Чигенә белми, билен бирми татар спортчылары!
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Чигенә белми, билен бирми татар спортчылары!

20.07: Чигенә белми, билен бирми татар спортчылары!

Чигенә белми,  билен бирми  татар спортчылары!Милләттәшләребез нинди бәйгеләрдә казанышларга ирешкән?

Татар авылларында беренче тапкыр булган башка милләт вәкилләре берсеннән-берсе иркен итеп төзелгән биек йортларга, фантазия белән коелган коймаларга, төзек ихаталарга сокланып туя алмый. Моңа татарларның бер-берсе, күршесе белән ярышып, узышып яшәве дә йогынты ясыйдыр. Йортны күршенекеннән биегрәк итеп төзергә, койманы матуррак итеп коярга омтылу көнкүрешнең көннән-көн күркәмләнүенә китерә. Канына сеңгән мондый сыйфат татар спортчыларына ил, дөнья дәрәҗәсендәге ярышларда да югары казанышларга ирешергә, көндәшләрен узарга булышлык итә. Бүген татар спортчылары футбол, хоккей, җиңел атлетика һәм башка бик күп спорт төрләрендә Русия җыелма командасы составында да чыгыш ясый. Әйдәгез бүген исемнәре Җир шарының һәр почмагында билгеле кайбер татар спортчылары белән якыннан танышыйк.


Артур Әхмәтхуҗин.Артур Әхмәтхуҗин.Сүзне Башкортстанда туган, әзерләнгән татар спортчыларыннан башлыйк. 2016 елда Риода үткән XXXI җәйге Олимпия уеннарында Башкортстанда тәрбияләнгән ике татар спортчысы, рапирачы егетләр алтын медаль яулады. 1988 елда Краснокама районының Яңа Актанышбаш авылында дөньяга килгән Артур Әхмәтхуҗин Олимпия уеннарында икенче тапкыр катнашты. Ул 2012 елда Лондонда тәҗрибә туплап кайтты, дөнья чемпионатында ике – көмеш, бер бронза медаль яулады. Риода пьедесталның беренче баскычына күтәрелде.
Тимур Сафин.Тимур Сафин.Тимур Сафин 1992 елда Үзбәкстанда дөньяга килгән. Дөнья чемпионатында, Европа уеннарында призлы урыннар яулаган. Фехтование белән 2001 елдан бирле шөгыльләнә. Рио Олимпиадасында алтын медаль яулады.
Нияз Фәйзуллин Татарстанның Азнакай авылында дөньяга килгән. Шуңа карамастан, ул – Башкортстанда күптән үз кеше, чөнки Нияз бокста иң югары күрсәткечләргә нәкъ Башкортстанда иреште. Ул, Русия чемпионатында призлы урын яулап, Европа беренчелегендә җиңеп, бокс буенча Русиянең халыкара дәрәҗәдәге спорт мастеры исеменә лаек булды. 2005 елда Уфаның Спорт сараенда бокс буенча Башкортстан Президенты Кубогына оештырылган Бөтенрусия бәйгесе аның өчен аеруча истәлекле – Нияз җиңде һәм өр-яңа “ВАЗ-2107” автомобиленә лаек булды.
Әгълә Кучумов.Әгълә Кучумов.Бакалы районында дөньяга килгән СССРның спорт мастеры Әгълә Кучумов – җиңел атлетика буенча күп тапкыр дөнья чемпионы. Бразилиянең Порту-Алегри шәһәрендә үткән ветераннар арасында дөнья чемпионатында дүрт алтын медаль яулаган. Әгълә Җәмгытдин улы тыйнаклыгы, каты авырудан зур спортка кайтуы, дөньяга карашы белән дә игътибарга лаек. Аның спорттагы казанышлары, рекордлары турында тоташ бер китап язарга мөмкин. Әгълә Кучумов Япония, Австралия, Испания, Пуэрто-Рико һәм башка илләрдә үткән бик күп ярышларда җиңгән. Якташыбызның җиңел атлетика буенча АКШ чемпионы һәм АКШның гран-при иясе булуы аерым игътибарга лаек.
Федоровка районында дөньяга килгән Рәдиф Акчурин милли көрәш буенча ике тапкыр дөнья чемпионы булды. Ул Русия, Башкортстан дәрәҗәсендәге бик күп ярышларда җиңде. 2011 елда Уфада сабантуйлар җиңүчеләре арасында Президент Кубогына бәйге үтте. Рәдиф, җиңеп, Башкортстан Башлыгы кулыннан өр-яңа “Шанс” автомобиле ачкычы алды. Әлеге вакытта яшь көрәшчеләр тәрбияли.
Айвар Гафуров.Айвар Гафуров.Айвар Гафуров Бүздәк районының Каран авылында дөньяга килгән. 18 яшендә генә спорт белән шөгыльләнә башлап, кикбоксинг буенча халыкара спорт мастеры дәрәҗәсенә лаек булган феномен ул. Айвар кикбоксинг буенча Русия җыелма командасы данын яклый. Ул төрле чорларда Европа чемпионы булды, Европа Кубогын яулады. Айвар яулаган медальләр, кубоклар, грамоталар музей оештырырга җитә.
Русия төбәкләрендә дөньяга килгән татар спортчылары исемлеген Мәскәү егете Марат Сафиннан башлау урынлыдыр. Чөнки ул теннис тарихында Русиядә генә түгел, дөньяда иң яхшылардан санала. Шулай булмаса, 2016 елдан Халыкара теннис даны залы әгъзасы булмас иде. Марат Сафин ике тапкыр Зур шлем турнирында җиңүгә иреште. Шулай ук, Русия җыелма командасы составында Дэвис кубогын яулады. Гомумән, 17 турнирда җиңде. Зур спорттан китсә дә, бүген дә күпләргә үрнәк булып тора.
Мәскәүдә дөньяга килгән Шамил Тарпищев – теннис буенча СССРның атказанган тренеры. Аның җитәкчелегендә совет теннисчылары Европа чемпионатында 26 алтын медаль яулады, Дэвис кубогында һәм башка бәйгеләрдә югары казанышларга иреште. Шамил Әнвәр улы Русиядә теннисны үстерүгә дә зур өлеш кертте. Бүген Русия данын яклаучы күпчелек теннис “йолдызлары” – аның тәрбияләнүчеләре.
Алия Мостафина Мәскәү өлкәсенең Егорьевск шәһәрендә дөньяга килгән. Бүген Русиянең спорт гимнастикасы буенча җыелма командасын Алиядән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Мәгълүм булуынча, допинг куллануда гаепләп, бик күп спортчыларыбызны Рио Олимпиадасында катнаштырмадылар. Алия, Бразилиядә алтын, көмеш һәм бронза медальләр яулап, Русия командасына турнир таблицасында лаеклы урын алырга ярдәм итте. Гомумән, Алия Мостафина ике тапкыр Олимпия чемпионы, биш тапкыр Олимпия призеры булды. Русиянең атказанган спорт мастеры дөнья, Европа дәрәҗәсендәге бик күп ярышларда җиңүгә ирешкән. Әйткәндәй, аның әтисе Фәрхәт Мостафин да танылган спортчы. Фәрхәт Әхәт улы 1976 елда Монреаль Олимпиадасында грек-рим көрәше буенча бронза медаль яулаган.
Нәфис гимнастика үсешен Ташкентта дөньяга килгән татар гүзәле Алина Кабаевадан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Алина бу спорт төренең бүгенге югары дәрәҗәдә формалашуына, күнегүләрнең камилләшүенә, катлаулануына зур өлеш кертте. Ул Афина һәм Сидней Олимпиадаларында алтын медальләр яулады. Шулай ук, тугыз тапкыр – дөнья, унбиш тапкыр Европа чемпионы булды. Милләттәшебез нәфис гимнастиканы пропагандалавын, үстерүен һәм камилләштерүен дәвам итә. Алина Кабаева исемендәге “Газпром”ның чемпионнар кубогы” нәфис гимнастика буенча дөньядагы иң дәрәҗәле халыкара ярышларның берсе санала.
Футболны да татарлардан башка күз алдына китереп булмый. Әлбәттә, исемлекнең башында Әстерханда дөньяга килгән легендар Ринат Дасаев тора. Милләттәшебез XX гасырның сиксәненче елларында дөньяда иң яхшы капкачы саналган. 1988 елда “Дөньяның иң яхшы капкачысы” халыкара бүләгенә лаек булган. Ринат Фәйзрахман улы 1980 елда Олимпия уеннарында – бронза, 1988 елда Европа чемпионатында көмеш медаль яулаган. СССР җыелма командасы данын 91 матчта яклаган. Төрле чорларда “Спартак” (Мәскәү), “Торпедо” (Мәскәү), “Севилья” (Испания) һәм башка дәрәҗәле клубларда чыгыш ясаган.
Ринат Дасаев традициясен янә бер татар спортчысы Руслан Нигъмәтуллин дәвам итте. Ул да 2000 елларда Русиянең иң оста капкачысы иде. Казанда дөньяга килгән Руслан төрле елларда “Спартак”, ЦСКА (Мәскәү), “Верона” (Италия) һәм башка клублар данын яклады. 2002 елда Кореядә һәм Япониядә үткән дөнья чемпионатында Русия командасы составында чыгыш ясады.
Татар футболчылары исемлеге Ренат Янбаев, Марат Измайлов, Виктор Фәйзуллин белән дә тәмамланмый. Нигерия җыелма командасы әгъзасы Питер Одемвинге да яртылаш татар. Аның әнисе – милләттәшебез Рәисә Мөхәммәт кызы. Киләчәктә футбол дөньясында татар футболчыларының тагын да артуын телик.
Наил Якупов.Наил Якупов.Хоккейда да татарлар күп. Зиннәтулла Билалетдинов уенчы буларак та, тренер буларак та югары казанышларга ирешкән. Ил җыелма командасы составында алты тапкыр – дөнья, бер тапкыр Олимпия чемпионы булган. Озак еллар “Ак Барс” командасын җитәкли. Аның җитәкчелегендә Русия җыелма командасы дөнья чемпионы булды. Янә бер татар хоккейчысы, Түбән Кама егете Наил Якупов бүген океан артында “Сент-Луиз Блюз” командасы данын яклый. Ул Русия җыелма командасы составында 2012 елда дөнья чемпионатында – көмеш, 2013 елда бронза медаль яулады.
Свердловскида катнаш гаиләдә дөньяга килгән Николай Хәбибуллинны да татар хоккейчылары исемлегенә кертергә мөмкин. 2014 елда спорттан китсә дә, ул бүген дә күпләргә үрнәк санала. Николай 1992 елда Олимпия уеннарында алтын медаль яулаган. Озак еллар океан артында чыгыш ясады. 2004 елда “Тампа-Бэй” командасы составында Стэнли кубогына ия булды.
Татар хоккейчылары исемлеген арытаба да дәвам итәргә мөмкин. Татар милләтеннән булмыйча да, хоккейда татарны данлаучы спортчы бар. Сүз Словакия җыелма командасы уенчысы Томаш Татар турында бара.
Башка спорт төрләрендә дә югары казанышларга ирешкән татарлар күп. Язманың дәвамы буларак, укучыларыбызны татар спортчылары белән таныштыруны дәвам итәрбез. Бәлки, безгә бу юнәлештә спорт белән кызыксынучылар да ярдәм итәр.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Усман исемле егет, кайда син?
Сегодня, 18:19 :: Җәмгыять
Усман исемле егет, кайда син?
Сегодня, 13:37 :: Көнүзәк
"Юлдаш" сезгә кунакка килә!
Сегодня, 12:32 :: Тормыш
"5"леләргә - 75 ел!
Никахка... Интернет аша
Сегодня, 12:07 :: 2018 – Гаилә елы
Никахка... Интернет аша
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!
Сегодня, 11:40 :: Авыл хуҗалыгы
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!








Новости русской версии сайта



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»