Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Республика намусы өчен”

“Республика намусы өчен”
16.11.2018 / Ватанпәрвәрлек

“Республика намусы өчен”
Кичә Уфаның “Башкортостан” дәүләт концерт залында шундый исем астында “Башкортстан Республикасы мәгарифе киңлегендә рухи-әхлакый үсеш һәм гражданлык-патриотик тәрбия бирүнең иң яхшы моделе” конкурсына йомгак ясалды, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.


Конкурс “2016-20 елларда Русия Федерациясе гражданнарына патриотик тәрбия бирү” дәүләт программасы нигезендә, “Бердәм Русия” партиясе Башкортстан төбәк бүлекчәсенең “Буыннар йөрәгендә хәтер һәм горурлык” проекты кысаларында оештырылды.

Чарада “Бердәм Русия”нең төбәк бүлекчәсе секретаре Константин Толкачев һәм министрлыклар вәкилләре җиңүчеләрне тәбрикләде.

– Безнең илдә ватанпәрвәрлекне үстерү өчен күп эш башкарыла. Тиешле дәүләт программалары кабул ителә, аларны үтәү өчен акча бүленә. Системалы эш нәтиҗәсендә республикада кешеләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләүгә юнәлдерелгән күп кенә проектлар тормышка ашырыла. Фестивальдә катнашкан һәр лауреат үзенең талантын, сәләтенә тугрылыгын, иҗади эзләнүне, ә иң мөһиме – ватанпәрвәрлек үрнәге күрсәтте. Җәмгыятьне рухи-әхлакый яктан үстерүгә һәм патриотик рухта тәрбияләүгә зур өлеш кертүегез өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм, – диде Константин Борисович.

“Республика намусы өчен”


Конкурс мәгариф, мәдәният, спорт, гаилә, мәгълүмат чаралары юнәлешләрен үз эченә алды. Аларның һәрберсендә номинацияләр булдырылды. Мәсәлән: “Яшьләр сәясәте өлкәсендә рухи-әхлакый үсеш һәм патриотик тәрбия бирү: яшьләр проектлары конкурсы”нда Екатерина Недопекина җиңүче дип танылды, “Гаиләдә рухи-әхлакый үсеш һәм патриотик тәрбия бирү: гомерләрен һәлакәт астына куеп батырлык кылган балалар” номинациясендә Ләйлә Сәйфетдинова, Ярослав Адоньев, Денис Кузнецов бүләкләнде.

Конкурста шәһәр һәм район хакимияте мәгариф идарәләре, мәктәпкәчә һәм гомуми, өстәмә белем бирү оешмалары да катнашты. Республикада тәрбия бирү торышы анализланды. Программада традицион һәм инновацион эш алымнары да тәкъдим ителде. “Социаль приютларда рухи-әхлакый үсеш һәм патриотик тәрбия” номинациясендә Уфаның “Үсмер” үзәге җиңде.

Йомгаклау тантанасы җыр-моң, дәртле-чагу биюләр белән үрелеп барды. Һәр катнашучы медаль, грамота һәм кыйммәтле бүләк алды.

“Республика намусы өчен”



Фото: Энҗе Ибраһимова фотолары.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Авыл мәктәпләрен ябалар
Сегодня, 11:48 :: Мәгариф
Авыл мәктәпләрен ябалар
Без монда да яхшырак булдырабыз
Сегодня, 11:10 :: Икътисад
Без монда да яхшырак булдырабыз
Салкыннарда өшүдән сак булыгыз!
Сегодня, 10:58 :: Сәламәтлек саклау
Салкыннарда өшүдән сак булыгыз!
Тауда туңып үлгән
Сегодня, 10:47 :: Җәмгыять
Тауда туңып үлгән
Югыйсә, азганнар иде....
Сегодня, 10:42 :: Социаль өлкә
Югыйсә, азганнар иде....




Новости русской версии сайта

Яңа номер

8 (25312) от 22 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»