Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Чуртан, Кысла һәм Аккош хәлендә калмыйк!

18.05: Чуртан, Кысла һәм Аккош хәлендә калмыйк!

Һәр чорда тәрбия мәсьәләләре җәмгыятьнең үзәгендә бул­ган, алар кешелек дөньясында иң мөһим урынны алып тора. Яшь буынны тәрбияләү, лаеклы алмаш әзерләү, җәмгыять кануннарына таянып, чор таләпләренә нигезләнеп, эзмә-эзлекле рәвештә алып барылган. Заманалар үзгәреш кичерү сәбәпле, тәрбия кануннары да үзгәргән. Әби-бабаларыбыз халык педагогикасына таянып эш иткән, бала ата-ана фатихасыннан йөз чөермәгән, өлкәннәрне хөрмәт иткән. Күпбалалы гаиләләрдә тыңлаучан, сабыр, эшчән, бул­ганыннан канәгать, диндар балалар үскән.

Бүгенге базар икътисады шарт­ларында да балага тәрбия бирү мәсьәләсе, шулай ук, дәүләт игътибарыннан читтә калмый. Кеше белән уртак тел таба алучы, аралашучан, көндәшлек мохи­тендә югалып калмаучы, төрле проектларда акча эшләргә сә­ләтле, компьютер технология­лә­рен яхшы белүче яшьләр җәм­гыятьтә үз урынын тиз тапты. Әм­ма буыннан-буынга сакланып килгән гомумкешелек сыйфатлары, кызганычка каршы, кими бара кебек.
Бүгенге көндә мәктәп укытучыларына аеруча зур таләпләр куела. Тәрбия эше белән сыйныф җитәкчеләре, психологлар, социаль педагоглар шөгыльләнә. Аерып әйткәндә, сыйныф җитәкчесе алтмыштан артык төрдә тәрбияви эш алып бара. Укытучы дәрестә, сыйныфтан һәм мәктәптән тыш чараларда тәрбияви эшкә вакыт бүлә. Чөнки укытучы бер­нәр­сәгә дә битараф түгел. Безгә, педагогларга, укучыларның тис­кәре йогынтыларга бирелүе аеруча тынгылык бирми. Интернет челтәре аша билгеле шундый­ларның берничәсе — “Зәңгәр кит”, “Йөгер һәм үл” — балалар белән булган фаҗигаләрне арттыру, кешелек җәмгыятен таркату, яшь буынны зомбилаштыру максатында таратыла. Кемнеңдер кайгысыннан бизнес ясарга омтылу — акчага корылган җәмгыятьнең рухи гариплеге, чире. Үрмәкүч авына охшаш зәһәр уен балалар психо­логиясенә җимергеч тәэсир итә.
Мәгариф системасында бу тискәре йогынтыга каршы махсус чаралар — сыйныф сәгатьләре, район хакимиятендәге җаваплы хезмәткәрләр белән берлектә әңгәмәләр, 5-11нче сыйныфлар арасында хәвефле төркемдәге балаларны ачыклау максатында психодиагностика чаралары, аның корбаны булу ихтималы сакланган балалар белән әңгәмәләр, дин әһелләре белән сөйләшү үткә­релә. Әлбәттә, укучыларның күп­челеге бу уеннарга карата тискәре мөнәсәбәттә. Укучыларыбыз буш вакытларында фәнни түгәрәкләр­дә, спорт секциялә­рен­дә шөгыль-ләнә, конкурсларда катнашып, сәләтләрен күрсәтә.
Әмма безгә, педагогларга, тәрбия эше алып барганда аеруча уяу булырга кирәк. Чөнки соңгы вакытта төшенкелеккә бирелүче балалар саны артып китте. Шунысы да уйланырга мәҗбүр итә: бернәрсә белән дә кызыксынмаган, һәрнәрсәгә битараф балалар күп. Арытаба алар тормышта дө­рес максат куя алмый. Кайбер­лә­ре, бердәм дәүләт имтиханын тапшыргач, укырга керә, кайчакта әти-әнисе теләге буенча үзе теләмәгән уку йортында белем ала, яисә күңеле тартмаган эшкә урнаша. Матди һәм рухи мохтаҗ­лык, янәшәңдә сине аңларлык һәм ярдәм итәрлек кешеләр булмау да тормыштан ямь таба алмауга китерә. Күңел ярлылыгы яшьләрне эчкечелеккә, тәмәке тартуга, наркотик куллануга этәрә. Кайберләре хәтта үз-үзенә кул сала...
Бәхәссез, бала тәрбияләү, әх­лакый сыйфатларга нигез гаиләдә салына. Тормыш тәҗрибәсеннән чыгып шуны әйтергә мөмкин: матди һәм рухи үсеше буенча гаиләләр төрле. Җитеш тормышта яшәгән бер яки ике балалы гаиләләрдә ата-ана балаларына күпчелек очракта ирек бирә, тәрбия мәсьәләсенә игътибар азая. Яки күпчелек балалар аз гына да авырлык күрми, шунлыктан кечкенә проблема алдында да куркып кала, мөстә­кыйль тормышка яраксыз булып үсә. Кайбер йомык табигатьле балалар дус-ишләре белән аралашмый, сөйләшә һәм аңлаша белми, якыннары белән килеп туган каршылыкларны хәл итмичә, читтән ярдәм эзли башлый... Бу очракта “Алма агачыннан ерак төшми”, дигән әйтем­не искә төшерү дә җитә. Генетика закончалыклары нигезендә, ба­ланың холык-фигыле, акылы һәм башка сыйфатлар ата-анасыннан күчә. Мәктәп һәм тирә-як мохит баланы шәхес буларак формалаштыруга хезмәт итә. Шунлыктан гаиләнең тормыш-көнкүреше, аның әгъза­ла­рының матди яктан тәэмин ите­леше һәм башка четерекле мәсьә­ләләр җәмәгать оешмалары игътибары үзәгендә булсын, күзәте­леп торсын иде. Гаи­ләдә килеп туган аңлашыл­маучанлык, беренче чиратта, ныгып бетмәгән бала-ның психикасына авыр тәэсир итә. Уку-укыту процессында иреш-кән уңышлар, нәтиҗәләр, әлбәттә, гаиләдәге мөнәсә­бәт-ләргә турыдан-туры бәйле. Укытучылар, хәзерге федераль дәү­ләт стандартлары таләп иткәнчә, уку-укыту процессына күбрәк игътибар бүлсә, эш сыйфаты югарырак булачак. Җәм­гыять, мәктәп, гаилә тәрбия дигән авыр йөкне бергә алып барганда гына, үзе-безгә лаеклы буын калдыра алачакбыз. Билгеле мәсәл каһарман­нары Чуртан, Кысла, Аккош кебек, уртак фикергә килмәсәк, тәрбия дигән авыр йөк урыныннан да кузгалмаска мөм­кин бит...

Гөлсинә Басыйрова,
Стәрлебаш 1нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.





Басып чыгарырга



Балага сукмагыз!
16-03-2018 :: Тәрбия
Балага сукмагыз!
Күгәрчен  елый беләме?
19-10-2017 :: Тәрбия
Күгәрчен елый беләме?
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»