Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Әдәбият — җан байлыгы

21.09: Әдәбият — җан байлыгы

Әдәбият — җан  байлыгыЯшь буынны китап укуга ничек җәлеп итәргә?

Дөнья үзгәрү белән без дә үзгәрәбез. Кайсы якка дәвер җиле исә, без дә шунда карыйбыз. Шулай итеп, югары технологияләр казанышына аяк басу белән безнең тормышка, бигрәк тә яшьләр тормышына, виртуаль дөньяның йогынтысы көннән-көн арта бара.


Прогресс дәверендә яшәү, бер яктан, мәгълүмат алу, киң аралашу һәм башка гамәлләр өчен зур мөмкинлекләр бирсә, икенче яктан, ул җәмгыятьтә бик сәер күренешләр тудыра. Мәсәлән, бер укучысы булмаган китапханәләр, өлкән буын вәкилләре генә сирәк-мирәк йөргән театрлар һәм башкалар. Балаларның, яшьләрнең хәзер китап тотып утыруын бик сирәк күрәсең. Хәзер барысы да дип әйтерлек бөтен дөньясы белән Интернет функцияле телефоннарына һәм планшетларына чумган, күбесе, колагына наушник тыгып, тирә-ягындагы хәл-хәрәкәтләрне дә искә алмый.
Чынлап та, ни өчен китап укысыннар соң алар? Кызыксындырган мәгълүматны берничә секундта Интернет аша табып була ич! Алай гына да түгел, төрле уку йортларында белем алучы укучылар, студентлар өчен хәзерге дөньяда уку программасын җиңел генә үзләштерә торган ысуллар да җитәрлек.
Мәктәп укучылары өчен әзер өйгә эшләр, урыс һәм дөнья әдәбияты әсәрләренең кыскача эчтәлекле җыентыклары хәзер Интернет тулы. Алай гына да түгел, шул ук максатка юнәлтелгән электрон ресурслар, мәсәлән, компьютер дисклары, киң таралыш таба. 200 бит укыганчы – бишне, 500 урынына унны гына укып, менә шулай бөтен программаны да үзләштереп була.
Ә бит әдәбият коры сюжетлардан һәм исемнәрдән генә тормый. Әдәбият – безнең күңел мирасыбыз, җан байлыгыбыз. Әдәбияттан үрнәк тә, гыйбрәт тә алып була, ул – бөтен кешелекнең аң-белем көзгесе.
Алай гына да түгел, әдәбият – ул тел байлыгы. Әдәбиятка игътибар итмәү нәтиҗәсендә безнең телебез дә ярлылана башлады. Мәсәлән, бүген яшьләр, үзара күбрәк Интернет аша гына сөйләшеп, анда да сленг сүзләре һәм смайликлар кулланып канәгатьләнә. Шулай итеп көннән-көн тел матурлыгы онытыла башлый.
Мондый хәл-шартларда нишләргә соң? Монда яшьләрне генә гаепләп булмый. Мәдәниятебезне күтәрү өчен без бергә тырышырга тиеш. Ничек? Иң тәүдә яшьләрдә мәдәнияткә, рухи дөньяга, әдәбиятка кызыксыну уятырга кирәк. Ә моның өчен кызыклы һәм мәгънәле иҗади кичәләр үткәрергә кирәк. Яшьләрне тыңлаучы итеп кенә түгел, катнашучы рәвешендә дә кызыксындыру зарур. Иң мөһиме – башларга! Шулай бергә тырышсак, җимешләребез дә мул булыр.
Эльвира АБИДОВА,
филология фәннәре кандидаты.





Басып чыгарырга



Балага сукмагыз!
16-03-2018 :: Тәрбия
Балага сукмагыз!
Күгәрчен  елый беләме?
19-10-2017 :: Тәрбия
Күгәрчен елый беләме?
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»