Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» Олег Төхвәтуллин

Өметләр язы әлегә ашыкмый

Өметләр язы әлегә ашыкмый Ел фасыллары алмашкан бу көннәр җитез старт алдыннан тынлыкны хәтерләтә.

Русиянең көньяк төбәкләрендә язгы кыр эшләре нәкъ бер ай элек башланды. Белгечләр, Башкортстанда тәүге агрегатларның апрельнең беренче яртысында чыгачагын фаразлаган иде. Әмма өметләр акланмаска охшаган. Табигать игенчеләрнең ашкынып көткән мәшәкатьләрен тагын да кичектерер кебек. Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, басуга апрель урталарыннан да иртәрәк кереп булмаячак. Метеорологлар фикере дә куәтли моны. Димәк, язның климатик чордан берникадәр соңгарак калуы хуҗалыкларга чәчүгә сыйфатлырак әзерләнергә дә вакыт калдырачак. Әмма барысы да вакытка гына бәйле түгел. Техника ремонтлау да, ягулык һәм минераль ашламаны күбрәк сатып алу — барысы да акчага бәйле. Ашлыкка гына түгел, елның иң җаваплы чорында сөткә дә бәяләрнең төшүе аграр хуҗалыкларга өстәмә авырлык тудыра. Республика Хөкүмәте вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов, быел язгы кыр

29.03.2018 (№ 36 (25190)): Авыл хуҗалыгы

Этләргә эт тормышы янамый

Этләргә эт тормышы янамый Федераль закон берәдәк этләрнең “хокук”ларын киңәйтте, ә кешеләрне алардан кем яклар?

Эт елы җиткәнне көткәндәй, җәмгыятьтә дә кешеләрнең иң ышанычлы дүрт аяклы дусларына игътибары арта баруы күзәтелә. Аларның кайбердә кешеләрнең бер-берсенә караганда да тугрырак булуын исбатлаган мисаллар аз түгел. Шул ук вакытта күптән түгел Интернет челтәрендә Англиядә “сугышчы” итеп тәрбияләнгән этнең берәүгә һөҗүм итеп, аны үлем чигенә җиткерүе турында хәбәр иттеләр. Русиядә дә мондый күңелсез хәлләр әледән-әле кабатланып тора. Кыскасы, эт кайчан да эт инде, башында нинди уйлар ятканын белеп булмый.

Икенчедән, ничек кенә дус күрсәк тә, аның кешеләр яшәгән мохиткә артыграк керүе әйбәт хәл түгел. Балалары булмаган гаиләләрне яисә өлкән кешеләрнең “иптәшкә” баудагы эткә ияреп йөрүләрен аңларга була. Әмма өендә 3-4 кенә түгел, унлаган эт асраучылар да башкалада аз түгел. Башкаларга комачауламаса, беркемнең дә эше булмас иде. Балалар мәйданчыгында эт хуҗаларының бергә уйнап

22.03.2018 (№ 33 (25187)): Көнүзәк

Аграр держава исемен кайтардык

Аграр держава   исемен кайтардык Ашлык экспорты корал сату бәясеннән артты.

2000 елларда Русиянең эчке азык-төлек базарында импорт продукциясе өстенлек ала башлаган иде. Бу хәл Көнбатыш дәүләтләр безгә икътисади санкцияләр белән яный башлаганчы дәвам итте. Ил җитәкчелегенең аграр тармакны импорт продукциясен үзебезнекенә алыштыруга йөз тоткан сәясәте тоташ авыл хуҗалыгы җитештерүендә яңа технологияләрне кыюрак кулланырга этәргеч бирде. Шул рәвешле, соңгы өч-дүрт елда үзебезнең продукциягә өстенлек бирелү икътисад үсешендә мөһим этап булды. Иң мөһиме — Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән тормышка ашырылучы әлеге аграр сәясәт агросәнәгать тармагының яшәргә сәләтлелеген генә түгел, ә икътисадның башка өлкәләре белән көндәшлеккә ия булуын да күрсәтте. Хәтта моңа кадәр Русиянең “тезләнүен” читтән көтеп күзәтүче чит ил “партнерлары” да ачыктан-ачык: “Импортны алыштыру сәясәтен үстереп, Путин Русиягә аграр держава статусын кайтара”, — дип белдерде.

15.03.2018 (№ 30 (25184)): Авыл хуҗалыгы

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов: “Карашны үзгәртергә кирәк!”

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов: “Карашны үзгәртергә кирәк!” Аграр сәясәттә быел нинди яңалыклар көтелә?

Экспертлар фикеренчә, Русиядә ашлыкның тулай җыемын 200 миллион тоннага җиткереп була. Әмма бу кадәр ашлыкны кая куярга, ничек файдаланырга? Әлеге сорауларга галимнәр җавап таба алмый. Чөнки эчке базардагы ихтыяҗ зур түгел. Тирәнтен эшкәртүгә дә 15-20 миллион тоннасы җитә. Экспорт күләме узган хуҗалык елында (2017 елның июленнән 2018 елның июненә кадәрге чорда) 45-47 миллион тонна чамасы булыр дип фаразлана, алдагы елда ул 35,5 миллион тонна чамасы тәшкил иткән иде.
Русия Хөкүмәте вице-премьеры Аркадий Дворкович күптән түгел Давоста узган форумда югарыдагы фаразлар белән килешүен белдерде. Билгеле, Русия ит һәм сөт җитештерүне арттыру максатын куйганда, игенчелек, басучылык тармакларыннан башка аны күз алдына китереп булмый. 200 миллион тонна күрсәткеченә ирешкәнче, тәүдә тылны ныгытырга, ягъни, ашлыкны тирәнтен эшкәртү предприятиеләре куәтен арттырырга, аңа эчке ихтыяҗны һәм дөнья базарында хезмәттәшлек-сәүдә

15.02.2018 (№ 18 (25172)): Авыл хуҗалыгы

Сатып алучы сайларга өйрәнде

Сатып алучы сайларга өйрәнде Башкортстан үз халкын урында җитештерелгән яшелчә белән тәэмин итәргә сәләтлеме?

Теплица яшелчәчелеген үстерү илнең авыл хуҗалыгы сәясәтендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Бигрәк тә илдә импорт продукциясен үзебезнекенә алыштыру турында сүз алып барганда, аның күпмедер дәрәҗәдә сәясәт белән бәйле булуын да истән чыгармаска кирәк. Әйтергә кирәк, соңгы өч елда яшелчә импорты ике тапкырдан да күбрәккә кимеде. 2014 елда, мәсәлән, чит илләрдән кертелгән продукция 2,4 миллион тонна булса, 2016 елда 1,1 миллион тонна тәшкил иткән һәм узган ел йомгаклары буенча да бу күрсәткечнең байтакка азаюы фаразлана. Көнбатыш санкцияләре “ярдәмендә” Русиядә соңгы өч елда теплица яшелчәсе җитештерүнең тотрыклы үсеше күзәтелә. Былтыргы күрсәткеч 952,6 мең тонна, ягъни аннан алдагы елдан 17 процентка күбрәк тәшкил итә. 2015 елда исә җитештерү 709,8 мең тонна иде.

08.02.2018 (№ 15 (25169)): Җәмгыять

Рәсүл Госманов, Дәүләт җыелышы-Корылтай комитеты рәисе: Авылга “үзгәрешләр җиле” исә

Рәсүл Госманов, Дәүләт җыелышы-Корылтай комитеты рәисе: Авылга “үзгәрешләр җиле” исә “Росстат” мәгълүматларына караганда, үткән елның салкын җәе Русиянең авыл хуҗалыгында яңа рекордлы казаныш китерде: ил үз тарихында тулай ашлык җыемын моңа кадәр күрелмәгән дәрәҗәгә җиткерде. Аграрийлар 134 миллион тонна чамасы ашлык үстереп алды. 2016 елдагы күрсәткеч белән чагыштырганда, бу 11 процентка күбрәк. Былтыргы хуҗалык елында илебез 20 миллиард доллар күләмендә авыл хуҗалыгы продукциясе экспортлау бурычын куйган булса, аграр культуралар арасында дөнья базарында тәкъдим ителәсе иң күп күләмле продукция бодай булачак. Шул ук вакытта, Русиядә генә түгел, дөнья күләмендә ашлык бәяләре Яңа елга кадәр түбән булып калды. Гадәттәгечә, аграрийлар сәүдә биржасында хакларның күтәрелүен көтә. Ә үстерелгәнне бүгеннән сатарга кирәк. Аграр хуҗалыклар, нигездә, ел дәвамында җыелган бурычларын көзге уңыштан түләргә гадәтләнгән иде. Аннары, дәүләт ярдәменә дә гел генә өмет итеп булмый.
Ел ахырында ил башлыгы Владимир Путин төбәкләрдә инвестицион сәясәт мәсьәләләренә

25.01.2018 (№ 9 (25163)): “Кызыл таң” кунагы





Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»