Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Бургер”ларга кызыксаң...

“Бургер”ларга кызыксаң...
01.11.2018 / Ял сәгате

(Гаделҗан белән Тетәбикә сөйләшә-сөйләшә килеп керәләр).

Гаделҗан: Ай, карчык, ай, карчык... Син юләрме, мин юләрме... Миндер инде ул, сиңа ияреп йөргән...
Тетәбикә: Шулай инде. Гел мин гаепле! Мин сиңа заманча тормышны күрсәтергә, аңлатырга тырышам...
Гаделҗан: Рәхмәт, карчык, аңлат-тың! Онытасым юк.
Тетәбикә: Соң сине беркем дә сөйрәмәде бит, үзең кызыксынып бардың.
Гаделҗан: Кызыксындырырлык итеп сөйли беләсең бит!
Тетәбикә: Үземә дә шулай сөйләгәч...
Гаделҗан: Бала-чагага ышанып...
Тетәбикә: Күрше Әлфия бит! Минем арып-талып бәрәңге-кишер күтәреп кайтып килгәнне күреп көлде! Хәзер юньле халык болай күтәренеп, интегеп йөрми, әзерне кереп кенә ашый, ди. “Бургер-кинг”, “Макдональдс”, тагын әллә нинди урыннарны атады...
Гаделҗан: Сиңа җитә калды бит инде. Давай мине кыстарга!
Тетәбикә: Тәрәзәгә кара соң! Яныбызда гына күпме алар! Нигә безгә дә кешедән калышып яшәргә, мин әйтәм.
Гаделҗан: Юк, юк, калышырга һич ярамый! Менә бит, тамак туйдырып кайтып киләбез...
Тетәбикә: Кем белгән соң... Әлфия әйтә, минем малай күптән өйдә ашамый башлады, ди. Бөтен студент халкы шунда туклана икән...
Гаделҗан: Бичара балалар... Шуннан нинди сәламәт буын хакында сөйләргә була инде!
Тетәбикә: Чынлап та, ул ризыклар әллә нинди, табигыйга охшамаган шул... Әллә без өйрәнмәгәнгә...
Гаделҗан: Өйрәнергә язмасын! Май исләрен сиздеңме? Чын, яхшы май исенә һич охшамаган! Әллә күпме бәрәңгене шул бер майда кыздыралар!
Тетәбикә: Итләре дә сәеррәк...
Гаделҗан: Әле өй янында Галимулла очрап, аңлатты бит инде безгә хәлне! Ул – укымышлы кеше, белә! Андый урыннардагы ризык бик зарарлы икән!
Тетәбикә: Әйе, бер “бургер”да 500 сыердан кушылган ит булырга мөмкин, ди... Алар еллар буе суыткычта саклана икән...
Гаделҗан: Ярый ла ул сыер ите булса! Һәм, гомумән, ит микән әле ул!..
Тетәбикә: Ә теге “кола”лар белән бәдрәфләрне юсаң, ап-ак була, ди! Безнең ашказаннарны нишләтә икән ул?
Гаделҗан: Булды инде, ашадык-эчтек, карчык, хәзер буласы булган!
Тетәбикә: Ай, нигә бардык соң без анда!.. (Битен каплый)
Гаделҗан: Ярар инде, ярар, бер барганнан әллә ни булмас. Көн саен шунда тукланган кешеләр бар, менә алар нишлидер...
Тетәбикә: Кеше сәламәтлегенә зарарлы булгач, нигә алар адым саен соң! Чагыштырмача арзан да. Керә инде кеше, кая барсын!
Гаделҗан: Ну, бу мәсьәләне синең белән без генә хәл итә алмабыз шул...
Тетәбикә: Шулай да белгән барлык кешеләремә моның зарарын аңлатам әле!
Гаделҗан: Шулай итәрсең, карчык, шулай... Ә хәзер әйдә әле үләнле чәй пешерик. Авыл бәрәңгесен әзерләп алсак та була...
Тетәбикә: Әйе, әйе, үзебезнең, гади, файдалы ризыкларыбызга күчик әле. Сәламәтлек өчен вакыт жәл түгел!
Гаделҗан: Әлбәттә, шулай...
(Сөйләшә-сөйләшә кереп китәләр).
Ләйсән Якупова тыңлап торды.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Фирдус Тямаев - атказанган!
Сегодня, 19:33 :: Мәдәният һәм сәнгать
Фирдус Тямаев - атказанган!
Кыш бабайлар! Парадка!
Сегодня, 17:43 :: Яңалыклар
Кыш бабайлар! Парадка!
Яшә, Торатау!
Сегодня, 17:33 :: Көнүзәк
Яшә, Торатау!
Әйдәүче этнохореографтан – осталык дәресе
Сегодня, 15:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Әйдәүче этнохореографтан – осталык дәресе
Балаларга — дини тәрбия
Сегодня, 15:27 :: Иман
Балаларга — дини тәрбия








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»