Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Зәңгәр күккә очты алсу шарлар...

Зәңгәр күккә очты алсу шарлар...
30.08.2018 / Ватанпәрвәрлек

Зәңгәр күккә очты  алсу шарлар...1 сентябрьдә илебезнең барлык мәктәпләрендә “Тынычлык дәресе” үтәчәк. Уку елының беренче көнендә, беренче дәресендә аяз күкле, тыныч, имин тормышның никадәр зур бәхет булуы балаларның рәсемнәрендә, иншаларында чагылачак. Илебез тынычлыгы өчен канлы сугышка кергән яугирләр искә алыначак.

84нче татар гимназиясендә патриотик тәрбиягә мондый дәрестә генә түгел, ел дәвамында зур игътибар бирелә. Хәтта җәйге каникуллар вакытында да белем учагында әһәмиятле чаралар оештырыла. Чыгарылыш сыйныф укучылары оештырган “41нең алсу күге” дип исемләнгән акция дә шундый чараларның матур бер үрнәге булды. Директорның укыту һәм тәрбия эшләре буенча урынбасары Альбина Азаматова җитәкчелегендә оештырылган хәтер кичәсендә уку йорты эскәмиясеннән сугышка киткән яугирләр искә алынды.
— Бүген без ил тарихында тирән эз калдырган Бөек Ватан сугышы елларын, сугыш һәм тыл ветераннарын искә алырга, аларны хөрмәтләргә җыелдык. Бу чарага нәкъ унберенчеләрне җыюның үз сәбәбе бар — 41нең июнендә сугышка алынган кызлар һәм егетләрнең, бүген нәкъ сезнең кебек, кулларына яңа гына аттестат алган чагы булган, — диде, тантананы ачып, гимназия директоры Равил Идрисов.
Чарага тыл һәм мәгариф ветераны Сергей Платонов һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ветераны Иван Постилов чакырылган иде. Үсмер чаклары авыр сугыш елларына туры килгән буын вәкилләре истәлекләр яңартты. Сугыш ачысын иңнәрендә татыган ветераннарның хатирәләреннән күпләрнең күзләре дымланды. Равил Рифкать улы ветераннарга истәлекле бүләкләр тапшырды һәм илебез күгендә тынычлык булсын өчен зур көч салулары өчен рәхмәт белдерде.
Унберенчеләр, сыйныф җитәкчеләре Глүзә Гәрәева һәм Регина Галиәхмәтова белән берлектә, истәлекле, күңелнең нечкә кылларына кагылырлык чара оештырган иде. Аны әзерләүдә бигрәк тә гимназиянең югары сыйныфлар Советы әгъзалары Радмир Мамаев, Илнур Еникеев, Марат Шәехов, Артур Мостаев, Марина Пестрякова һәм башкалар зур көч салган. Укучылар чыгышында яу кырында ятып калган яугирләргә дан һәм хөрмәт, Туган илләренә әйләнеп кайту бәхетенә ия булган, Бөек Җиңү хакына тылда хезмәт салган ветераннарга рәхмәт сүзләре яңгырады. Кызлар һәм егетләр кайчандыр уку йорты эскәмиясеннән сугышка алынган, Ватаны өчен гомерен кызганмаган яугирләрнең якты истәлегенә зәңгәр күккә алсу шарлар очырды...

Юлия ТӨХБӘТУЛЛИНА.





Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Авыл мәктәпләрен ябалар
Сегодня, 11:48 :: Мәгариф
Авыл мәктәпләрен ябалар
Без монда да яхшырак булдырабыз
Сегодня, 11:10 :: Икътисад
Без монда да яхшырак булдырабыз
Салкыннарда өшүдән сак булыгыз!
Сегодня, 10:58 :: Сәламәтлек саклау
Салкыннарда өшүдән сак булыгыз!
Тауда туңып үлгән
Сегодня, 10:47 :: Җәмгыять
Тауда туңып үлгән
Югыйсә, азганнар иде....
Сегодня, 10:42 :: Социаль өлкә
Югыйсә, азганнар иде....




Новости русской версии сайта

Яңа номер

8 (25312) от 22 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»