Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Бала үзенең кадерле булуын тоярга тиеш

Бала үзенең кадерле булуын тоярга тиеш
20.09.2018 / Тәрбия

Бала үзенең кадерле булуын тоярга тиешРеспубликада күпбалалы гаиләләр саны артканнан-арта. Чыннан да, кайчан гына әле яшь гаиләләр икенче балага гомер бирергә икеләнә иде, ә бүген өч һәм аннан күбрәк балалы булганнар да еш очрый. Әти-әни өчен һәр бала – көтеп алынган шатлык. Аның тууына хатын-кыз да, ир-та та җитди әзерләнә. Ә гаиләдәге өлкән бала үзенең кечкенә туганы булачагын ничек кабул итә соң? Аңа бу турыда алдан белү кирәкме?

Психологлар соңгы сорауга бертавыштан, “әлбәттә, кирәк” дип, җаваплый. Һәр бала, әти-әнисе кебек үк, шушы гаилә әгъзасы. Ул яшәгән әлеге бәләкәй генә “дәүләттә” ниндидер үзгәрешләр көтелә икән, ул моны белергә тиеш. Моңа бәйле гәзит укучыларга балалар психологы Гүзәл Арсланованың киңәшләрен тәкъдим итәбез.

Кечкенә сабыйның олы кайгысы...

Күз алдына китерегез, көннәрдән бер көнне яраткан кешегез сезгә, шатланып, сез яшәгән өйгә икенче хатын-кыз алып кайтачагын әйтә. Шулай булса да, ул сезне элеккечә яратачак... Күңелегездәге кичерешләрне тойдыгызмы? Озакламый үзенең абый, яисә апа булачагын белгән сабый да нәкъ шундый хисләр кичерә. Билгеле, ата-ананың игътибары хәзер икегә бүленәчәк, аны һәрвакыт кем беләндер чагыштырачаклар. Кайчандыр ул кадерле һәм бердәнбер иде, ә хәзер аның кебек үк тагын бер кеше булачак. Мондый сынау ныгып өлгермәгән бала психикасына бик нык тәэсир итә. Шуңа гаиләдәге өлкән балага “сөенче”не җиткергәнче, аны моңа алдан әзерләргә кирәк.

“Әнине югалтудан куркам...”

Гаиләдә икенче бала туу – беренчесе өчен зур трагедия. Беренчедән, ничә яшьтә булса да, аны хәзер зур итеп күрә башлыйлар. Ягъни, “кычкырып уйнама, туганыңа ярдәм ит, син зурсың, ә ул бәләкәй”, – кебек сүзләр гаиләнең өлкән әгъзаларыннан еш ишетелә башлый. Балага теләсә, теләмәсә дә өлкәннәр ролен үти башларга туры киләчәк.
Икенчедән, ничек кенә булмасын, әнисенең игътибары тәүдә һәрвакыт сабыйга юнәләчәк. Бала үзен әти-әнисенә кирәкмәгән итеп тоярга, аны яратмый башладылар, дип уйларга мөмкин. Аңарда сабыйга карата берникадәр нәфрәт хисе барлыкка килүе дә ихтимал. Яңа туган бала аның иң якын кешесен тартып алган кебек тоелачак.
Барыннан да нык баланы билгесезлек борчый. Беренчедән, яңа гына бала тудырган хатын-кыз әле ныгып бетмәгән. Шуңа да өлкән баланың кайбер ихтыяҗларын шунда ук үти алмаска да мөмкин. Кичерешләрегез турында бала белән бүлешергә тырышыгыз. Балалар бар нәрсәне дә аңлап бетермәсә дә, кичерешләрне тоярга сәләтле. Киләчәктәге планнарыгыз турында да сөйләгез.

Кече туганың булачак!

Әлеге яңалыкны балага ничә яшьтә булуын исәпкә алып җиткерергә кирәк, ди психологлар. Бәләкәчләргә инде хатын-кызның тышкы кыяфәтендә үзгәрешләр сизелә башлагач кына әлеге серне ачарга ярый, юкса, ул бу вакыйганы түземсезләнеп көтеп, арыячак. Белгечләр бу җәһәттән, чираттагы киңәшләрен җиткерә.
* Әлеге хәлегез турында балага аңлатканда, аны да шулай ук түземсезләнеп көткәнегез турында әйтегез. Аның бәләкәйләнгән киемнәрен, фоторәсемнәрен күрсәтегез. Сүз ахырында бу сабыйны да шулай ук көтүегез һәм шулай ук яратачагыгыз турында әйтегез.
* Бала күп булган саен гаилә бәхетлерәк икәнлеген аңлатыгыз. Бу җәһәттән, шәмнәрнең яктылыгы турында әйтсәгез урынлы булыр. Чыннан да, караңгы өйдә шәмнәр күбрәк булган саен, ул яктырак.
* Сабыйга кием-салым һәм башка кирәк-яракны сатып алганда өлкән бала да катнашсын. Инде үзе уйнамаган кайбер уенчыкларын ул да кече туганына алып куйсын.
* Гаиләдә икенче сабый туганчы ук өлкән баланы әтисенә акрынлап ияләштерергә тырышыгыз. Чөнки, кайчан гына әле тәүлек әйләнәсенә әнисе янында булган бала кинәт кенә икенче кеше белән калуын авыр кичерәчәк. Өйдә торган өлкән баланы, икенчесе тугач, балалар бакчасына, яисә картәнисе янына илтү дә урынлы булмаячак.
* Үзегезнең бала тудыру йортына китәчәгегезне дә дөрес аңлатыгыз. “Бу гадәти дәваханә түгел, мин үземне яхшы хис итәм”, – кебек сүзләр кулланыгыз. Балалар әниләренең авыруын авыр кабул итә. Шуңа да аннан вакытлыча гына аерылып торуыгызны бала белергә тиеш.
* Һәм иң мөһиме, сез аны элеккечә яратачагыгызны һәм аның өчен шулай ук әти-әни булып калачагыгызны балага аңлатыгыз.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Декабрьдә ике пенсия киләчәк
Сегодня, 11:00 :: Социаль өлкә
Декабрьдә ике пенсия киләчәк
Сегодня, 10:17 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Киномакс"ка - 5 яшь!
Такчурада зур куаныч!
Сегодня, 09:43 :: Сәламәтлек саклау
Такчурада зур куаныч!
Башкортстанда Театр елы ачылды
Сегодня, 09:42 :: Мәдәният һәм сәнгать
Башкортстанда Театр елы ачылды
Сабыйлар мәнфәгатендә
Сегодня, 09:39 :: Сәламәтлек саклау
Сабыйлар мәнфәгатендә








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»