Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» Зөлфия ФӘТХЕТДИНОВА

Йөгергәндә йөрәге туктаган...

Йөгергәндә йөрәге  туктаган... Узган уку елында физкультура дәресләрендә 211 укучының гомере өзелгән.

Мәктәп укучыларын парта артыннан торгызып, хәрәкәтләнергә мәҗбүр итүче, аларның сәламәтлеген ныгытырга, кәефен күтәрергә тиешле физкультура дәресләре соңгы елларда хәвеф чыганагына әйләнеп бара. Илнең әле теге, әле бу төбәгендә физкультура дәресендә кинәт егылып үлгән, я булмаса, спорт мәйданчыгындагы футбол капкасы астында калып җәрәхәтләнгән, ә иң куркынычы, өлкәннәрнең битарафлыгы, җавапсызлыгы аркасында якты дөнья белән хушлашкан балалар турында хәбәрләр ишетелеп кенә тора. Башка сыймаслык хәл, фән һәм мәгариф министры Ольга Васильева белдерүенчә, узган уку елында гына да Русия мәктәпләрендә 211 укучының гомере өзелгән. Русия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкил Анна Кузнецова балаларны физкультура дәресендә үлемгә китерүче сәбәпләрне тикшерүне һәм ачыклауны сорап, Тикшерү комитетына, Фән һәм мәгариф өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек буенча федераль хезмәткә мөрәҗәгать юллаган.

11.11.2017 (№ 131 (25135)): Мәгариф

Чү! Имтиханнар бара!

Чү! Имтиханнар бара! Быел республика мәктәпләре базасында 100 БДИ тапшыру пункты ачылды.

Ямьле җәй җитте, димәк, мәктәпне тәмамлаучылар өчен иң җаваплы көннәр башланды. Ярый әле көннәр салкынча, туктаусыз яңгыр коя, имтиханга әзерләнүче кызлар һәм малайларның теңкәсенә тиюче кояш та болыт астына качкан. Быел Бердәм дәүләт имтиханының төп этабы 29 майдан 1 июльгә кадәр барачак. География һәм информатика фәннәреннән сынау тотучы 2800 чыгарылыш сыйныф укучысы беренчеләрдән булып чыныгу алса, 31 майда 11енчеләрнең барысы да математиканың база дәрәҗәсен тапшырды. Тәҗрибә күрсәтүенчә, математиканың база дәрәҗәсеннән имтихан тапшыру һәр укучы өчен бик мөһим. Бу аттестатлы булу өчен кирәк. Ә 2 июньдә узган профильле математиканы быел 13 221 кеше сайлаган булып чыкты. Болар — югары уку йортына кергәндә математика фәне төп имтихан булып саналган белгечлек буенча баручылар.

08.06.2017 (№ 66 (25070)): Мәгариф

Өметле яшьләр — республика горурлыгы

Өметле яшьләр — республика горурлыгы Краснокама районының Куян мәктәбеннән Индира Мирзаһитова, шул ук районның Яңа Бура мәктәбеннән Лиана Гыйбадуллина, Кушнаренко районының Карача-Елга мәктәбеннән Илмира Хафизова укытучылары Гөлназ Гафарова, Эльмира Кадыйрова һәм Динар Гыйзетдинов белән.Уфада олимпиадалар җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы үтте.

Сәләтле балаларның “Башкортстан өмете” республика форумы ел саен оештырылып, анда зур уңышларга ирешкән кызлар һәм егетләрнең тырышлыгы, укытучы-ларның тынгысыз хезмәте югары бәяләнә. Яшьләрне һәм аларның остазларын котларга Мәгариф министрлыгының гомуми белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте бүлеге начальнигы Салават Сибәгатов, югары уку йортлары җитәкчеләре килгән иде. Кунаклар арасында үз гомерендә бик күп олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары әзерләгән, Русиянең халык укытучысы Лиза Әһәдул­линаның да булуы чараны тагын да җанландырып җибәрде.

27.05.2017 (№ 61 (25065)): Мәгариф

Балаларга “ялган канат” куймыйк!

Балаларга  “ялган канат” куймыйк! Сыйфатлы белем генә укучыны шәхес дәрәҗәсенә күтәрә.

Күптән инде күрешеп бер сөйләшәсе килгән сеңлем белән, ниһаять, очраштык. “Бүлектә бергә эшләүче хезмәттәшем бу көннәрдә, барлык эшен минем өскә өеп, башын күтәрми БДИга әзерләнә, — дип сүз башлады аруы йөзенә чыккан туганым.— Быел мәктәпне тәмамлаучы улының укуы белән бөтенләй кызыксынмаган ананың кабалана-кабалана мәктәп программасын ятлап утыруы бигрәк сәер. Аны алдан имтихан тапшырып карарга чакырганнар, улы турында уйламаса да, үзенең бер дә оятка каласы килми”.

Аңлавымча, бу ханым, балалары чыгарылыш сыйныфында белем алучы ата-аналар өчен үткәрелгән “Ата-аналарның БДИ тапшыру көне” акциясендә катнаша, күрәсең. Ә мин исә, күптән инде БДИ тапшырган ике баланың әнисе буларак, бу мәшәкатьләрнең безнең өчен артта калуына шатланып куйдым.

09.03.2017 (№ 28 (25032)): Журналистның куен дәфтәреннән





Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»