Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Йөрәкләрдә мәңге сүнмәс яра

Йөрәкләрдә мәңге сүнмәс яра
14.03.2019 / Ватанпәрвәрлек

очрашудан соң истәлеккә фото.очрашудан соң истәлеккә фото.Иске Калмашта Әфган сугышы яугирләрен искә алдылар.

Илебез тарихының әрнүле, кайгылы бер бите ул Әфганстан. Күкләргә тиеп утырган таулар арасында үлем белән очрашкан язмышлар... Меңләгән кешенең җимерелгән хыяллары.
Чакмагыш районының Иске Калмаш авылы китапханәсендә “Әфганстан — йөрәкләрдә мәңге төзәлмәс яра“ дигән хәтер кичәсе “Төшләремдә һаман сугыш бара“ җыры белән башланды. Улларының солдат елларын мәңгелеккә күңел сандыгына салып куйган аналар, чакырылган кунаклар узган каһәрле көннәрне искә төшерде.


Чарага Әфган сугышында катнашкан яугир­ләр­, аларның лачын кебек егет­ләр үстер­гән әни­ләре, туганнары, якыннары чакырылды.
— “Әфган сугышында совет солдатла­рының батырлыгы чиксез булды, — дип сүз башлады Иске Калмаш авыл хакимияте башлыгы Азамат Еникеев. — Авыл биләмәсенә караган Болгар, Яңа Мортаза авылларыннан 18 егет гомере­нең иң матур чагында Әфган­станда хәрби бурычын үтәде. Аларның 14е бүген исән-сау, шуларның бишесе Иске Калмашта яши. Иң өлкәне Рәшит Дияровка 61 яшь. Ә иң кечесе Ришат Байбәковка 49 яшь. Чит җирдә гомерләрен куркыныч астына куеп, батырлык күрсәткән егетләребез белән горурланабыз. Тыныч тормышта да аларның тормышы, хезмәте барыбызга да үрнәк булып тора.
Шушы яугирләрнең солдат елларын чагылдырган фотосурәтләр, бай мәгълү-матлы күргәзмә һәм “Әле дә булса әрни Әфган яралары” дигән презентация өч дистә ел элек булган вакыйгаларны яңартып җи-бәр­де.
Алышларда батырларча һәлак булган, яралардан вафат булган яугирләр рухына багышлап Роза Тимашева Коръән аятьләре укыды.
Роза апа улы Айрат­ның 1982 елның апрелендә Совет Армиясенә алынуын, Куйбышев, Чирчик, Алма-Ата шәһәрләрендә хәзер­лек үткәннән соң, Әфган-станның Кабул шәһәренә җибәрелүен һәм, интернациональ бурычын үтәп, исән-сау туган өенә кайтуын сөйләде.
— Мин эштә идем, аның кайтуын хәбәр иттеләр, очып өйгә кайтып улымны кочып алдым. Солдатта чакта гаиләдә һәркайсы­бызга дә аерым хат яза иде. Кызганычка каршы, гөрләтеп дөнья көткән­дә фаҗигале рәвештә вафат булды, — диде ул.
Гәһәдия апа Хәсәнова-ның улы Җәүһәт 1979 ел-ның 6 апрелендә Совет Армиясе сафларына алына һәм Әфганстанга җибәре-лә. Рәмзия абыйсыннан 4 ай буе хат килмәвен, ике ел ярымга якын хезмәт итүен, аңлата алмаслык кичерешләрен әрнеп искә төшерде.
Башкортстан Мәгариф-не үстерү институты профессоры Лотфулла Хәби-бов Әфган сугышын тарихи яктан күзаллады.
Бу сугышта катнашкан­нарның батырлыгы турында йөзләрчә җыр язылган. Тайняш авылы егете Илдар Хәмидуллин иҗат иткән “Онытырга хакыбыз юк” дип аталган җырны тың­лаганда сагышлар яңарды.
— Батыр яугир белән кулга-кул тотышып, бер-беребезне аңлап яшибез. Ике кыз үстереп, үзаллы тормыш юлына чыгардык. 1982 елның маеннан 1984 елның августына кадәр Әфган­станның Кондыз шәһәрендә хезмәт итте тормыш иптәшем. Маджахетлар белән каты бәрелеш­ләрдә катнаша, батырлыклар күрсәтә ул. Һәрвакыт алгы сафта була, — ди Рамил Йосыповның тормыш иптәше Зилә
Зөһрә Диярова тормыш иптәше Рәшит турында сөйләгәндә күңел­ләр тулышты:
— Мин Үзбәкстанда тегүче булып эшли идем, күп яшь хатын-кызларның ирен, улларын армиягә алдылар һәм озак та үтми, аларны сугышка алып киттеләр. Алар арасында минем тормыш иптәшем дә бар иде. Ул безнең солдатларны азык-төлек, сугыш кораллары, су белән тәэмин итү чараларында катнаша, засадаларга да эләккәннәр.
Уфада яшәүче, күп китаплар авторы Резида Шакирова якын туганнары Рамил Йосыпов, Айдар Гатауллин, Ирек Шакиров­ның Әфган сугышында катнашуын зур дулкынлану бе­лән сөйләде.
Рамил белән Айдар солдат хезмәтеннән исән-сау әйләнеп кайттылар, ә менә Ирек 18 яшендә батырларча һәлак булды. Үлгән-нән соң “Кызыл Йолдыз” ордены, “Батырлык өчен” медале белән бүләк­ләнә ул. Каһарманның исемен мәңге­ләштерү өчен яңа урамга Ирек Шакиров исеме бирелә. Ул укыган мәктәптә тактаташ куела.
Тарих укытучысы Айсылу Баһаветдинова, батыр егетләребезнең якыннары — Илдар Имаевның сең­лесе Гөлнара Хәсәнова, Фидрит Кашаевның җиңгә-чә­се Фларида, Радим Әх-мәтшинның сеңлесе Идая, Илбәк Гыйләҗевның абыйсы Хәлил Әфган сугышы чорында гаиләләрен­дәге кичерешләре турында сөйләделәр.
Кичәгә килүчеләр аны оештыручы китапханә мө­дире Зөлфиә Сабгыяновага рәхмәт белдерде.
Ул еллар, ул көннәр хә-тердә генә саклансын, күгебез аяз булсын, ата-аналар кайгы яше түкмәсен дигән теләктә калды алар.

Лүзә Байбәкова,
китапханәче, хезмәт ветераны.
Чакмагыш районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?
Вчера, 08:14 :: Мәдәният һәм сәнгать
Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»