Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» Илеш районы

Тырыш хезмәт өчен лаеклы хөрмәт

Тырыш хезмәт  өчен лаеклы хөрмәт Район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин “Илеш МТСы” җәмгыяте директоры Рәвис Зариповны бүләкли.Югары Яркәй авылы Мәдәният сараенда авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре бәйрәме үтте.

Басу-кырлар тынып калгач, игенче дә, иркен сулап, җыйнаган уңышларын барлый, алдагысына нигез сала. Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында явып гел генә куандырмаса да, тырыш авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең фидакарь хезмәте, алдынгы технологияләр кулланып эшләү нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча районыбыз республикада алдынгы урыннарның берсен тота. Район икътисадын тотрыклы итүгә лаеклы өлеш кертүче игенче, терлекче, механизаторларыбыз олы хөрмәткә ия. Шул уңайдан район Мәдәният сараенда районның агросәнәгать комплексы алдынгыларының слеты узды. Анда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүнең һәр тармагында зур күрсәткечләргә ирешкән райондашларыбыз чакырылган иде.

21.11.2017 (№ 135 (25139)): Авыл хуҗалыгы

Без сезгә рәхмәтлебез!

Без сезгә рәхмәтлебез! “Кызыл таң” нәшрияты дипломнарына һәм бүләкләренә лаек булучы мәгариф хезмәткәрләре Эльза Авзалова, Алина Нуриәхмәтова, Ләйсән Шәрипова, Эльвира Тараненко, Илмера Ахунова.Илеш районында басмаларыбызны таратуда ярдәм күрсәтүче бер төркем мәгариф хезмәткәрләренә “Кызыл таң” нәшриятының истәлекле бүләкләре тапшырылды.

Илеш районы — “Әллүки” балалар журналына язылу буенча һәрвакыт алдынгы урында бара. Журналны таратуга һәм пропагандалауга мәгариф хезмәткәрләре аеруча зур өлеш кертә. Редакция үзе дә җавапсыз калмый: һәр елны “Кызыл таң” нәшрияты директоры Фаил Фәтхетдинов район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә “Әллүки”не таратуга булышлык итүче укытучыларга һәм тәрбиячеләргә Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшыра. Агымдагы елда да 16 педагог Фаил Камил улы кулыннан Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр алды.

05.09.2017 (№ 102 (25106)): Төрлесеннән

“Икеләтә күбрәк тупланачак!”

“Икеләтә күбрәк  тупланачак!” Сенаж салуда катнашучы хуҗалык уңганнары (сулдан уңга) Владимир Ганцев, Рузил Шәфыйков, Денис Исламов, Рафаэль Зарипов.“Илеш МТС”ы җәмгыяте уңганнары быел 8000 тонна сенаж хәзерләүне бурыч итеп куйган.

Илеш районы авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2 августка район буенча 8585 гектарда —күпьеллык, 3832 гектарда берьеллык үләннәр чабылган, 8438 тонна печән хәзерләнгән, 96844 тонна сенаж салынган. Печән хәзерләүдә алдынгылар исәбендә “Мир” кооперативы (1000 тонна), “Урожай” ширкәте (833 тонна), М. Горький исемендәге хуҗалык (800 тонна) барса, сенаж салуда “Урожай” ширкәтенә ( 14575 тонна), Куйбышев исемендәге ( 9100 тонна), М. Гәрәев исемендәге ( 8110 тонна) хуҗалыкларга тиңнәр юк. Сенаж салу районда иң тотрыклы эшләүчеләрдән саналучы “Илеш МТС”ы җәмгыятендә дә оешкан төстә бара.

05.08.2017 (№ 90 (25094)): Авыл хуҗалыгы

“Русия — шигърият ул”

“Русия —  шигърият  ул” Фестивальдә катнашучы Башкортстан делегациясе.Мәскәүдә Бөтенрусия әдәби фестивале үтте.

Республикадан бер төркем шагыйрьләр Мәскәүдә “ЛиФФт-2017” Бөтенрусия әдәби фестивалендә, шулай ук Евразия халыклары ассамблеясенең I съездында булып кайтты. Әдәби форумнарда тәҗрибә уртаклашуны оештыруга Евразия әдипләрен дә җәлеп итүне, Русиянең төрле субъектларында яшәүче әдипләрнең иҗади дуслыгын ныгытуны максат итеп куйган фестиваль бик эшлекле шартларда үтте. “ЛиФФт” журна­лының Башкортстан буенча мөхәр­рире, “Башкортостан” гәзитенең әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире Лариса Абдуллина талантлы шагыйрә генә түгел, оста оештыручы, яхшы җитәкчебез дә булды. Арабызда Башкортстан Язучылар берлегенең идарә рәисе Зәки Әлибаев булу дәрәҗәбезне тагын да күтәрде. Фести­вальдә, шулай ук, Уфадан шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Гүзәл Ситдыйкова, танылган сатирик Марсель Сәлимов, яшь шагыйрьләр Илештән — Татьяна Нәбие­ва, Бөредән — Александр Хватков, Кү­мер­таудан Виктория Майер катнашты. Шунысын да

24.06.2017 (№ 73 (25077)): Рухият









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»