Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Бала хакына кимсетелеп яшәргәме? Аерылышыргамы?

19.10: Бала хакына кимсетелеп яшәргәме? Аерылышыргамы?

Бала хакына кимсетелеп яшәргәме? Аерылышыргамы?Йөрәк өянәгеннән кинәт вафат булган әтисен югалтканда Алсу бишенче сыйныфны, энесе икенчене тәмамлаган чак иде. Бу хәлдән соң ике ел узгач, сабыр, тыныч холыклы әтиләрен аның нәкъ киресе булган, әниләреннән җиде яшькә яшьрәк үги әти алыштырды. Кызурак канлы булса да, балалар — аны, ул аларны үз итте, әниләре белән үстереп, олы тормышка чыгардылар.

Менә күрәчәкне генә алдан берничек тә сиземләп булмый шул. Югары уку йортын тәмамлау белән җиләк кебек Алсу кинотеатрда очраклы танышкан егет белән тормышын бәйләр, ашыгып кияүгә чыгар дип туганнары һич көтмәгән иде. Себер якларыннан булган “бай” кияү белән бәхеттә “йөзеп“ яшәрләр кебек тоелган иде. Ләкин... Никахтан соң ук яшь ирнең йөзе ачылды. Гаилә учагы кабынмас борын килеп чыккан низагның берсендә хәл белергә килгән туганнары Алсуны чыгарып ыргытылган киемнәре янында күтәрмәдә елап утырган чагына тап булгач та, тормышыңны бозма дип, туган якларына кайтып китүне үтенәләр. Тыңлыймы соң ин­де? Урыным хәзер монда, ярал­ган балам әтисез үсәрмени, дип җаваплый.
Ә кияү дигәнең бала тугач та үзгәрми. Кайчандыр психик авыру белән интегеп, чирне “җиңгән” кияү тискәре холкы аркасында бер коллективта да озак эшли алмый. Кыскасы, эт ялкавы булып чыга. Эшсез­леккә сылтанып, бер­үзе тәрбия­ләгән газиз улыкае өчен җан атучы, ике урында эшләүче, үзенең картаеп килүче әнисе, алар белән бер­гә яшәүче бертуган сеңлесе, яшь баланы калдырып, эшкә чыгарга мәҗбүр булган Алсуның җилкәсенә рәхәтләнеп менеп утыра.
Алсуның туганнары менә өч ел ин­де аны туган якларына кайтырга үгетли. Кызу канлы үги әтисе белән бертуган энесе хәтта юлга чыгарга җыена, ләкин Алсу, ирен яклап, китертми. Әле күптән түгел отпускага кайтканда бу турыда сүз чыккач, үзем әтисез үстем, эчми торган, исән әтисе булган сабыемны ятим итеп үстеримме, дип, әнисе белән үги әтисен шаккатыра.
Сау-сәламәт килеш эшләми торып, өйдәгеләрне нык тота кияү: куа, кул күтәрә, әнисен җәберли, акча таптыра. Бу мохиттә үсеп килүче, көн озыны ата канаты астында тәрбияләнүче өч яшьлек малай өйдәге хатын-кызларны әтисеннән яклап арага керә. Алсу сөйләвенчә, улына бармак очы белән дә тими. Алсуны, әйтерсең, сихерләгәннәр: яхшы эштә эшләп, акчасының тиенен санап торучы, көнләүче, кимсетүче иренең үзгә­рүенә ышанып яши ул, янәсе, эчми, кызып китеп, үзен контроль­дә тотмавы вакытлыча... Ә әтисе холыкларын кабатлап күрсәтергә, башка балалар янында кулланып калу мөмкинлеген дә ычкындырмаган улы, иң мөһиме, әти белән үсә... Ул кем булыр киләчәктә?
Белгечләр билгеләвенчә, бү­генге җәмгыятьтә өйдәге тирания һәм агрессия җитди пробле­ма-ларның берсе санала. Меңгә якын хатын-кыз ирләре тарафыннан кулланылган физик һәм әхлакый көчкә түзеп яши. Русия Федерациясе Эчке эшләр министр­лы­гының статистика мәгълүматлары буенча, узган елда гаилә эчендәге конфликтлардан 12 мең хатын-кыз каза күргән. Җинаять кодек­сының 116 мәддәсе буенча 64 про­цент очракның хатын-кызга карата җинаять эше өйдә теркәлә.
Шушы чыганак мәгълүматлары буенча, гаиләдә көч кулланган 4 миллион кеше арасыннан 205 меңе генә тотрыксыз нерв системасы белән интегә, 400 меңе – эчкече, 40 меңе – психик авыру, ә иң күп өлеше – 3,35 миллионы – “нормаль, хөрмәтле кешеләр”.
– Мондый хәлдә калган хатын-кызлар, гадәттә, бу хәлнең сәбәбен белмиләр һәм үз гомер-ләрен тулысынча гаилә деспоты карамагына тапшырганын аңла­мыйлар, – ди республиканың Мәгариф министрлыгы каршындагы Балалар шәхесе үсешенә деструктив йогынты ясаучы социаль челтәрләрне мониторинг­лау үзәгенең психологик хез­мәте җитәкчесе Элина Сафина.
Белгеч әйтүенчә, проблема үзеннән-үзе генә хәл ителми. Иң аянычы шунда: өйдәге тирания-дән хатын-кыз гына түгел, бигрәк тә балалар интегә. Аларда гаилә тормышы шуңа охшаш булырга тиеш, дигән күзаллау хәтер төбенә сеңеп кала.
Өй тираны гаилә әгъзаларын әхлакый һәм физик агрессия ярдә­мендә үзенә тулысынча буйсындыра. Читтән карап торуга хәл бә­хәссез күренә. Ата-ана, дуслары, туганнары, хезмәттәшләре аерылышырга өнди. Ләкин ул иренә бәйле һәм, аның уенча, иң яхшысы – буйсыну.
– Зур гамәли тәҗрибәдән чыгып шундый нәтиҗә ясарга мөмкин: мондый хәлдә калуның сәбәбе хатын-кызларның үз-үз­ләрен түбән бәяләүгә барып тоташа, – ди психолог. – Бу сәбәп мөнәсәбәтләргә нокта куярга да, тираниягә юл куймаска да мөм­кинлек калдырмый.
Кагыйдә буларак, кыз баланың тәртип моделе гаиләдәге тәрбия­ләнү шартларында һәм төрле чикләүләр нәтиҗәсендә формалаша. Каты холыклы гаиләләрдә үз кагыйдәләре һәм власть иерархиясе көчле була. Моның нәти­җәсендә тәрбияләнгән кыз бала үз сүзен, фикерен белдерә алмый, тыңла­шу­дан башканы белми үсә. Җит­мәсә, әти-әнинең “тыңлаучан бул” дигән нәсыйхәтен дә үз тормышында уңышлы куллана. Психологлар фикеренчә, кимсетелүгә түзү, шул ук вакытта ирен якын кешесе итеп күрү кебек киче­решләр – мондый гүзәл затлар­ның аңында аерылгысыз төшен­чәләр. Сагыш булмаса, сөю дә юк дигән сүз, имеш.
Тәҗрибәле белгечләр фике­ренчә, гүзәл затларга бу очракта ирен түгел, тәү чиратта, үзен коткарырга кирәк. Үзгәрер дип яшәү – ялгышлык. Кеше агрессия, контроль һәм башка көчләрне куллана, икән, бу вакытлыча түгел, киресенчә, аның тормыш позициясен, холкын билгели. Вакыт үтү белән яра төзәлми, тирәнәя, катлаулана гына. Кешенең холык-фигыле, кыланышы ошамый икән, тормышны аның белән бәйлисе дә түгел. Аның янында калырга дигән карар кылганда бөтен кимчелекләрен кабул итәргә туры киләчәк.
“Һәр кешенең язмышы үз кулында” дигәнне дә истән чыгармау мөһим. Тәү чиратта, өстенлекләр турында уйланганда, тормыш һәм мөнәсәбәтләрне караганда, үз бәяңне күтәрү зарур. Бу киләчәктә аерылышу газапларын кыскартырга, иң мөһиме – бер тырмага кабаттан басмаска ярдәм итәчәк.





Басып чыгарырга



Балага сукмагыз!
16-03-2018 :: Тәрбия
Балага сукмагыз!
Күгәрчен  елый беләме?
19-10-2017 :: Тәрбия
Күгәрчен елый беләме?
Әдәбият — җан  байлыгы
21-09-2017 :: Тәрбия
Әдәбият — җан байлыгы
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»