Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Баскетбол – тирән тарихлы, заманча уен

Баскетбол – тирән тарихлы, заманча уен

Баскетбол – тирән тарихлы, заманча уенРеспублика командалар саны буенча илдә беренчелекне яулый.

Баскетбол – халыкта элек-электән яратып кабул ителгән уеннарның берсе. 1891 елда Массачусетс штатының Яшьләр христиан ассоциациясе студентлары физкультура дәресләрендә күңелсез, һәрвакыт бер үк төрле күнекмәләр ясаудан арыганлыкларын укытучыларына белдерә. Укытучы үзе дә бу хәлгә бик борчылган була. Һәм бер көнне ул балкон баганаларына шәфталу (персик) төйи торган тартмаларны бәйли дә укучыларына кызыклы уен тәкъдим итә. 18 студент, ике командага бүленеп, көндәшләренең тартмасына күбрәк туп кертергә тиеш була. Бу уен ярдәмендә укытучы студентларны команда уенына да җәлеп итә. Шушы көннән баскетбол дөнья буенча тарала һәм бүген дә актуальлеген югалтмый.


Баскетбол – Башкортстанда да киң үсеш алган спорт төре. 2012 елда Уфада “Уфимец” һөнәри команда төзелүе бу җәһәттән безне башка өлкәләргә дә танытты. Команданың төп сос­тавын спорт мәктәпләрен тәмам­лаган егетләр тәшкил итә. 2014 елда Урал федераль округының Русия берен­челегендәге беренче уеннарында ук спортчылар үзләрен ныклы көндәш булырлык көчле команда итеп күрсәтте. Бүген дә егетләр шул югарылыкны югалтмый.
– Башкортстанда бүген 1800дән артык баскетбол командасы бар. Анда 50 меңнән артык кеше шөгыль­ләнә. Командалар махсус спорт мәктәпләрендә генә түгел, авылларда, гадәти мәктәпләрдә дә уңышлы эшләп килә. Бу төр уен өчен яшь чикләре булмаса да, аеруча 15-18 яшьлекләрнең күп булуы сөендерә. Моннан тыш, без, физкультура укытучылары һәм судьялар белән очрашып, семинарлар үткәрәбез, тәҗрибә белән уртаклашабыз. Бу да кирәкле нәти­җәләргә ирешү өчен зур этәргеч, – ди “Уфимец” баскетбол клубының матбугат-атташесы Рөстәм Хәбиров.
“Кызыл-сары туп” мәктәп баскетболы лигасы 5-6нчы сыйныф укучылары арасында 2014 елдан оештырыла. Турнир дүрт этаптан: мәк­тәпләр, район һәм шәһәрләр беренчелеге, зона буенча ярышлар һәм финал уеныннан тора. Быел 24-28 гыйнварда финал уены Стәр­летамак шәһәрендә үтте. Анда 24 команда катнашты. Ярышларда респуб­ликаның Баскетбол федерациясе рәисе Валерий Дерепаско да катнашты.
7-8нче сыйныф укучылары арасында баскетбол буенча Гагарин кубогына беренчелек оештырылу да очраклы түгел. Мәктәптә укыган чагында космонавт нәкъ шушы спорт төре белән шөгыльләнгән һәм берничә елдан беренче разрядлы спортчы исеменә лаек бул­ган. Дөньяга безне таныткан космонавтның исемен мәңгеләштерү максатыннан 2012 елда “Гагарин кубогы” ярышлары оештырыла башлый. Тәүдә ул Уфада гына үткәрелсә, хәзер инде республиканың төрле поч­магында яшәүче кызлар һәм малайларны берләш­терә.
Укучыларны баскетболга җәлеп итү өчен “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасы чемпионаты оештырылуын да әйтергә кирәк. Беренче тапкыр ул 2009 елда Уфада үтә. Беренче уеннарда ук шәһәрдән 128 команда катнаша. Анда Уфаның 80 мәктәбеннән 2025 укучы көч сынаша. Акрынлап бу башлангычка республиканың башка шәһәрләре һәм районнары да кушылды. Бүген исә бу ярышлар һәр муниципаль берәмлектә үткәре­лә. Республика финалына чыгып, җиңү яулаганнар Идел буе федераль округы ярышларында катнаша. Ә анда да беренчелеккә чыксалар, гомумрусия суперфиналында көч сынаша.
Башкортстан баскетбол командалары саны буенча Русиядә беренче урында тора. 2014-15 еллардагы алтынчы сезонны бу җәһәттән рекордсмен дип атыйлар, чөнки республика финалына чыгар өчен 1224 мәктәптән 2065 команда теләк белдер­гән. Ярышларда катнашучы һәр мәктәп бер комплект баскетбол туплары белән бүләкләнә. Шушы проект кысаларында 36 меңнән артык туп, 2 меңнән күбрәк махсус киемнәр, 34 мең медаль һәм 3 меңгә якын кубок тапшырылган.
21 февральдә Уфада янә баскетбол буенча республика ярышлары үтәчәк. Бу көнне төрле шәһәр-районнардан килгән 9-11нчы сыйныф укучылары 16 команда булып ярышачак. Уенчыларга без дә уңышлар телибез.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Күңелемдә былбыл сайрый
Вчера, 16:23 :: Мәдәният һәм сәнгать
Күңелемдә былбыл сайрый
Дүртөйлелеләр, якташлар, бәйрәмгә килегез!
Вчера, 15:41 :: Башкортостанга - 100 ел!
Дүртөйлелеләр, якташлар, бәйрәмгә килегез!
Бустанай авылы төзекләнә
Вчера, 15:04 :: Җәмгыять
Бустанай авылы төзекләнә
Иске Кәңгештә - яңа мәчет
Вчера, 14:40 :: Иман
Иске Кәңгештә - яңа мәчет








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»