Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Лагерьдан кайтасы килми!

22.08: Лагерьдан кайтасы килми!

 “Без күңелле балачак илендә!” – ди ял итүче балалар. “Без күңелле балачак илендә!” – ди ял итүче балалар.Бәләбәйдәге “Чайка” савыктыру-белем бирү үзәгендә ял итүчеләр шулай ди.

Ул Бәләбәй районында искиткеч
ямьле табигать кочагына урнашкан. Биредә ял итәргә, сәламәтлекләрен ныгытырга мәктәп укучылары ел саен бик теләп килә. Балалар лагерен кайберәүләр туган йортыдай якын күрә. Моның сере — коллективның бердәм, тату булуында икән.


Югары сыйныфларда укучы кызлар-малайларның кечкенәләрне ияртүе, ә аларының алардан һич кенә дә калышмавы игътибарны җәлеп итте. Район мәгариф идарәсенең өстәмә белем бирү, ял һәм савыктыру секторы баш белгече Мария Әхмәтова сүзләренә караганда, чыгышларда зурраклар белән кечкенәләрне берләштерү — тәрбия ысулларының берсе булып тора. Бәләкәчләр өлкәнрәкләрдән үрнәк ала, алардан күреп өйрәнә. Бүгенге вожатый-тәрбиячеләрнең кайчандыр монда ял итеп, хәзер сөенеп эшләп йөрүе бу һөнәргә сөю тәрбияләү турында дәлилли.
Без барганда “Чайка”да өченче смена ял итә иде. Монда килгән 88 бала рәхәтләнеп уйнап, күңел ачып, җырлап-биеп, тәмле тукланып сәламәтлеген ныгыткан, якынлашып килүче уку елына көч туплаган.
Рәхәтләнмәслекме соң! Ял итәр өчен монда барлык шартлар тудырылган. Балалар өч катлы иркен һәм уңайлы корпусларда яши. Уңган пешекчеләр тәмле итеп тукландырса, яшь тәрбияче-педагоглар бер минутны да файдасыз яки күңелсез үткәрергә юл куймый. Футбол, волейбол мәйданнары, спорт шәһәрчеге, актлар залы балалар тавышыннан гөрләп тора.
Бәләбәйдә яшәүче 15 яшьлек Лев Лукьянов биредә 14нче тапкыр! Елына икешәр-өчәр сменада ял итә ул. Лагерьда бик ошавы турында сөйләде. Олеся Мөхтәбәрова 9нчы сыйныфка бара, лагерьда бишенче тапкыр ял итә.
Лагерьда балаларның сәламәтлеген ныгыту һәм белем бирү буенча зур эш алып барыла. Соңгысы өчен махсус корпус бүленгән. Анда бию залы, балалар өчен күптөрле түгәрәкләр эшли. Яраткан шөгыль белән мәшгуль булып, көненә 6 тапкыр тукланып, төрле яшьтәге балалар белән аралашып яшәгән көннәр белән хушлашу, әлбәттә, кыенрак. Шатлык белән тулы йөзләрдән, янып торган күзләрдән ялның искиткеч булуын берсүзсез аңлап була. Тылсымлы әкият илен хәтерләткән “Чайка” лагереннан якты тәэссоратлар кала.





Басып чыгарырга



Балага сукмагыз!
16-03-2018 :: Тәрбия
Балага сукмагыз!
Күгәрчен  елый беләме?
19-10-2017 :: Тәрбия
Күгәрчен елый беләме?
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»