Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Дүртөйледән - "җир читенә"...

Дүртөйледән - "җир читенә"...
05.10.2018 / Ватанпәрвәрлек

Дүртөйледән - "җир читенә"... Язучы һәм журналист Илдус Тимерханов Приморье краенда эш сәфәре белән йөри. Меңнәрчә чакырымнар үтеп, Владивостокка кадәр барып җитәргә ни этәргән бу тынгысыз җанны?

Ул кайчандыр шушы якларда Советлар Союзының Кытай hәм Төньяк Корея чикләрендә урнашкан бихисап хәрби частьләрның берсендә армия хезмәтендә булган. Хәзер аларның берсе дә юк. Урыннарында җан әрнетерлек харәбәләр генә калган. Язучы шуларның тарихын өйрәнә. Шушы уңайдан Краскино авылында hәм Славянка шәһәрендә хезмәттәш дуслары, шушы якларда яшәгән элекке танышлары янында булды.

Ул, шулай ук, Владивосток шәhәрендә яшәүче элекке офицерлар белән очрашып сөйләште. Араларында татарлар байтак. Дүртөйле районыннан чыккан 1нче ранг капитаны, су асты атом көймәсенең элекке командиры мәрхүм Даhи Мирһаҗевның улы Руслан белән очрашты. Алар шәhәр зиратының Тын океан диңгезчеләре җирләнгән өлешенә барып, аның кабере янында шушы зур шәхесне искә алды.

Болардан тыш, Илдус Тимерханов Приморье краеның татар-башкорт җәмгыяте оешмаларында булды. Аларның берсен Дүртөйле районының Семилетка авылыннан чыккан Риф Харисов җитәкли. Журналист-язучы, шулай ук, Владивосток шәһәре Думасы депутаты, Кушнаренко авылыннан чыккан Таһир Ибашев hәм "Земля леопарда" заказнигы директоры урынбасары, Илеш районының Этәй авылы кызы Зилә Хөснетдинова белән очрашты.

Биредә татар-башкорт оешмалары зур эш алып бара. Шәhәрдә үткән чараларда актив катнаша. Ел саен сабантуй оештыралар. Мәчет төзи башлаганнар. Борын-борыннан монда килеп урнашкан татарларның тарихын өйрәнәләр. Татар урамы төзү өчен участок билгелиләр. Татар-башкорт җәмгыятьләре Артем, Уссурийск, Партизан һәм башка шәhәрләрдә бар. Алар “җир читендә” яшәсә дә, туган җирләрен онытмый, туган халыкларының тел һәм мәдәниятен саклап калу буенча гаҗәп күп эш алап баралар.



Фото: Фото гаилә архивыннан.



Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных

Аватарка

25 октября 2018 20:21: Рустам


Илдус туган, якташлар бар тукян ул якларда , Аларик белян очрашулар бик айбят.... чачелган, сибелган татар жилдаге яфрак Кебек ( Нури Арсланов)



Цитировать






Кытайга очасыгыз киләме?
Вчера, 16:30 :: Яңалыклар
Кытайга очасыгыз киләме?
Вчера, 10:48 :: Яңалыклар
"Җәмгыять өчен бу зур югалту..."
Тимур, тимер кебек бул!
8-12-2018 :: Сәясәт
Тимур, тимер кебек бул!
Партия контролендә
8-12-2018 :: Сәясәт
Партия контролендә
Әнә шулай җырларга кирәк!
8-12-2018 :: Мәдәният һәм сәнгать
Әнә шулай җырларга кирәк!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

142 (25296) от 7 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»