Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Яңавылда – ярыммарафон

Яңавылда – ярыммарафон
21.09.2017 / Спорт

Яңавылда – ярыммарафонЯңавыл районы халкы төрле спорт чараларында теләп катнаша, аларның максаты – башкаларны да актив тормыш алып баруга җәлеп итү. Экология елына багышланган җиңел атлетика ярыммарафонында катнашырга теләүчеләр дә шактый булды.

Спортчыларны район хакимияте башлыгы Илшат Вазигатов тәб­рикләде. Ул йөгерүчеләргә уңышлар, гадел ярыш теләде һәм әлеге чараны оештыручыларга һәм иганәчеләргә рәхмәт белдерде.
Старт бирелүгә өч йөздән артык спортчы кузгалды. Алда – 1, 5 һәм 21 чакрымлык дистанцияләр. Спортчылар арасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар да, пенсия яшендәгеләр дә бар иде. Сәламәтлекләре чик­ләнгәннәр дә стартка басты. Ярыммарафонга Нефтекама, Уфа, Туймазы шәһәрләреннән, Удмуртиядән, Пермь краеннан да спорт сөючеләр килгән иде.
Бу көнне тамашачылар да күп иде. Алар спортчыларга берчә кызыгып, берчә көнләшеп карады. Араларында алдагы марафонга, һичшиксез, кушылырмын дип уйлаганнары да булгандыр. Чөнки спорт ул – сәламәтлек кенә түгел, ул – көч, ул – матурлык.
Һәр спортчы йөгергән чакрымнарны һәм вакытны исәпли торган махсус чип белән тәэмин ителде. Нәтиҗәдә, Ләйсән Яхина, Владислав Шараев, Александр Данилов, Алексей Белослудцев, Андрей Савельев яхшы нәтиҗә күрсәтте. Дистанцияне үткән һәр спотчы истәлекле бүләк алды.
Марафонда катнашучылар мондый чараларның күңел күтә­ренкелеге, яхшы кәеф алып килүен билгеләде.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Фаҗигаләр булмаска тиеш!
Сегодня, 12:54 :: Көнүзәк
Фаҗигаләр булмаска тиеш!
Дүрт көн эчендә - миллион ярым штраф!
Сегодня, 12:49 :: Яңалыклар
Дүрт көн эчендә - миллион ярым штраф!
Сегодня, 12:43 :: Көнүзәк
"Җәй үтәчәк, көз җитәчәк!"
Хезмәт хакы бурычлары - 594 миллион сум!
Сегодня, 12:40 :: Яңалыклар
Хезмәт хакы бурычлары - 594 миллион сум!
33 сәгать... таганда атынган
Сегодня, 12:25 :: Кызыклы яңалыклар
33 сәгать... таганда атынган
Аерылам, дигәч, хөкемгә тарттырган...
Сегодня, 10:47 :: Җәмгыять
Аерылам, дигәч, хөкемгә тарттырган...
Харап бит, чын булса!
Сегодня, 09:56 :: Тормыш
Харап бит, чын булса!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»