Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Якташ язучы үрнәгендә

Якташ язучы үрнәгендә
20.12.2018 / Ватанпәрвәрлек

Якташ язучы  үрнәгендәХалыкара Аксаков бәйрәме кысаларында намус дәресе узды.

Бу чарада курсантлар, укытучылар, Идел буе су транспорты университеты җитәкчелеге һәм чакырыл­ган кунаклар катнашты.
Университет директоры Валерий Бричкин, чараны ачып, барлык кунакларны бәйрәм белән котлады һәм якташыбыз Сергей Аксаков турында сөй-ләде.


Сергей Аксаков Уфада прокурор гаиләсендә 1791 елда туган. Балачагы шушы шәһәр-дә һәм Ырынбур губернасында үткән, кечкенәдән китаплар укырга яраткан.
1799 елда Казан гимназия-сенә укырга керә, аннары укуын Казан университетында дәвам итә. Шул елларда ул журналларда беренче әсәрләрен бастыра.
1806 елдан Сергей Тимофеевич университетның “Ватан тел гыйлемен сөючеләр җәмгыяте”ндә эшли. Арытаба балачагы, гаилә риваятьләре турында автобиографик трилогия яза.
1816 елда язучы генерал кызы Ольга Заплатинага өйләнә. Алар 4 малай, 5 кыз үстерә. Язучы барлык балаларда патриотизм рухы тәр-бияли. Сергей Тимофеевичның гаиләсе Надеждино авылында биш ел яши, ә 1826 елда Мәскәүгә күчеп китә. Анда Сергей Аксаков тагын дәүләт эшендә була.
1993 елда Яңа Аксаков авылында язучыга багышланган музей экспозициясе ачылды. Уфада Сергей Аксаковның мемориаль йорты-музее эшли. Сергей Тимофеевичның исеме Уфада паркка һәм урамга бирелде. Шулай ук, республика районнарында күп урамнар аның исемен йөртә.
Чарада котлау сүзләре белән кунаклар чыгыш ясады, алар университет курсантларына сәламәтлек, укуларында һәм спортта зур уңышлар теләде.
“Намус дәресе” ахырында университет курсантлары һәм укытучылары өстәмә белем бирү буенча өлкән укытучы Наилә Рәмиева җитәкче-легендә концерт күрсәтте. Университет директоры Николай Бричкин чакыруы буенча кунаклар Сергей Тимофеевич Аксаковның эш бүлмәсендә, Арктиканы тикшерүче, штурман Валерий Альбанов музеенда булды. Бу музейда аның поляр экспедициясендә табылган экспозицияләрне ачу тантанасы үтте.
Кунаклар Русия Хәрби-диңгез флоты музеенда да булды. Музей мөдире, өстәмә белем бирү укытучысы, өлкән мичман Ринат Иксанов әлеге музей барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Ринат Хисмәт улы Башкортстаннан чыккан адмираллар һәм генераллар, Бөек Ватан сугышы геройлары турында искә тө-шерде. Ул музейда диңгезчеләр батырлыгы мисалында курсантларны патриотик рухта тәрбияләү максаты куелуын ассызыклады.
Чара ахырында курсантларның патриотик җырлар белән тантаналы маршы булды.

Рөстәм ГАЛЛӘМОВ.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Төп бурычларыбызның берсе - яңа предприятиеләр булдыру!
Сегодня, 20:02 :: Башкортостанга - 100 ел!
Төп бурычларыбызның берсе - яңа предприятиеләр булдыру!
Безне нинди яз һәм җәй көтә?
Сегодня, 14:39 :: Яңалыклар
Безне нинди яз һәм җәй көтә?




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»