Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Интернетта сак булу мөһим!

21.09: Интернетта сак булу мөһим!

Укытучы, социология фәннәре кандидаты Элина Сафина.Хәвефсезлеккә иң тәүдә балаларны өйрәтергә кирәк.

Интернетның киң таралуы, социаль челтәрләрнең үсеш алуы балалар, мәктәп укучылары, яшьләр мәдәниятендә чагылыш таба. Балаларның шушы даирәдә үз кеше булуы бик яхшы, ләкин әти-әниләр тарафыннан ныклы контроль булырга тиеш. Ни өчен? Виртуаль дөньяда нинди хаталарга юлыкмаска? Интернет этикасын кайдан белеп була һәм шундый башка сорауларга бүген “Кызыл таң” кунагы — психолог, социология фәннәре кандидаты Элина Сафина җавап бирә. Ул — Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының хәвефсезлек һәм сәламәтлек саклау кафедрасы укытучысы. Аның җитәкчелегендә үсмерләр мохитендә волонтерлык хәрәкәте, үз-үзеңне тотуны профилактикалау чарасы, медиабелемлелек һәм киберэтикет, яшьләр арасында экстремизмны профилактикалау юнәлешләре буенча фәнни эшләр алып барыла.


– Элина Нуровна, тәҗрибәле белгеч буларак, Сез Интер­нетның балалар, яшүсмерләр аңына йогынтысы турында җентекле эш алып барасыз. Шушы турыда сөйләсәгез иде.
– Русиядә балалар Интернеты үсеше һәм бөтендөнья челтә­рендә гуманитар проектларны яклау турында сүз алып барганда “Акыллы Интернет” Фонды эшен билгеләр идем. Фондның “Балалар. Ягымлы домен” зонасы урыс телле балалар сайтларын берләштерүче платформа булып тора. Ул балигъ булмаган кулланучылар өчен хәвефсез профильле Интернетны үстерүгә юнәл­телгән.
Гомумән алганда, каталогларга берләштерелгән бихисап ресурс бар. Мәсәлән, белешмә-күрсәтмәдә балалар турында һәм аларга тәгаенләнгән Интернет-битләрнең сылтанмалары тупланган. Кагыйдә буларак, барлык сылтанмалар да тематик өлеш­ләргә бүленгән: күтәренке рух, сәнгать һәм мәдәният, кеше һәм табигать, йорт һәм гаилә, фән-техника-мәгариф, эшлекле дөнья һәм башкалар. Шәхес формалашуы һәм үсешенә карата мәгълүмат технологияләренең йогынтысы турында әйткәндә, монда уңай да, тискәре дә яклары бар.
Күптән түгел Эрик Шмидның “Санлы яңа дөнья” китабын укып чыктым. Анда ул киләчәгебезнең яңа картинасын тасвирлый. Сүз дә юк, санлы технологияләр кертелү уңаеннан әйләнә-тирә, тормышка карашыбыз да үзгәрә. Дөнья беркайчан да элекке кебек калмый. Игътибар итсәгез, барлык нәрсә дә сан төренә (акча, шәхси документлар һәм башкалар), яки электрон төргә әйләнә. Әгәр бу өлкәдә матди аспектка кагылабыз икән, психологик-педагогик аспект та үзгәрми дигән сүз түгел. Бүген санлы экспансия зур проблема булып кала. Үзгәреп торучы дөньяга ничек яраклашырга, өлкән буынны моңа ничек күндерергә, бөтендөнья пәрәве­зендә сагалап кына торучы хәвеф-хәтәрдән үзебезне һәм балаларны ничек йолып алырга?
1962 елда Канада медиаидеологы Маршалл Маклюэн фәнни-гамәли көндәлеккә “глобаль авыл” аңлатмасы кертте. Ул электрон технологияләр ярдәмендә глобаль киңлектә кешеләр арасындагы тыгыз элемтәләрне символлаштыра. Ни өчен “авыл” дип сорарсыз? Чөнки, белүегезчә, авыл­ның бер очында төчкерсәләр, икенче очында “Ярхәмикалла!” дигән кебек, һәрнәрсә турында һәркем хәбәрдар. Монда бер кызыклы фактны билгеләр идем: планетаның күпчелек халкы бер үк телепрограмма һәм фильмнар карый, бер үк җыр тыңлый, бер үк сайтлар белән кызыксына, ләкин шул ук вакытта дөньяның берникадәр өлеше халкы бу “авылдан” читтә кала.
Соңгы ун елда Интернет, юлдаш телевидениесе, смартфон, санлы камералар һәм чыбыксыз җиһазлар кебек яңа электрон технологияләр тормышыбызда ныклы урын алды. Аларның кайберләреннән башка тормышны хәзер күз алдына китерү дә кыен.
Яңа медиадөньяда мәгълүмат алу чыганаклары бихисап. Кайчагында безгә аның файдалымы-түгелме – нинди мәгълүмат “агызганын” үзебез дә сизмибез. Ә мәгълүматның аңлатмасы чыганак эченә керми кала бит. Бу нәрсәне аңлата? Кеше аңына минут саен “кергән” мәгълүмат агымында һәр кеше дә ашлык бөртеген кибәктән аерып ала алмый. Шушы максаттан “Безнең балалар Интернетта” мәгълүмат-мәгариф проекты барлыкка килде.
XXI гасырда педагогик җә­мәгатьчелек алдына Интернет белеме, киберэтика һәм башка өлкәләрдә белем дәрәҗәсен күтәрү бурычы куелды. Медиаграмота дәрәҗәсен күтәрү буенча эшчәнлек күптән алып барыла, Канада, Австралия һәм Бөек Британиядә моңа беренчел игътибар бирелә. Бүген Русиянең күп дәрәҗәле мәгълүмат җәм­гыятендә бу уңайдан караш үзгәрүен билгеләү мөһим: медиа белән файдалану мәдәниятен үзләштерү дәресләре укыту программаларының аерылгысыз өлешенә әйләнде.
Чит ил фәнни әдәбиятында бүгенге буын балалары һәм үсмерләренә “санлы гражданнар” диләр. Алар компьютер, мобиль җиһазларны тиз үзләштерә һәм оста куллана, ләкин, кушымталар белән эш итү белән беррәттән, хәвефсезлек өлкәсендә хәлләр, кызганычка каршы, мөшкел булып кала.
– Элина Нуровна, хәвеф­сезлек өчен нәрсәләргә ныграк игътибарны юнәлтергә соң?
– Балалар һәм үсмерләр өчен зыянлы төркемнәрне әйтеп үтәм: экстремистик берләшмәләргә яллау, социаль челтәрләрдә “Незнакомый друг”, кибер-террор (кибербуллинг, кибермоббинг) яисә “троллинг”, киберкараклык, чит кешенең челтәргә керү мөм­кинлеге һәм техник чаралар ярдәмендә шәхси мәгълүмат урлау, балигъ булмаганнар турындагы персональ мәгълүматны законсыз рәвештә җыю һәм ачык рәвештә тарату, өлкәннәргә тәгаенләнгән сайтларга керү һәм карау, үсмерләр һәм балаларны суицид хәленә җиткерү, шулай ук хәвефле уеннарга җәлеп итү, балалар йөзен социаль чел­тәрләргә кую (“вписки”, секстинг) һәм башкалар.
– Элина Нуровна, балалар Сез санап үткән сайт, төр­кемнәрнең корбаны булмасын өчен әти-әниләр нинди ки­ңәшләргә колак салырга тиеш?
– Монда, иң беренче чиратта, медиабелемлелек дәрәҗәсен күтәрү зарур. Балагыз социаль челтәрдә икән, сезгә дә виртуаль дөньяда аның белән янәшә торырга кирәк. Сез анда күзәтүче булырга, шул сәбәпле, интернет-этикет осталыгы булдырырга тиешсез. Бу проблема белән күп еллар шөгыльләнү шуны күрсәтә: кызганычка каршы, күпчелек әти-әниләр, мең төрле сәбәп табып, балаларының ни белән мавыкканын белергә дә теләми. Бу очракта алар балалары алдында абруен югалта.
Интернет белән эш иткәндә бала кайчан да булса бу хәлләр белән очрашачак. Чөнки аның ышанычына керү һәм файдалану, ялган танышулар булдыру бик җиңел. Балаларны Интернет кагыйдәләренә өйрәтү безнең төп бурыч булып тора. Хәвефсезлек мәсьәләсен хәл итүдә ата-ана контроле функциясе ярдәмгә килә. Ата-ана контроле бихисап ай-ти продуктларда бар һәм корал, яңалыклар, порнография, наркотиклар һәм башка шундый сайтларга балалар тарафыннан керүне чикли. Моннан тыш, нинди веб-сайтларга керүе һәм ачарга тырышуын да контрольдә тота аласыз.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Элина Нуровна!





Басып чыгарырга



Балага сукмагыз!
16-03-2018 :: Тәрбия
Балага сукмагыз!
Күгәрчен  елый беләме?
19-10-2017 :: Тәрбия
Күгәрчен елый беләме?
Әдәбият — җан  байлыгы
21-09-2017 :: Тәрбия
Әдәбият — җан байлыгы
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»