Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Вакыт елгасы” Русия күләмендә дан ала

“Вакыт елгасы” Русия күләмендә дан ала
30.11.2018 / Ватанпәрвәрлек

“Вакыт елгасы” Русия күләмендә дан алаБашкортстан дәүләт университетының Бөре филиалында хәрби-патриотик эш югары дәрәҗәдә оештырылган.

Республиканың һәр югары уку йортының үзенчә­леге бар. Берәүләре спорт һәм мәдәнияткә зур игътибар бирә, икенчеләре тарихны тергезә. Башкортстан дәүләт университетының Бөре филиалында ике юнәлеш тә тигез үсешә.
Филиал директорының тәрбия эшләре һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Руслан Хәмидуллин белдерүенчә, 2015 елда уку йортында хәрби-патриотик клуб оештыру турында карар кабул ителә. Ул клубка “Бөре укчылары” исеме бирелгән.


– Башта клуб студентлар һәм укытучылар өчен төзелгән иде, аннары Бөре шәһәре халкы да клуб эшендә катнашырга те­ләк белдерде. Безнең бер-ләшмә хәрби тарих, ата-бабаларыбызның мәдәния-те һәм көнкүреше белән кызыксынучылар өчен. Без – XVII гасырның икенче яртысында төбәгебездә барган вакыйгаларны реконструкциялибез, – ди Руслан Хәмидуллин.
2016 елда уку йорты директоры Салават Мөдәрис улы Усманов җитәкчеле­гендә республиканың хәр-би-патриотик эш белән шөгыльләнүче оешмалар өчен “Вакыт елгасы” фестивале уздырыла. Ул зур популярлык ала. Шуңа күрә дә узган елда Бөре филиалында янә студентлар­ның тарихи реконструкцияләр фестивале үткәрелә. Бу чарада Пермь крае, Чиләбе, Свердловск, Самара өлкә­лә­реннән студентлар катнаша.
“Вакыт елгасы” фестивале республика җитәкче-леге игътибарын да үзенә җәлеп итә. Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты “Бөре укчылары” клубына фестиваль белән илкүләм конкурсларда катнашырга тәкъдим итә. Шул ук елны фестиваль “Russian Event Awards” вакыйга туризмы бәйгесендә өченче урынга лаек була.
Агымдагы елда “Вакыт елгасы” фестивален ике этапта үткәрәләр. Беренче-сендә 300 реконструктор һәм 500дән артык студент катнаша. Соңыннан Яшь-ләр эшләре буенча федераль агентлык оештырган югары белем бирү оешмалары арасында Бөтенрусия яшьләр проектлары конкурсында “Вакыт елгасы” “Патриотик тәрбия һәм мәдәниятара коммуника-цияләр” номинациясендә зур грант ота. Шул акчага уку йорты фести­вальнең икенче этабын тормышка ашыра. Атап әйткәндә, гражданлык-патриотик тәр­биянең актуаль проблемалары буенча фәнни-методик форум уздыра. Беренче этапта катнашучылар форумда гражданлык-патриотик тәрбия бирү буенча үз фикерләрен белдерәләр. Форум өч көн дәвамында бара.
– Ил тарихында беренче тапкыр мондый фестиваль фәнни нигездә узды, – ди Руслан Хәмидуллин.
Форумның өченче кө­нендә хәрби-патриотик клублар урта гасырлар, XVII гасыр, 1812 елгы Ватан сугышы һәм Бөек Ватан сугышы чорларын тергезеп чагылдыра, шулай ук, хәрби техника күргәзмәсе оештыра.
Агымдагы елда да “Вакыт елгасы” фестивале “Russian Event Awards” конкурсында икенче урынга лаек була. Шулай ук, студентлар кулы белән эш­ләнгән “Домино” экспозициясе Русиянең “Сувенир” конкурсында икенче урын яулый.
Руслан Хәмидуллин белдерүенчә, бу эш белән шөгыльләнгән студентлар укуда да яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Шулай ук, аларга Русия күләмендәге конкурсларда катнашкан өчен махсус стипендияләр бирелә. Гомумән, бу клуб студентлар арасында зур популярлык яулый, шуңа күрә дә яңа укырга килгән студентлар да хәрби-патриотик эш белән шөгыльләнергә теләк белдерә. Алар төрле конкурсларда катнашып, Русия шәһәр­ләрендә була. Барлык чыгымнарны уку йорты күтәрә. “Хәрби-патриотик эш белән шөгыльләнү укуга зыян китерми, киресенчә, безнең алда яңа мөмкин­лекләр ачыла”, диләр студентлар.

Ример НАСРЕТДИНОВ.
Бөре шәһәре.





Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Авыл мәктәпләрен ябалар
Сегодня, 11:48 :: Мәгариф
Авыл мәктәпләрен ябалар
Без монда да яхшырак булдырабыз
Сегодня, 11:10 :: Икътисад
Без монда да яхшырак булдырабыз
Салкыннарда өшүдән сак булыгыз!
Сегодня, 10:58 :: Сәламәтлек саклау
Салкыннарда өшүдән сак булыгыз!
Тауда туңып үлгән
Сегодня, 10:47 :: Җәмгыять
Тауда туңып үлгән
Югыйсә, азганнар иде....
Сегодня, 10:42 :: Социаль өлкә
Югыйсә, азганнар иде....




Новости русской версии сайта

Яңа номер

8 (25312) от 22 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»