда укыганда хәрби-га­мәли ярышлар белән җит­ди шөгыльләнә башлады. Тиздән аны РСФСР җыелма командасы составына алдылар. СССР спорт мастеры нормативын үтәде. Төрле дәрәҗәдәге бәйге­ләрдә, даими күнек­мәләрдә чыныкканга күрә, барлык ярышларда да тик беренче урыннарга лаек булды. Гомумән, Нурия Нуретдинова — дүрт тапкыр СССР, унике тапкыр РСФСР һәм Русия, ике тапкыр Европа чемпионы, ике тапкыр РСФСР халыклары спартакиадасы җиңүчесе һәм шулай ук егерме тапкыр Европа, СССР, РСФСР, Русия кубокларына ия булды, — дип дулкынланып сөйләде Фәдис Нуретдинов.
Укучылар ике төркемгә бүленеп көч сынашты. Киеренке ярыш йомгаклары буенча ике төркемдә дә 1нче гимназия укучылары җиңү-че дип табылды. Икенче урынны Кужбахты мәктә-бенең яшь спортчылары яулады, өченче урынны Югары Манчар мәктәбе һәм Түбән Яркәй лицее командалары бүлеште.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.
Илеш районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибай: Иң куркынычы артта калды
Вчера, 20:30 :: Яңалыклар
Сибай: Иң куркынычы артта калды
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Вчера, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Вчера, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Вчера, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Вчера, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Вчера, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»