Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Диңгез юлы Раевкага илтә

Диңгез юлы Раевкага илтә
14.08.2018 / Ватанпәрвәрлек

Диңгез юлы  Раевкага илтәӘлшәй районында батыр якташларының исемнәрен мәңгеләштерделәр.

Раевка авылы елдан-ел матурлана, күркәмләнә. Бу җәһәттән шуңа да игьтибар итми мөмкин түгел: тормыш-көнкүреш шартлары яхшыру билгесе бул­ган яңа урамнар барлыкка килү, юллар төзелү белән беррәттән, гомумкешелек кыйммәтләре сыйфатында халык хәтерендә җуелмас хәрби-тарихи объектлар да күтәрелә.


Нәтиҗәдә, Раевка авылы үзәгендә Дан аллеясы барлыкка килде. Төбәккә ямь биргән тарихи архитектура ансамбленең чикләре киңәя бара. Соңгы берничә елда гына биредә тәүдә — чик сакчыларына, аннары яугир-интернационалистларга һәйкәлләр ачылды. Агымдагы елда, атап әйткәндә, Хәрби-диңгез флоты көнендә Әлшәй районы диңгезчеләре истәлегенә тактаташ куелды.
Хәрби-диңгез флоты ветераны, отставкадагы мичман
Рамил Хаҗигалиев әлеге истәлекле вакыйганың әһәмиятен шулай билгели:

— Төбәк авылларында туып-үсеп, илебез азатлыгы өчен көрәштә һәлак булганнар, аннары тыныч тормыш шартларында Русия флотында лаеклы хезмәт итүчеләр бихисап. Ни аяныч, хәрби хезмәт үтәгәндә югалтулар булуы да ихтимал. Соңгы чорда гына, мәсәлән, хәрби бурычын үтәгәндә Әлшәй районыннан 8 диңгезче һәлак булды. Аларның исемнәре якташлары күңеленнән җуелырга тиеш түгел, тарихи хәтер яңарып торсын иде. Якташ диңгезчеләр истәлегенә куелган һәйкәл дә шушы изге максатка хезмәт итә.

Диңгезчеләргә багышланган һәйкәл-тактаташны ачу тантанасында Әлшәй районы хакимияте җитәкчелеге, якташ диңгезчеләр, аларның гаиләләре катнашты. Тактаташка адмирал Нахимовның киләчәк буыннарга төбәп әйтелгән. “Диңгезчегә авыр һәм җиңел юл юк, фәкать дан юлы гына бар!” — дигән канатлы сүзләре уелган. Шунда ук тыныч тормышта хәрби бурычын үтәгәндә башын салган 8 диңгезченең исемнәре урын алган. Алар – Раил Шәкүров, Наил Хафизов, Рамил Хафизов, Азат Сәяхов, Геннадий Монтрин, Гаяз Яхин, Идрис Хәйруллин, Раил Юнысов. Якташлар хәтерендә аларның данлы исемнәре мәңге сакланыр.

Фәнүр ГЫЙЛЬМАНОВ,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Әлшәй районы.





Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Авыл мәктәпләрен ябалар
Сегодня, 11:48 :: Мәгариф
Авыл мәктәпләрен ябалар
Без монда да яхшырак булдырабыз
Сегодня, 11:10 :: Икътисад
Без монда да яхшырак булдырабыз
Салкыннарда өшүдән сак булыгыз!
Сегодня, 10:58 :: Сәламәтлек саклау
Салкыннарда өшүдән сак булыгыз!
Тауда туңып үлгән
Сегодня, 10:47 :: Җәмгыять
Тауда туңып үлгән
Югыйсә, азганнар иде....
Сегодня, 10:42 :: Социаль өлкә
Югыйсә, азганнар иде....




Новости русской версии сайта

Яңа номер

8 (25312) от 22 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»