Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Монда булачак солдатлар тәрбияләнә!

Монда булачак солдатлар тәрбияләнә!
12.03.2019 / Ватанпәрвәрлек

Монда булачак  солдатлар тәрбияләнә!Караидел авылының 1нче балалар бакчасында “Зарница” спорт уены үтте.

Илебезнең хәрби тарихы каһарманнарча батырлыкларга, чын ватанпәрвәрлек белән тулы, кызыклы вакыйгаларга, гаҗәеп, уникаль шәхесләргә бай. Болар барысы да балаларны патриотик рухта тәрбияләүнең югары максатларын гамәлгә ашыру өчен бай материал булып тора.


Шушы уңайдан Караидел авылының 1нче балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Зарница” спорт уены үтте. Балалар бакчасы территориясенә өлкән һәм әзерлек төркемнәре балалары, ата-аналар, абый-сеңелләр һәм 1нче балалар бакчасы хезмәткәрләре җыелды.
Чара хәрби музыка белән үрелеп барды, ул рух күтәренкелегенә булышлык итте. Тәүдә отрядлар тантаналы парадка тезелде. Анда тәр-бияче җитәкчелегендә балалар һәм ата-аналар катнашты. Командирлар гимн астында отрядлар каршында Русия флагын йөртеп чыкты, уенның башкомандующие Ришат Галинуров рапорт тапшыру турында приказ бирде.
Арытаба чарада катнашучылар алдында “Рысь” хәрби-патриотик клубы чыгыш ясады. Алар хәрби көрәш күнекмәләрен күрсәтте.
Алып баручы Эльвина Каменева катнашучыларны уен кагыйдәләре белән таныштырды һәм маршрут карталары таратты. Отрядлар билгеле бер маршрут буенча хәрәкәт итте. Алар арасында – “Оста яугир – һәр җирдә булдыклы”, “Дошман танкын шартлат”, “Разведка”, “Сугыш кырын миналардан азат ит”, “Яраланган солдат”, “Снайперлар”, “Конвертны штабка илтеп тапшыр” кебекләре бар иде. “Сугыш кырын миналардан азат ит” һәм “Разведка” уеннары балаларның күңеленә аеруча хуш килде. Беренчесендә алар карга күмелгән “мина”-ларны (пластик шешәләр) табып зарарсызландырды, ә икенчесендә көрт һәм “саз” аша шуышып чыкты.
Уен вакытында махсус тәгаенләнештәге отрядлар – “Танкистлар” һәм “Зенитчылар” солдатлары булган балалар һәм ата-аналарның төп бурычы – барлык каршылыкларны үтеп, Җиңү байрагын табарга һәм баш командующий штабына илтеп тапшыру иде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: каршылыклар полосасын үткәндә балаларның әтиләре дә актив катнашты. Әниләр һәркем үз командасы өчен җан атты һәм шәфкать туташлары ролен башкарган кызлар белән бергә аларны “Яраланган солдат” станция-сендә каршы алды.
Һәр этапта уенда катнашучыларны педагоглар һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре озатып барды. Алар алдагы биремнәрне билгеләде, аның үтәлешенең дөреслеген бәяләде. Ярышлар бик күңелле үтте. Бала-лар барлык биремнәрне дә яхшы үтәде һәм үзләренең җитезлеген, осталыгын, дустына һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булуын күрсәтте.
Нәтиҗәдә – дуслык җиңде. Җиңү Байрагын табу һәм аны штабка алып барып тапшыру хокукы барлык өч отрядка да бирелде! Байрак яңадан үз урынына урнашкач, барысы да флешмобта катнашты, ә балалар рәхәтләнеп кайнар солдат боткасы ашады. Чөнки армия булгач – барысы да чын булырга тиеш! Менә шундый күңелле һәм тәмле итеп тәмамланды бу бәйрәм. Уенда катнашкан барлык балаларга медальләр тапшырылды.
“Зарница” төрендәге чаралар балалар коллективын берләштерергә, аларның физик мөмкинлекләрен үстерергә, сәламәт тормыш рәвешенә җәлеп итәргә ярдәм итә. Балалар бакчасы коллективы һәм ата-аналарның бердәм эше нәтиҗәсендә “Зарница” уены оешкан төстә, кызыклы һәм файдалы үтте.

Елена Гыйбадуллина,
1нче балалар бакчасы мөдире.
Караидел авылы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибай: Иң куркынычы артта калды
Вчера, 20:30 :: Яңалыклар
Сибай: Иң куркынычы артта калды
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Вчера, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Вчера, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Вчера, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Вчера, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Вчера, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»