Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Әхлак — күңел көзгесе

18.05: Әхлак — күңел көзгесе

Әхлак — барлык эшнең дә нигезе. Шул ук мәктәпне алсак та, укытучы дәрестә тәртип урнаштыра, балада әдәп тәрбияли алмаса, белем бирү һәм белем алу турында сөйләп тору бөтенләй урынсыз.

Әхлакый тәрбия һәрва­кыт­та да, бүгенге чор өчен бигрәк тә, көнүзәк мәсьәлә булып тора.
Беренче чиратта, гаилә­дәге әхлак, әдәп турында сүз алып барырга кирәктер. Гомумән, нигездә тәрбия гаиләдән килә. Ул соңыннан гына баланың нинди мохит­кә эләгүе йогынтысы булырга мөмкин. Гаиләдә олы­ны — олы, кечене кече итү, начар гадәтләргә юл куй­мау, ишеткән-күргән­нәрне гыйбрәт итеп, аның ахыры яман булачагын аң­лату, якыннарыңа игътибар, ихтирам, ярату белән карауга да бәйле.
Арытаба сабый балалар бакчасына эләгә. Бу тәрбия мәсьәләсендә балада шактый тирән эзен калдыра торган урын. Бала, әйтик, беренче тапкыр җәмгыять белән күзгә-күз очраша. Беренче дуслар, тәүге тапкыр катлаулы хәлләрдә үзеңне яклап чыгу. Монда инде, тәрбияче белән беррәттән, әти-әнинең дустанә мөнәсә­бәте, балада тәрбиячегә, дусларга, бакчага йөрү турында дөрес караш тә­р­бияләү мөһим.
Шуннан бала мәктәпкә килә. Тагын бер психологик стресс — яңа җәмгыять. Монда инде укытучыларга дөрес караш тәрбияләнергә тиеш. Кызганычка каршы, бүген бу — бик җитди мәсьә­лә. Һәр әти-әни өчен үз баласы — иң яхшысы. Ләкин ул бала, башкалар белән беррәттән, мәк­тәптә оештырылган тәртип, кануннарга буйсынырга тиеш. Аларның барысы да бер­төрле, бер хокуклы, әдәпле булганда гына белем алу турында сүз алып барырга мөмкин. Бала укытучысын ярдәмче, дус итеп күргәндә, аңа ихтирам бе­лән караганда гына ул бир­гән белемне тиешенчә үзләштерә.
Алга таба тагын да авыр баскыч — үсмерләр дөнья­сы башлана. Кеше гоме­рендә авыр чор, дип атар идем мин аны. Бала психологиясе ? яшәү кануннары белән каршылыкка килә. Бу очракта күпләр еш кулланган “без андый түгел идек” дигән сүзләр урынлы түгелдер, дип исәплим, чөнки бала “безнең”, “сез­нең” заманда яшәп карамаган, ә без алар заманында яшибез. Шулай булгач, алар заманына яраклашып, аларны аңларга тырышып, тәҗрибәбезне кулланып, ярдәм итик. Укытучы, тәр­бияче, әти-әни рольләрендә дустанә мөнәсәбәт аша тәрбия бирергә кирәктер. Бу очракта “Прә­ник белән камчы” ысулы эшләмәячәк, чөнки баланың “мин”е алга чыккан чор. Ул “мин”не басу кире нәти­җәгә ките­рергә мөмкин. Ләкин шуны онытмау мө­һим: дус­танә мөнә­сәбәтнең дә чиге булырга тиеш, “тәр­бияче-бала”, “укытучы-ба­ла”, “әти-әни-бала” субординациясе җуелып бетәргә тиеш түгел.
Балалар бакчасы, башлангыч сыйныфларда балалар, нигездә, матур әдә­бият әсәрләре белән тәр­бияләнә. Монда инде, күпме еллар үтсә дә, бүгенге көн өчен дә бик актуаль Г. Тукай әсәрләрен атау урынлы — “Су анасы”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Кызыклы шәкерт”, “Сөткә төшкән тычкан”, “Бала белән күбәләк” һәм башкалар. Шунысы куанычлы: бу әсәрләр буенча мультфильмнар төше­релде, аларны кабул итү балаларга күпкә җиңел һәм кызык. Аларның һәрка­й­сының нигезендә нинди дә булса әхла­кый тәрбия бирү максаты ята.
Ә менә үсмерләр баскычында бу мәсьәлә авырлаша. Монда үсмерләрне эчкечелек, наркомания, террорчылык, җенси тәртип­сезлек, тәрбия бирүчегә карата рәхимсезлек (картлар йорты мәсьәләсе) кебек хәвеф уратып алган. Балаларны яшенле куркыныч болытлар астында калдырмау — төп бурычыбыз.
Әйе, үсмерләр өчен шулай ук, гыйбрәт алырлык матур әдәбият әсәрләре күп.
Замана чире, ак үлем — наркомания, эчкечелек мәсьә­­ләсен күтәргәндә, бүгенге көн әдәбиятында Ф. Бәйрәмованың “Алыплар илендә” повесте — тор­мыш­ның төп проблемаларын чагылдыручы әсәр­ләр­нең берсе. Шулай ук бу исемлеккә Н. Гыйматди­нованың “Ак торна каргышы”, М. Маликованың “Алтын ятьмә”, Ф. Яруллинның “Яралы язмышлар”, Ф. Сад­риевның “Бәхетсезләр бәхете”, М. Әмирхановның “Мөкәррәмә” әсәрләрен кертеп була. ХIII-ХIV гасырларда яшәгән Мәхмүд Бол­га­риның “Нәһҗел-фәрадис” (“Оҗмахларның ачык юлы”) әсәрендә “Хә­мер эчүче­ләр турында” дип исем­ләнгән фасылы эчүче­лек кешене юкка чыгара, дигән фикерне раслый. Язу­чылар Ш. Камалның “Козгыннар оясында”, “Акчарлаклар” әсәрләрендә, Г. Бәши­ров­ның “Намус” романында, Т. Миңнуллинның “Нигез ташлары”нда эчке­челеккә каршы үзәк фикер үткәрелә.
Ләкин шунысы аяныч: бүгенге көндә яшь буын матур әдәбиятны укып бармый. Шуңа күрә дә, минем­чә, мәктәпләрдә әдәбият, сыйныф сәгатьләре белән беррәттән, югары сыйныфларда психология дәрес­ләре кертү уңышлы булыр иде. Ул дәресләрдә көнүзәк мәсьәләләр ачылса, анализланса, бүгенге тормыштан алынган афәтле, фаҗи­гале мисаллар күрсәтелеп, гыйбрәт алынса, бәлки әх­лак тәрбиясе өчен бу уңай йогынты ясар иде.
Әйе, җәмгыять баланың эчке тормышы формалашуга зур йогынты ясый. Ләкин шулай да әхлак-әдәп тәрбиясе гаиләдә алына. Балага гомер биргән ата-ана аның күңеленә шушы юлдан туры, дөрес итеп барырлык әхлакый нигез дә салырга тиеш!
Илсөяр Шәйдуллина,
Татарстанның Яр Чаллы шәһәре 10нчы урта мәктәбе укытучысы.





Басып чыгарырга



Балага сукмагыз!
16-03-2018 :: Тәрбия
Балага сукмагыз!
Күгәрчен  елый беләме?
19-10-2017 :: Тәрбия
Күгәрчен елый беләме?
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»